Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз!!! 20.03.2025

Кайбыч районында “ И туган тел, и матур тел” районкүләм шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә “Гаилә” номинациясендә безнең “Тиенкәй” балалар бакчасыннан Кәримовлар гаиләсе 1 нче урын яуладылар. Шушы матур гаиләне котлыйбыз,зуур рәхмәт әйтәбез.МОЛОДЦЫ!!!
-
Бакчабызда әниләр бәйрәме. 18.03.2025

Бакчабызда 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Әниләр бәйрәме булып үтте. Балалар бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр. Алар әниләрен, әбиләрен матур җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән шатландырдылар, татар-халык әкиятеннән өзек сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз!!! 11.03.2025

-
Хөрмәтлибез!!! 10.03.2025

Балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга киткән хезмәттәшләребезне 8 нче март халыкара хатын-кызлар көне белән матур итеп котладык.Хөрмәтле хезмәттәшләребез сезнең намуслы хезмәтегез, күрсәткән игелекләрегез өчен без һәрвакыт рәхмәтле.
-
8 нче март- Халыкара хатын-кызлар көне. 06.03.2025

Кадерле әниләр, дәү әниләр, нәни кызларыбыз, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын. Әниләребез сау-сәламәт, бәхетле, шат күңелле, ачык, ягымлы йөзләре һәрвакыт балкып торсын. Балалар шатлык куанычлар китерсеннәр, исән-сау булсыннар. Бәйрәм белән!!!
-
Сак булыгыз ГРИПП! 27.02.2025

Грип- вируслы тын юлы инфекциясе(ОРВИ) төркеменә керә.Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.Балаларда авыруның беренче билгеләре сизелүгә үк, аларны бакчага, йөртми торырга, , авыру беленүгә,чирне башкаларга йоктырмас өчен, берничә көн бармый торырга киңәш ителә. Безнен бурычыбыз хәр көнне балаларнын температураларын тикшереп алудан башлана.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне. 22.02.2025

21 февраль- Халыкара туган тел көнендә безнең балалар бакчасында балаларның туган тел һәм мәдәни традицияләр, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар узды. Балалар табышмаклар чиштеләр, халык уеннары уйнадылар. Туган телегезне яратыгыз, аны саклагыз, аның белән горурланыгыз!Тәрбияче:Салахова И.Г.
-
Бакчабызда бәйрәм. 21.02.2025

Бүген "Тиенкәй" балалар бакчасында "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар һәм әтиләр бик теләп эстафета да,викторинада катнаштылар.Балалар җырладылар, биеделәр, әтиләрне зурлап шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле һәм матур узды. Балалар үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләрен бүләк иттеләр.
-
23- Февраль Ватанны саклаучылар көне. 21.02.2025

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихластан котлыйбыз!!!Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Киләсе матур бәйрәмегез мөбәрәк булсын!!!
-
Бүген - Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2025

Бүген Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилнең туган көне. Аны буген искә алмый мөмкин түгел. Ул-ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь , илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче . Без балалар белән бергә Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан өйрәнәбез,аның сүзләренә язылган җырларны җыр итеп җырлыйбыз.









