Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Бакча хезмәткәрләре көне! 27.09.2025

27 сентябрь- Балалар бакчасы хезмэткэрлэре көне.
Хөрмәтле балалар бакчасы хезмәткәрләре! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыбыз да тәүфыйклы, акыллы булсыннар! -
Әти-әниләр җыелышы булып узды. 25.09.2025

Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы булып узды.
-
“Эколята- табигатьне саклаучылар” 20.09.2025

Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияче Насретдинова Диләрә Маратовна әзерлек төркемендә “Эколята- табигатьне саклаучылар” дигән рәсем бәйгесе оештырды. Балалар бәйге барышында танып-белү һәм физик сәләтләрен үстерү белән бергә табигатьне сакларга кирәген төшенделәр.
-
Балаларга янгын куркынычсызлыгы турында 09.09.2025

Янгын куркынычсызлыгы темасы балалар бакчасының тәрбия-белем бирү процессында аерым урын алып тора. Көн дәвамында тәрбиячеләребез балаларны янгын сүндерүче һөнәре белән таныштырдылар. Балаларга аның хезмәте безнең өчен никадәр мөһим булуы турында аңлаттылар.. Тәрбиячеләр балаларга өйдә шырпының ни өчен кирәклеген, аның белән уйнарга яраманлыгын аңлаттылар. Балалар янгын чыгуның сәбәпләре турында сөйләделәр. Аннары балалар янгын вакытында шәхси саклану чаралары белән таныштылар
-
Исәнме, сөекле бакчам! 01.09.2025

Яңа 2025-2026 нчы уку елын башлап җибәрдек. Бакчабызда 34 бала йөри. Балалар бакчаны сагынып килгәннәр.
-
30 нчы август-Татарстан Республикасы көне. 29.08.2025

30 нчы август-Татарстан Республикасы көне. Шул унайдан "Тиенкәй" балалар бакчасында "Мин яратам сине,Татарстан" дип аталган тәрбияви сәгать үткәрелде. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, « Мин яратам сине ,Татарстан”- дип җыр җырладылар.
-
22 август - Россия Дәүләт флагы көне! 22.08.2025

Бүген, 22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм белән дуслар!
-
"Юлларда балалар!” 05.08.2025

2025 елның 1 августыннан 10 августына кадәр Татарстанда “Юлларда балалар!” дигән оператив-профилактик чара үткәреләчәк.
Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларга карата аеруча нык контроль булдыру.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да уяулыкка һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.Бу акцияләр кысаларында Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында “Бүген уенда, иртәгә юлда” исемле чара уздырылды. -
8 июль - гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне! 08.07.2025

Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да шулкадәр көчле була. Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
-
Җәйнең бер көне. 18.06.2025

Җәй. Табигатьнең иң гүзәл чагы. Бигрәк тә кояшлы, матур көннәр балаларны урамга, уйнарга үзенә тартып тора. Балалар белән төрле уеннар уйныйбыз,ярышлар оештырабыз. Хәрбарчагызга да күңел тынычлыгы, эш дәрте, күңелле аралашулар, яхшы кәеф,насыйп булсын!









