Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Фән сәгатьләре. 17.10.2025

Тема:”Тылсымлы су” Максат: Балаларның суның табигатьтәге һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте турында күзаллауларын формалаштыру. Тәҗрибә үткәрү аша суның үзлекләренә төшенү.
-
Күңелле сәяхәт 15.10.2025

Бүген мәктәпкәчә хәзерлек төркеме балалары Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп белем бирү мәктәбенең музеенда күңелле сәяхәттә булдылар. Экскурсиянең максаты: балаларда тарихка, мәдәнияткә һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү. Алган якты хатирәләрдән канатланып, Садриева Рузалия Зөфэр кызына зур рәхмәт әйтеп, тагын килергә сүз биреп бакчабызга юл тоттык. Музейдагы күңелле мизгелләрне искә төшерү алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дигән теләктә калабыз.
-
Безнең Зәринә!!! 11.10.2025

Безнең бакчабызда тәрбияләнүче Калашникова Зәринә “Славим тебя,тыковка” исемле рәсем ясап “Фестиваль урожая-тылсымлы кабак” бәйгесендә катнашып иң яхшы рәсем номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Насретдинова Диләрә Марат кызы.
-
Котлыйбыз! 09.10.2025

Буген бакчабызның тәрбияче ярдәмчесе Миннуллина Гөлия Сәлимулла кызының гомер бәйрәме,юбилее,50 яшь тулган көне. Гөлия сине олы бәйрәмен- 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Авыр хезмәтеңдә түземлек,нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,гаилә шатлыгы,кайгы хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр,балаларыңның һәм якыннарыңның күңел җылысын тоеп,игелеген күреп,бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.Киләчәгең җыр кебек матур,кояш кебек якты булсын.
-
“Көзге уңыш” бәйрәме. 02.10.2025

Бүген безнең балалар бакчасында "Көзге уңыш" бәйрәме узды. Бәйрәмгә Көз кызы килгән иде. Кәрзине тәмле алмалар белән тулган.Үзе ягымлы, сөйкемле, күлмәге сары, матур
Бәйрәмдә балалар җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде. Тәрбияче Диләрә апалары көз фасылының күңелдә кала торган мизгелләрен атады. Көз- мул уңышы белән килде безгә. Барыбызда сәламәт булып, тынычлык белән яшәргә язсын! -
«Сөмбелә» - Уңыш бәйрәме. 02.10.2025

Татар халкының борынгы бәйрәмнәренең берсе –«Сөмбелә» - Уңыш бәйрәме. Бу бәйрәм уңыш җыеп алынгач, көзге чәчүләр узгач уздырыла.Хезмәт бәйрәме - бик борынгы , элек бабаларыбыз кыр эшләренең бетүенә сөенеп аны бәйрәм иткәннәр. Бу көнне кешеләр кырларда озак эшләгәннән соң ял итеп, куңел ачканнар.
Бүген безнең балалар бакчасында да әлеге искиткеч «Сөмбелә» бәйрәмен уздырдык. Балалар әйлән-бәйлән йөрделәр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Тизлеккә көч сынаштылар. Бәйрәмдә катнашучылар барда күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар)) -
1 нче октябрь-Өлкәннәр көне 01.10.2025

1 октябрь Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Без дә озак еллар балалар бакчасында эшләп хәзерге вакытта лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйбыз.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән! -
Бакча хезмәткәрләре көне! 27.09.2025

27 сентябрь- Балалар бакчасы хезмэткэрлэре көне.
Хөрмәтле балалар бакчасы хезмәткәрләре! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыбыз да тәүфыйклы, акыллы булсыннар! -
Әти-әниләр җыелышы булып узды. 25.09.2025

Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы булып узды.
-
“Эколята- табигатьне саклаучылар” 20.09.2025

Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияче Насретдинова Диләрә Маратовна әзерлек төркемендә “Эколята- табигатьне саклаучылар” дигән рәсем бәйгесе оештырды. Балалар бәйге барышында танып-белү һәм физик сәләтләрен үстерү белән бергә табигатьне сакларга кирәген төшенделәр.









