муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
Мәктәптә гөрләп инглиз теле атналыгы дәвам итә. Бүгенге чаралар да укучыларны битараф калдырмады. Тәнәфес вакытында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле уеннар” станциясе эшләде. Инглиз балаларының яратып уйнаган уеннары безнең укучыларга да бик хуш килде. Ә 7-9 сыйныф укучылары “Үз уен”нарын уйнадылар. Бөек Британия һәм Америка илләренең тарихын, сәнгатен һәм гореф-гадәтләрен иң яхшы белүче 7 сыйныф укучысы Галимҗанова Алинә булып чыкты. Афәрин, Алинә! 20.03.2014

-
18 март көнне инглиз теле атналыгы кысаларында мәктәптә “Яшь тәрҗемәчеләр” бәйгесе һәм “Могҗизалар кыры” уены булып узды. Яшь тәрҗемәчеләр үзләренең белемнәрен әкиятләр тәрҗемә итүдә сынасалар, 5-6 сыйныф укучылары кышкы спорт төрләре һәм XXII Кышкы Олимпия уеннары тарихы буенча белемнәрен яңарттылар. “Могҗизалар кыры” уенында 6 сыйныф укучысы Бикчәнтәев Ранис суперуенда җиңеп чыкты һәм тәмле приз отты. 18.03.2014

-
17 март көнне мәктәптә инглиз теле атналыгы старт алды. Инглиз теле укытучысы Бикчәнтәева А.Р. укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч сыйныфтан тыш чаралар программасын тәкъдим итте. Атналыкның беренче көнендә башлангыч сыйныфлар арасында “My favorite English word” исемле рәсем бәйгесе булып үтте. 1-2 сыйныф укучылары белән укытучы бармак – курчаклар ясау буенча остаханә оештырды. Балалар уйнадылар, җырладылар һәм күңелле ял иттеләр. 17.03.2014

-
Мәктәбебезнең 5-9 сыйныф укучылары физкультура дәресләрендә “Арктика”да тимераякта шуып кайттылар. Күңелле ял оештырганнары өчен алар укытучылар Вильданов И.М. ка һәм Шәрәфетдинова Л.Г.га рәхмәтле. 14.03.2014

-
“Син укырга тиешсең!” Шундый исемдә 6 сыйныфта әдәбияттан ачык дәрес Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрен өйрәнүне йомгаклау максатыннан үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Л.Г. әсәрдә мәгърифәтне зурлауның көчле чагылышын, укытучы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләүне әсәрдән мисаллар ярдәмендә аңлатты. 14.03.2014

-
2014 ел-ТР буенча МӘДӘНИЯТ ЕЛЫ дип игълан ителде. 5-6 нчы сыйныфукучылары авылыбызның ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Җәгъфәров Равил Рәшит улы белән очрашу үткәрделәр. Равил Рәшит улы үзенең тормыш юлы белән таныштырды, гармунда уйнап татар халык көйләрен башкарды. Укучылар Равил абыйга һөнәренә кагылышлы сорауллар бирделәр. Җырчы очрашуны үзенең моңлы җырлары белән тәмамлады. Сезгә иҗат уңышлары, исәнлек телибез,Равил абый! 12.03.2014

-
2,5,8,9 сыйныф укучылары Казан шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт ясадылар. Укучыларның күңеленә Бөек Ватан сугышы мемориал-музее бигрәк тә хуш килде. 11.03.2014

-
Халыкара хатын-кызлар көнендә укытучылар коллективы гаиләләре белән кышкы урманга сәяхәт ясадылар. 08.03.2014

-
8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе үтте. Бәйрәм татар халык уеннары белән чиратлашып барды. 06.03.2014

-
6 март көнне башлангыч сыйныф кызлары өчен “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үткәрелде. Кызлар ике командага бүленделәр: “Солнышко” командасы-капитаны Галиуллина Гөлназ, “Дружба” командасы-капитаны Вәлиева Алсу булды. Бәйге бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Жюри гадел бәя биргәннән соң, “Солнышко” командасының җиңү яулаганы билгеле булды. Бәйгене үткәрүчеләр: Ахметшина Л.С., Фәхертдинова И.М. 06.03.2014






