муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
- 7 сыйныф укучысы Бикчәнтәев Ранис (укытучысы Бикчәнтәева А.Р.) инглиз теле буенча үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында I урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышлар телибез! 20.11.2014
-
Математика һәм физика көннәре кысаларында 5-6 сыйныфлар өчен Белемлеләр илендә дигән КВН үткәрелде." Өчпочмаклар" һәм "Квадратлар" командалары көч сынаштылар. Уен "Өчпочмаклар" командасының 33:36 исәбенә җиңүе белән тәмамланды. Уенны математика укытучысы Ягафарова Фәрдәния Фәрит кызы үткәрде. 19.11.2014

- Беренче җиңү. 9 сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф (укытучысы Гарипов Р.Р.) экология фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында I урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышлар телибез! 19.11.2014
-
3 нче сыйныф укучылары өчен 17 нче ноябрь көнне мәктәп күләмендә математика фәненнән “Җөп һәм так саннар” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Укытучы –Ахметшина Л.С. Дәрес мавыктыргыч һәм уңышлы үтте. 19.11.2014

-
17 ноябрь көнне мәктәп күләмендә “Законнар кая туа?” дәресе үткәрелде. 5-9 нчы сыйныфлар өчен үткәрелгән парламент дәресендә Исланова Г.Г. һәм Галиуллина З.Ф. тарафыннан кызыклы биремнәр тәкъдим ителде. Балалар бик кызыклы информация алдылар. ТР Дәүләт законнар чыгару органнары эшчәнлеге турында видеофильм, презентация күрсәтелде. 18.11.2014

- 15 нче ноябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары математика фәне буенча районкүләм диагностик тестлаштыруда катнаштылар. Тестлаштыру шартлары төп дәүләт имтиханнарына максималь рәвештә якын китереп үткәрелде, җаваплар бланкларга тутырылды. 16.11.2014
-
Узган атнада мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Зөлфия районда уздырылган Балалар Думасы утырышында катнашты.Утырышта балалар оешмаларының актив эшчәнлеген оештыру, үзидарә планын барлау, сыйныфларда тәрбия чаралары һәм җыеннарны уздыру тәртибе каралды.Зөлфия бу яңалыкларны мәктәп линейкасында сыйныфларга җиткерде. 14.11.2014

-
13 нче ноябрь көнне мәктәптә уку елының беренче чирек йомгакларына багышланган гомуммәктәп ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә: 1.” Укучы балаларның көндәлек режимы”- доклад. 2. Чирек йомгаклары. 3. Мәгариф министрлыгының “Ата-аналардан акча җыюларны булдырмау” дип имзаланган фәрманы белән танышу.Сораштыру үткәрү. 4.Укучыларның сәламәтлеген саклау, тәртип бозуларны кисәтү айлыклары үтәлеше белән таныштыру. 5.Төрлеләр. Җыелыш оешкан төстә, җанлы һәм нәтиҗәле узды. 14.11.2014

-
1Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә уку йортында Әниләр бәйрәме узды. Чара 2,3 сыйныф укучыларының көзге күмәк биюләреннән башланып 5 сыйныф укучылырының заманча язылган “Шалкан” әкияте белән дәвам итте. Укытучылар коллективы әзерләгән махсус конөерт номерлары барлык әниләрнең дә күңеленә хуш килде.Бәйрәм төрле мавыктыргыч уеннар белән аралаштырылып барылды.Барлык әниләр дә кичәдә актив катнашты. Чара күмәк чәй өстәле артында дәвам итте. 13.11.2014

-
Район мәгариф бүлеге мәктәпләрнең узган уку елы дәвамында төрле дәрәҗәдәге республика, район иҗат бәйгеләрендә катнашу дәрәҗәсен рейтинглау буенча алып барылган эшчәнлеккә йомгак ясады.Нәтиҗә күрсәткечләре буенча барлык авыл мәктәпләре арасында 730 балл җыеп , безнең уку йорты 1 урынга лаек булды.Бу чын рәвештә иң зур җиңүләрнең берсе! 13.11.2014






