муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр төгәлләнеп килә: уңыш җыеп алынды,җирләр эшкәртелде. Кыш буе тукланырга азык запасы тупланды. 19.09.2014

-
16 сентябрь- Бөтендөнья ОЗОН КАТЛАМЫН САКЛАУ көне. Шул уңайдан география укытучылары Гарипов Р.Р. һәм Сиразиев Р.Б. укучыларга Чисталык дәресләре күрсәттеләр. Озон катламының бүгенге халәте һәм аны саклау буенча чаралар турында сөйләштеләр. 16.09.2014

-
15 сентябрь - Татарстан варислары туган көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан дружина сборы булып үтте. 15.09.2014

-
13 сентябрь көнне мәктәптә СПОРТ бәйрәме оештырылды. Укучылар көзге кросста катнаштылар. 13.09.2014

-
Белем бәйрәме мәктәптә гөрләп үтте: 1 сыйныфка 10 укучы килде. "Кадыров Ф.Ф," ис. крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнил Фәһим улы, фермер Кадыров Фәнис Фәһим улы 1 сыйныфка килүче укучыларга зур бүләкләр тапшырдылар. Буа электр челтәрләре оешмасы мәктәпкә җиһазлар алу өчен 50 000 сумлык сертификат бүләк иттеләр. 01.09.2014

-
Мәктәпнең ветеран укытучысы Баһаветдинова Д.М. математика елы уңаеннан укучыларның бу фәннән эш һәм контроль эш дәфтәрләре белән танышты. Иң-иңнәрне истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтте. 30.06.2014

-
Мәктәпнең уку алдынгылары йомгаклау линейкасында Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 30.05.2014

-
"Ел укучысы - 2014" бәйгесенә йомгак ясалды. Башлангыч сыйныфлар арасында 4 нче сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ, 5-9 сыйныфлар арасында 8нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф җиңү яуладылар һәм мәктәп администрациясе исеменнән премиягә лаек булдылар. 30.05.2014

-
20 нче май көнне башлангыч сыйныфларның МБ планы нигезендә I сыйныфта “Галиҗанәп төсләр илендә” дигән темага сынлы сәнгатьтән ачык дәрес үткәрелде. Дәрес укучыларның белемнәрен тикшерү белән беррәттән яңа материал аңлату, үстерешле биремнәр үтәү һәм уен-күнекмә төрләре белән аралаштырылып барылды.Зәвыклы күрсәтмә әсбапларның күплеге, видеоөзекләрнең урынлы кулланышы, Сингапур методикасының нигезләренә таяну дәресне ФГОС шартларында үтә уңышлы итте. Дәрестә булучы коллегалар ачык дәрескә югары бәя бирделәр.(Укытучы: Гыйзәтуллина Г.Р.) 20.05.2014

-
19 май-Пионерия туган көнгә багышланган походтан укучылар бик канәгать калдылар. 19.05.2014






