муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
15 нче май көнне 9нчы сыйныфта «Мин пешекче һөнәрен сайладым» темасына ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызы егетләргә пешекче һөнәре турында тулы мәгълүмат бирде. Укучылар үзләрен бу һөнәрдә төрлечә сынап карадылар. Сыйныф сәгате бик кызыклы һәм файдалы булды. 15.05.2014

15 нче май көнне 9нчы сыйныфта «Мин пешекче һөнәрен сайладым» темасына ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызы егетләргә пешекче һөнәре турында тулы мәгълүмат бирде. Укучылар үзләрен бу һөнәрдә төрлечә сынап карадылар. Сыйныф сәгате бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
14-16 май көннәрендә мәктәпнең җыелма спорт командасы районда уздырылган 47 туристик слётта катнашты. 6 укучыдан торган команда үзләрен бар яктан да чын туристлар итеп танытырга өлгерделәр.Слёт нәтиҗәләре буенча команда түбәндәге номинацияләрдә җиңүче дип табылды: “Җиңүгә омтылучы команда” “Иң сыйфатлы кичке аш” (2 урын) “Иң яхшы палатка” (1 урын) “Бию марафоны” (Җиңүче) Йомгаклау тантанасында Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк- туристларның җыелма әсбаплары белән бүләкләнде. (Укытучы: Вилданов И.М.) 14.05.2014

-
14-16 май көннәрендә мәктәпнең җыелма спорт командасы районда уздырылган 47 туристик слётта катнашты. 6 укучыдан торган команда үзләрен бар яктан да чын туристлар итеп танытырга өлгерделәр.Слёт нәтиҗәләре буенча команда түбәндәге номинацияләрдә җиңүче дип табылды: “Җиңүгә омтылучы команда” “Иң сыйфатлы кичке аш” (2 урын) “Иң яхшы палатка” (1 урын) “Бию марафоны” (Җиңүче) Йомгаклау тантанасында Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк- туристларның җыелма әсбаплары белән бүләкләнде. (Укытучы: Вилданов И.М.) 14.05.2014

-
Туган як, татар халкы, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте буенча VII төбәкара укучылар конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә оештырылды, анда мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучысы Вәлиева Энҗе (фәнни җитәкче: Шәрәфетдинова Л.Г.) I урын яулады. Укучыбызны зур уңышы белән котлыйбыз! Афәрин! 14.05.2014

-
13 нче май көнне 8 нче сыйныфта “Без һәм профессияләр диңгезе” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Аның төп максаты укучыларга профессиональ юнәлеш бирү иде. Укучылар тестлар нәтиҗәсендә үзләренең мөмкинлекләрен билгеләделәр, үзләренә туры килә торган һөнәрләр белән таныштылар, шул һөнәрне үзләштерү технологиясен ачыкладылар. Сыйныф җитәкчесе Галиуллина Зөлфия Фоат кызы сыйныф сәгате барышында төрле чаралар ярдәмендә максатына иреште. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барырга кирәклеген билгеләде. Чарада барлык сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары катнашты. 13.05.2014

13 нче май көнне 8 нче сыйныфта “Без һәм профессияләр диңгезе” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Аның төп максаты укучыларга профессиональ юнәлеш бирү иде. Укучылар тестлар нәтиҗәсендә үзләренең мөмкинлекләрен билгеләделәр, үзләренә туры килә торган һөнәрләр белән таныштылар, шул һөнәрне үзләштерү технологиясен ачыкладылар. Сыйныф җитәкчесе Галиуллина Зөлфия Фоат кызы сыйныф сәгате барышында төрле чаралар ярдәмендә максатына иреште. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барырга кирәклеген билгеләде. Чарада барлык сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан , мәктәп укучылары катнашында, бәйрәм булды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, сугыш һәм тыл ветераннарына чәчәкләр бүләк иттеләр. 08.05.2014

-
7 май көнне район күләмендә үткәрелгән чит телләр фестивалендә мәктәбебез укучылары ике номинациядә чыгыш ясадылар. 2 сыйныф укучыларыннан торган театр коллективы “The Town Mouse and the Country Mouse” исемле спектакль күрсәтеп 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. 4 сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ “Инглиз телендә шигырь сөйләүчеләр” номинациясендә 2 урынга лаек дип табылды. Укучылар үзләренең уңышлары белән канатланып, инглиз телен тагын да яхшырак өйрәнергә теләк белдерделәр. Әфәрин, укучылар! Укучыларның чыгышлары белән танышырга теләүчеләргә түбәндәге сылтамалар ярдәмгә килер: http://www.youtube.com/watch?v=wUHVW8CSh54 (Г.Галиуллина “Я хочу иметь много игрушек”) http://www.youtube.com/watch?v=42XgFg_rRgE (театральная постановка “Деревенская и городская мышки”) 08.05.2014

-
Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Велосипед һәм юл” дигән темага “Юл һәм без” дип исемләнгән тәрбия чарасы үткәрелде. Җитәкчесе- Ахметшина Л.С. 07.05.2014

-
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле чаралар бик еш оештырыла. Менә күптән түгел бу юнәлештә тагын бер күпкырлы иҗади бәйге уздырылды.Чараның “Җиңү көнен - яшь буын хәтеренә” дип аталган дивар газеталары бәйгесендә “Хәтерләрдә безнең саклана” исемле номинациядә мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ җиңү яулады. Йомгаклау тантанасында ул үзенең җитәкчесе Гыйзәтуллина Гүзәл Равил кызы белән катнашты. 07.05.2014

-
28 апрель татар теле һәм әдәбияты айлыгы планы нигезендә авыл һәм мәктәп китапханәләрендә эшләп китүче һәм эшләүче китапханәчеләр катнашында “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган мәктәпкүләм кичә үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләр үзләренең эшләре, китапка булган хөрмәт турында сөйләделәр, укучыларга киңәшләрен бирделәр. Кичәне оештыручы Исланова Г. Г. һәм Шәрәфетдинова Л.Г. бәйрәмне укучыларның чыгышлары белән үреп алып бардылар. Бәйрәм барысына да ошады. 29.04.2014






