муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Көзге каникуллар вакытында районда уздырылган “Күңелле пешка” дип аталган шашка ярышларында Ахатова Энҗе, Вәлиев Әлфис, Галиуллина Гөлназ, Вәлиев Инсафлар уңышлы чыгыш ясадылар. Команда (җитәкчесе: Гыйзәтуллина Г.Р.) актив катнашуы уңаеннан Мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. 13.11.2014

-
1 нче ноябрь көнне уку елының беренче чирек йомгакларына багышланган гомуммәктәп линейкасы узды. Нәтиҗәләр буенча “Иң тәртипле сыйныф”, “Бишлегә кизү торучы төркем”, “Дәресләргә йөреш буенча иң югары күрсәтекечләргә ирешкән сыйныф”, “Бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнашучы төркем”, “Бер дәрестә калдырмаучы укучы” номинацияләрендә җиңүчеләр мәктәп администрациясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. 12.11.2014

-
Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, укучыларның буш вакытын дөрес һәм файдалы оештыру буенча мәктәптә күпкырлы эш алып барыла.30 нчы октябрь көнне уку йортының җыелма командасы мини-футбол буенча район спорт ярышларында катнашып мактаулы 1- урынга лаек булды. Остаз Вилданов И.М. һәм укучыларыбызны бу зур җиңү белән кайнар котлыйбыз! 01.11.2014

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Батырлык дәресләре” кысасында мәктәптә бердәм сыйныф сәгатьләре үтте.Бу тәрбия чаралары тулысынча 2014 елның 7 ноябрендә узачак Җиңү Парадларына багышланды. Укучылар өчен бу чын –чыннан Батырлык дәресләре булып калды. 01.11.2014
-
“Халыкара мәктәп китапханәләр айлыгы ” уңаеннан мәктәбебездә 27нче октябрьдән -31нче октябрьгә кадәр китапханә атналыгы кысаларында китапханәдә китапларга, китапханәләр тарихына багышланган китап күргәзмәләре, әңгәмәләр оештырылды. Укыту-тәрбия эшләре урынбасары Бикчантаева А.Р., учкомның уку комиссиясе белән берлектә дәреслекләр торышын тикшерү буенча “ Яшә, китап” операциясе уздырылды. Мәктәп күләмендә “Иң күп китап укучы сыйныфлар” – 2-4 сыйныфлар, “Иң күп укучы”укучылар – 2нче сыйныфтан Садыйкова Гүзәл, 3 нче сыйныфтан Бикчантаев Данис табылды. 01.11.2014

-
1 ноябрь көнне 1 нче чирек йомгаклары буенча педагогик киңәшмә булып узды. 01.11.2014

-
31 нчы октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә кунак чакыра”дип аталган бәйрәм үткәрелде. 2 сыйныф укучылары яшелчәләрдән “ Көзге фантазия” күргәзмә ясадылар. Әлеге бәйрәмдә көзгә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр, уеннар, табышмаклар булды. Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән әлеге бәйрәм күңелле үтте. 01.11.2014

-
Тәрбия планы нигезендә 31 нче октябрь көнне мәктәптә гөрләп Уңыш бәйрәме үтте. Чара башлангыч сыйныфларның “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китте, “Көзге бал” белән дәвам итте. Көн дәвамында мәктәптә җыр, бию гөрләп торды.Зурларның бәйрәмен 9 сыйныф оештырды.Чара бөтенесенең дә күңеленә хуш килде. 31.10.2014

-
29 нчы октябрь көнне 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары өчен “Куркынычсыз Интернет”дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Укучылар әлеге дәрестә әңгәмәдә катнаштылар, презентация карадылар, иҗат эше башкардылар. Сыйныф җитәкчеләре Ахметшина Л.С. үткәргән әлеге дәрес укучыларны Интернетта сак һәм уяу булырга өндәде. 30.10.2014

-
Мәктәпнең еллык спорт ярышлары календаре нигезендә уку йортының баскетбол буенча җыелма командасы физкультура укытучысы Вилданов И.М. җитәкчелегендә Адав-Толымбай урта мәктәбе командасы белән иптәшләрчә очрашуга барды.Ике якта ярышта сынатмаска тырышты, тамашачыларга матур уен бүләк итте.Уен булгач уен инде: нәтиҗәдә 14 : 11 исәбе белән Толымбай мәктәбе командасы җиңүче титулына лаек булды. 29.10.2014






