муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
5 март көнне 7 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. белән берлектә “Әдәп. Намус. Әхлак” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате күрсәттеләр. Кеше – табигатьнең гүзәл чәчәге икәнлегенә укучылар мисаллар ярдәмендә төшенделәр. 05.03.2014

-
Буа шәһәренең 6 нчы мәктәбендә район мәктәп китапханәчеләренең “Педагог –китапханәче” бәйгесе булды. Безнең мәктәптән китапханәче Исланова Г.Г. кызы җиңү яулады. Котлыйбыз!!! Уңышлар телибез!!! 05.03.2014

-
2014 нче ел – Мәдәният елы. Шушы уңайдан 6-7 сыйныф укучылары Күл-Черкен авылында урнашкан, атаклы якташыбыз Бакый Урманче истәлегенә багышланган музейда булдылар. Сыйныф җитәкчеләре Ягафарова Ф.Ф. һәм Шәрәфетдинова Л.Г. оештырган экскурсия уңай тәэсирләр калдырды. 04.03.2014

-
28 февраль көнне Мәдәният елы уңаеннан 1 нче һәм 2 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә керделәр. Анда алар китапханә белән таныштылар. 1 нче сыйныф укучыларын яшь китапханәче итеп кабул итүне китапханәче Садыйкова Л.Ә. кызыклы итеп үткәрде. 2 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән табышмаклы кроссворд белемнәрнең тирәнлегенә нигезләнгән иде. Китап укырга яратучы укучылар кроссвордны бик ансат кына чиштеләр. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. оештырды. 04.03.2014

-
"Юный программист" дип исемләнгән XVIII район бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе: Гарипова С.И. 01.03.2014

-
28 февраля на базе СОШ №5прошел районный этап научно-практической конференции школьников им. Л.Н.Толстого. Из нашей участвовал ученик 8 класса Гарипов Радиф со своей исследовательской работой «Особенности изображения образа Лисицы в баснях И.А.Крылова» (руководитель Ахмадуллина Г.Р.) и занял 2 место в номинации «Писатели-юбиляры». 01.03.2014

-
Буа шәһәренең “Туган якны өйрәнү” музеена “Тарихи шәхесләр” түгәрәгенә йөрүчеләр һәм 7 нче сыйныф укучылары яңа материаллар белән танышырга килделәр. Лаеклы ялдагы укытучы Нафыйкова Р.Р. ның бабасы Гарипов Фахыйх абый турында истәлекләре укытучылар Исланова Г.Г. һәм Шәрәфетдинова Л.Г. га да ошады. “Туган якны өйрәнү” музее белән танышу һәркемгә файдалы булды. 28.02.2014

-
“Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” II республикакүләм фәнни – гамәли конференциядә I урын алучы 8 нче сыйныф укучысы Вәлиева Энҗене котлыйбыз (фәнни җитәкче: Шәрәфетдинова Л.Г.)! 28.02.2014

-
Мәктәптә тимурчылык эше ел дәвамында бара. 5 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгатуллин Рәшит абый белән очраштылар. Ветеран сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты. Укучылар Рәшит абыйны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар,бүләкләр тапшырдылар. 24.02.2014

-
22 февраль көнне мәктәптә гөрләп хәрби-патриотик “Аҗаган” уены уза. Укучылар ике командага бүленеп унга якын ярыш төрендә катнаша. Бу ярышларның барышын, җиңүчеләрне ачыклауны яктырту хәрби корреспондентлар башкара. Аларның җитәкчеләре Гыйзәтуллина Г.Р. һәм Исланова Г.Г. берлектә укучылар тиз арада бу эшне бик яхшы башкарып бара. 23.02.2014






