муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
Халыкара"Хочу быть врачом" һөнәри юнәлеш бирү бәйгесендә 8 сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. ( Җитәкчесе Гарипов Р.Р.).Киләчәктә уңышлар телибез!!! 21.04.2014

-
19 нчы апрель көнне мәктәптә экологик чистарту айлыгы кысаларында өмә булып узды. Мәктәп коллективы бердәм булып күз ачып йомганчы тирә-юньне ялт иттереп куйды. Мәдәният йорты каршындагы Хәтер обелискысы да танымаслык булып үзгәрде.Бөтен дөнья яшеллеккә күмелеп , күңелгә ямь биреп утыра.Нинди матур безнең мәктәп! 19.04.2014

-
18 апрель көнне мәктәбебез укучылары үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән Буа шәһәренең сәләтле балалар интернат-мәктәбендә уздырылган укучыларның III республика фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясадылар. 7 сыйныф укучысы Ахмадуллина Рузана ( чит тел-җитәкчес Бикчәнтәева А.Р.), 8 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф ( математика-җитәкчесе Гарипова С.И., рус әдәбияты-җитәкчесе Ахмадуллина Г.Р.) уңышлы чыгыш ясадылар. 8 сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф рус әдәбиятыннан 3 дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә (җитәкчесе Әхмәдуллина Г.Р.), ә 7 сыйныф укучысы Әхмәдуллина Рузана инглиз теленнән “Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше” номинациясендә дипломга һәм кыйммәтле бүләкләргә (җитәкчесе Бикчәнтәева А.Р.) ия булдылар. Котлыйбыз!!! 18.04.2014

-
Мәктәп күләмендә Космонавтика көненә багышланган линейка булып үтте. 7-9 сыйныф укучылары өчен Ю.А.Гагаринның очышына багышланган "108 минут космоста" дигән фильм күрсәтелде. 12.04.2014

-
7 апрель-Сәламәтлек көне уңаеннан укучылар арасында бадминтон буенча ярышлар үткәрелде. Киеренке көрәштә 8 нче сыйныф укучылары командасы ( Вәлиева Э., Гарипов Р.) беренче урынга чыкты. 11.04.2014

-
Район күләмендә үткәрелгән II физика-математика конференциясендә 6 нчы сыйныф укучысы Шакурова Айгөл ( җитәкчесе Ягафарова Ф.Ф.) һәм 8 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф (Гарипова С.И.) үзләренең фәнни-гамәли эшләре белән уңышлы чыгыш ясадылар. Гарипов Рәдиф II урынга лаек булды. Афәрин!!! 11.04.2014

-
2014 ел-ТР буенча Мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәптә , шушы уку йортының 1987 елгы чыгарылышы, автор-башкаручы Ринат Рахматуллин белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Ринат Рахматуллинның әнисе, хатыны һәм кызы Регина катнашты. 09.04.2014

-
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясендә катнашып, “Шигърият” номинациясендә II урын алучы 8 сыйныф укучысы Гарипов Рәдифне котлыйбыз (җитәкче: Шәрәфетдинова Л.Г.)!!! 08.04.2014

-
География һәм биология атналыгы укучыларны чараларда актив катнашулары белән билгеләп үтү белән тәмамланды. Укучылар барлык чараларда да актив булдылар, үзләренең белемнәрен арттырдылар. 07.04.2014

-
Мәктәпнең ветеран укытучысы Баһаветдинова Д.М., математика елы уңаеннан, укучыларның бу фәннән эш һәм контроль эш дәфтәрләре белән танышты. Иң-иңнәрне истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтте. 07.04.2014






