муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 ( 289 ) 290 >>
-
"Ел укучысы-2014" муниципаль бәйгесенең куст этабы Түбән Наратбаш мәктәбендә үткәрелде. 3 нче сыйныф укучылары бәйгедә көч сынаштылар. Мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алсу 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз! 04.04.2014

-
1-7 апрельгә кадәр мәктәптә география һәм биология фәннәре атналыгы дип игълан ителде. Атналык кысаларында табигый материаллардан эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Табигатьне саклауга багышланган интеллектуаль уеннар үткәрелде. (укытучылар Гарипов Р.Р., Сираҗиев Р.Б.) 03.04.2014

-
География һәм биология атналыгы кысаларында үткәрелгән "Пластик шешәләргә "икенче тормыш" дигән күргәзмәдә укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 03.04.2014

-
27 нче март көнне Буа шәһәренең 5 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен «Хочу всё знать» дип исемләнгән фәнни – гамәли конференциядә чыгыш ясап, 2 нче сыйныф укучысы Минкашева Ильвина 1 нче урын алды.Эшенең җитәкчесе - Ахметшина Л.С. 01.04.2014

-
25 нче март көнне Казан шәһәренең 139 нчы гимназиясендә «Россия Династияләре» Бөтенрәсәй иҗади һәм проект эшләре бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. 2 нче сыйныф укучысы Аюпов Азат 2 нче урын алып, Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк иясе булды. Проект эшенең җитәкчесе - Ахметшина Л.С. 26.03.2014

-
Яр Чаллы шәһәрендә 5-8 сыйныф укучылары өчен уздырылган “Ломоносов укулары” V республика фәнни-практик конференциясендә 6 нчы сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Зөлфия II урын яулады (фәнни җитәкче: Шәрәфетдинова Л.Г.). Җиңүе белән котлыйбыз! 22.03.2014

-
22 март көне мәктәптә I сыйныфка керүче укучылар өчен АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ булды. Мәктәп директоры Гарипов Раиф Рашат улы укучыларны һәм аларның әти-әниләрен мәктәп тормышы белән таныштырды. Башлангыч сыйныф укучылары концерт номерлары күрсәттеләр, укытучылар үзләренең фәннәре белән таныштырдылар. 22.03.2014

-
20 март көнне мәктәбебезнең дүрт укучысы (4 нче сыйныфтан Галиуллина Гөлназ, 5 нче сыйныфтан Вәлиев Инсаф, 6 нчы сыйныфтан Бикчәнтәев Ранис һәм 7 нче сыйныфтан Галимҗанова Алинә) инглиз теле буенча “Лингвистенок” район олимпиадасының куст турында катнаштылар. Күл-Черкен төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткән бу чарада укучыларыбыз сынатмадылар,үзләренең ныклы белемнәрен күрсәтеп, барысы да беренчелекне яуладылар. Бәйгенең район турында да Сезгә уңышлар телибез, укучылар! 21.03.2014

-
21 март көнне 1-2 сыйныф укучылары балалар бакчасы белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Укучылар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай бәйрәмне ямьләндереп җибәрделәр. Алар балаларны һәм укучыларны ике командага бүлеп ярышлар үткәрделәр. Нәүрүзбикә командасы җиңде. Бәйрәм карга боткасы ашау белән тәмамланды. 21.03.2014

-
Инглиз теле атналыгы ахырына якынлаша. Атна дәвамында укучылар төрле кызыклы чараларда катнашырга өлгерделәр. 21 март көнне 3-4 сыйныф укучылары инглизчә курчак театры оештырдылар. Театр өчен курчакларны алар үзләре ясадылар. Курчаклар белән танышу инглиз телендә барды. Укучылар бик кызыксынып үзләренең яңа “дуслары” турында сөйләделәр, бер- берсе белән аралаштылар. Инглиз теле дәресләрендә кулланыр өчен менә дигән күпме курчакларыбыз булды! 20.03.2014






