муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
28 нче апрельдә Буа шәһәренең Ял үзәгендә Бөтенрәсәй балалар экологик форумының район этабын йомгаклау тантанасы булды. Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллина Чулпан «Многообразие вековых традиций » номинациясендә 1нче урын яулады. Җитәкчесе - Ахметшина Л.С. 28.04.2014

-
26 нче апрельдә башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукайның тууына 128 ел уңаеннан үткәрелгән Шигрият бәйрәмендә бик актив катнаштылар. Алар Г.Тукай һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен бик оста сөйләделәр. Галиуллина Гөлназ, Бикчәнтәев Данис, Әхмәдуллина Чулпан, Валиуллова Диләрәләр үзләре язган шигырьләре белән тыңлаучыларны таң калдырдылар. 26.04.2014

-
25 апрельдә Буа шәһәре китапханәсенең район администрациясе белән берлектә “Тукай – безнең күңел түрләрендә” дип исемләнгән шигырь укучыларның район бәйгесе үтте. Анда мәктәбебездән Бикчәнтәев Данис (укытучысы Әхмәтшина Л.), Шәрәфетдинова Зөлфия, Әхмәтшина Зилә (укытучысы Шәрәфетдинова Л.) җиңү яуладылар һәм район администрациясенең Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз! 26.04.2014

-
Сәләтлеләр слеты-2014 25.04.2014

-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгының дәвамы Буа шәһәре Туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте. Татар телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру максатыннан оештырылган өстәмә татар теле дәресенә йөрүче укучыларны (җитәкче Шәрәфетдинова Л.Г.) һәм “Танылган шәхесләр” түгәрәге (җитәкче Исланова Г.Г.) әгъзаларын берләштергән коллективка музейда “Китап көне” үткәрделәр. Кичә укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре белән тәмамланды. 25.04.2014

-
Мәктәп укучылары район администрациясе уздырган “ Сәламәт булу- бик шәп ! “ ( “Быть здоровым – это стильно!” ) дип аталган иҗади эшләр бәйгесендә актив катнашты. Күптән түгел бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясалып, аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Мәктәбебезнең 1 сыйныф укучысы Сәлимҗанов Рияз 1 урын алуы уңаеннан Мактау кәгазе һәм акчалата премия белән бүләкләнде.(Җитәкчесе: Гыйзәтуллина Г.Р.) 24.04.2014

-
Мәктәпнең балалар оешмасы актив тормыш алып бара. Әледән - әле сыйныфлар арасында , мәктәп күләмендә төрле бәйгеләр оештырыла. Район күләмендә оештырылган барлык чараларда да без иң актив катнашучылар. Күптән түгел Балалар Думасы әгъзалары белән берлектә районкүләм “ Безнең иҗади ачышлар гасыры “ акциясендә катнашып, уку йорты тормышына багышланган газеталар бәйгесендә “Иң актив катнашучы” номинациясендә җиңеп чыктылар. (Җитәкчесе: Гыйзәтуллина Г.Р.) 24.04.2014

-
24 нче апрельдә 1-2 нче cыйныф укучылары Бикмураз фельдшер- акушерлык пункты мөдире Низамова Н.Г белән очраштылар. Әлеге очрашу Рәсәйдә иммунлаштыру атналыгы кысаларына туры китереп оештырылды. Укучылар Нурдания апа сөйләгәннәрне йотлыгып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та таптылар. Әлеге очрашуны 1-2 нче сыйныфлар җитәкчесе Ахметшина Л.С алып барды. 24.04.2014

-
2014 ел-Мәдәният елы. Шул уңайдан мәктәптә күп төрле тәрбия чаралары үткәрелә. 4-9 сыйныф укучылары Буа драма театры бинасында куелган "Сиңа гына әйтәм..." дип исемләнгән спектакльне тамаша кылдылар. 23.04.2014

-
XIII район күләмендә үткәрелгән экологик конференциядә VIII нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф "Авылымның киләчәге: демографик ситуация" дигән темага эзләнү эше белән катнашып III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. (Җитәкчесе Гарипов Р.Р.) 22.04.2014






