муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
13 нче гыйнвар көнне мәктәптә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы уздырылды. Беренче көн тәртибе буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәхретдинова И.М. “ Гаиләдә әхлак тәрбиясе нигезләре тәрбияләү” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Аның чыгышыннан соң мәктәп директоры Гарипов Р.Р. уку йортының беренче ярты еллыктагы уңышларына тукталды, уку буенча Мәгариф Министрлыгы яңалыклары белән таныштырды. Укыту буенча урынбасар Галиуллина З.Ф. ата- аналарны укучылар өй эшләрен башкарганда ничек ярдәм итү һәм контрольдә тоту тәртибе белән таныштырды. Тәрбия өлкәсендәге нәтиҗәләр , чирекнең иң күркәм чаралары, гаилә белән мәктәпнең уртак бурычлары белән Гыйзәтуллина Г.Р. таныштырды. Аерым күп хәйрия эшләрендә актив катнашучы әти-әниләргә, эшмәкәр авылдашларга Рәхмәт җиткерелде. Диспансеризация үтү , ГТО га табибларның рөхсәт кәгазе алу тәртипләре , грипптан саклану чараларын тәкъдим итү белән ФАП мөдире Асадуллина Г.С. чыгыш ясады. Уку - тәрбия эшчәнлегенә тулы анализ ясалгач, ата-аналар белән алып барыла торган укыту планы нигезендә барлык әти-әниләр өчен дә психологик тренинг үткәрелде. Психолог Лошманова М.Г. бу өлешне бердәм гаилә төркемнәре аша оештырды: һәрбер команда практик биремнәр башкарып балаларының психологик үзенчәлекләрен тулырак ача бардылар, үзләренең нинди үрнәк күрсәтүләрен ачыкладылар, традидицион булмаган тәрбия ысулларын ничек отышлы кулланырга мөмкинлеге алдылар. Һәр ата-ана бу аралашудан кирәкле ярдәм алды дип ышанасы килә. Гомум өлештән соң фикер алышулар сыйныфларда дәвам итте. Теләүче әти-әниләр белән психологик консультацияләр оештырылды. Мәктәп администрациясе, төрле фән укытучылары һәрбер сыйныфта булып чыкты. Ата-аналар белән эш план нигезендә системалы дәвам итәчәк.
Опубликовано: 14.01.2017К списку новостей





