муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Патриотик айлык планы нигезендә 21 нче февраль көнне 5-9 сыйныфлар өчен “Без – булдырабыз!” дип аталган спорт турниры уздырылды. Һәр сыйныфның егетләре ике командага бүленеп чара дәвамында киеренке ярышта үзләренең көчләрен сынадылар. Жюрида һәм тамаша залында кызлар. Тантаналы өлеш барлык ир – егетләрне бәйрәм уңаеннан администрация котлавыннан башланды. Егетләрне матур итеп кызлар котлады һәм бүләкләр тапшырдылар. Шуннан соң инде чын ярыш башланып китте. Егетләребез 16 төрле бәйгедә катнашып үзләрен көчле, җитез икәннәрен тагын бер тапкыр исбатладылар. Канатка үрмәләүдә Н.Ранис белән К.Фаил иң алдынгы, авырлыкларга тап булган кешегә ярдәм итүдә “кызыллар” иң оста булдылар. Дартс, “аяк киемнәре кибетенә сәяхәт”, “40-аяк”, “сазлыклардан юл салу”, арм – спорт кебек ярышлар аеруча мавыктыргыч килеп чыктылар. Һәр блок ярыштан соң “экраннарда” нәтиҗәләр күрсәтелеп барылды. Спорт ярышының йомгаклары буенча “ Танкистлар” (Капитан : К.Фаил ) командасы җиңү яулады , ә “Лётчиклар» (Капитан : Б.Ранис) аз гына калышты. Ләкин ике команда да тамашачыларга күп күңелле мизгелләр бүләк итте. Чараны тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. һәм физкультура укытучысы Хәйретдинов Р.Р. оештырдылар. 23.02.2017

-
5-9 сыйныф егетләре арасында узган спорт ярышларыннан фоторепортаж. 23.02.2017

-
Смотрда "Иң яхшы командир" номинациясендә җиңеп чыгучы Раил! 23.02.2017

-
"Аҗаганның" бер бәйгесе - САНИТАРЛАР ЯРЫШЫ (Җит. Әхмәдуллина Г.Р, Шәрәфетдинова Л.Г.) 23.02.2017

-
"Аҗаганның" ярыш өлеше - РАЗВЕДЧИКЛАР БӘЙГЕСЕ (Җит. Сираҗиев Р.Б.) 23.02.2017

-
Уенның тагын бер бәйгесе - СНАЙПЕРЛАР ЯРЫШЫ ( Җит. Гарипов Р.Р.) 23.02.2017

-
"ЭЛЕМТӘЧЕЛӘР " уенда бик тырыш! (Җит. Гарипова С.И.) 23.02.2017

-
Кызыклы "КАРШЫЛЫКЛАР ЭСТАФЕТАСЫ"! (Җит. Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М.) 23.02.2017

-
21 нче февраль көнне укучыларыбыз Күл-Черкен авылы мәдәният йортында Бакый Урманченың 120 еллыгына багышлап оештырылган чарада катнаштылар. 22.02.2017

-
Ватан сакчылары көне уңаеннан 5-9 сыйныфлар арасында строй һәм җыр смотры булып узды. Тантаналар залы бәйрәмчә әзерләнгән . Сыйныфлар тип –тигез сафларда хәрбиләрчә һәм бәйрәмчә киенгәннәр. Смотр таләпләре буенча һәр сыйныф исем, девиз, җыр белән таныштырудан үз чыгышын башлады.Тышкы кыяфәт, маршировка, командалар үтәлеше, котлауларга җавап бирүләр - барысыда жюри тарафыннан җитди бәяләнеп барылды. Нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урынны 7 сыйныф яулады (С.җ.Әхмәдуллина Г.Р,); 5 (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.) һәм 9 (С.җ. Исланова Г.Г.) сыйныфлар 2 нче урынны бүлештеләр; 3 урынга 8 сыйныф (С.җ. Гарипова С.И.) лаек булды; 6 сыйныф (С.җ. Галиуллина З.Ф.) 4 нче урында. Смотр критерийлары буенча “Иң яхшы командир” исеменә 7 сыйныф укучысы Камалов Раил лаек булды. Чараның ахырында барлык сыйныфлар да Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә иң яхшы командир Мактау кәгазе һәм медальгә лаек булды. Смотр куелган бурыч һәм максатларны үтәде. Сыйныф җитәкчеләре, укучылар бу чарага бик җаваплы килделәр. 22.02.2017






