муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
27 нче гыйнвар көнне мәктәптә традицион очрашу – студентлар кичәсе уздырылды. Очрашуга мәктәпне соңгы биш елда тәмамлаучы, хәзерге вакытта уку йортларында белем алучы чыгарылыш укучылары чакырылды. Чара дустанә әңгәмә рәвешендә оештырылды. Аның дәвамында студент тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирү, үзеңнең уку йорты белән таныштыру, бүгенге укучыларга теләкләр җиткерү белән үрелеп барды. Килгән кунаклар яраткан укытучыларына олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр, истә калган иң кызыклы вакыйгаларга тукталдылар. Алар белән корылган әңгәмә махсус әзерләнгән презентацияләр , видеороликлар карау белән тулыландырылды. Мәктәп укучылары студентларга музыкаль номерлар әзерләде. Аеруча оста итеп Эльза биеде. Ә студентлар исеменнән укытучыларга Сөмбеләбез искиткеч матур җыр бүләк итте. Очрашуның тантаналы өлеше күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Ә инде сагынышкан сыйныфташлар , аларның сыйныф җитәкчеләре белән аралашу бүлмәләрдә бик җылы дәвам итте. Мәктәпнең тәрәзәләрендә ут озак сүнмәде. Туган мәктәбен сагынып очрашуга килгән укучыларыбыз Галиев Илнурга, Исланова Резедәгә, Залялова Алинәгә, Гафиятуллина Сөмбеләгә, Галимова Айгөл белән Вәлиев Фәнилгә, Хәйруллин Илнурга, Гарипов Рәдиф белән Вәлиева Энҗегә, Галимҗанова Алинәгә, Юсупова Адиләгә, Валиуллина Альбинага, Җамалетдинов Илшатка уку йорты администрациясе үзенең Рәхмәтен белдерә, укуларында уңышлар теләп кала. Шундый чаралардан соң тагын бер тапкыр мәктәпнең уңышлы уку йорты булуына кабат – кабат инананасың! 28.01.2017

-
Мәгариф министрлыгының тәрбия өлкәсенә кагылышлы – “Ел укытучысы -2017” бәйгесе кысасында уздырылачак сынауларга мәктәптә әзерлек бик җитте башланып китте. “Ел сыйныф җитәкчесе- Кеше тәрбияләү ” (ВОСПИТАТЬ ЧЕЛОВЕКА) номинациясендә мәктәп данын лаеклы сыйныф җитәкчеләребезнең берсе – Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызы, “ Дус сыйныфның серләре” (СЕКРЕТЫ ДРУЖНОГО КЛАССА) дип аталган бәйгедә икенчесе – Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы яклаячак. Коллегаларыбызның уңышка лаек булачакларына без ышанабыз! 28.01.2017

-
Патриотик тәрбия айлыгы кысасында мәктәптә Армия сафларында хезмәт итеп кайтучы укучылар - авылдашларыбыз белән очрашулар оештыру безнең эшчәнлектә отышлы эш алымнарының берсе. Айлык планы нигезендә 8 сыйныф укучылары белән очрашуга Галиев Илнур килде. Ул Армиядә хезмәт итү тәртибен бик аңлаешлы һәм кызык итеп аңлатты. Туган мәктәбе аның белән горурлана. 28.01.2017

-
Шул ук көнне 9 сыйныфларның тәрбия сәгатендә “Ватанны саклау - изге бурыч” дип аталган очрашу астында Галиев Илнур катнашты. Үзенең Хабаровск өлкәсендә хезмәт итүе, солдат тормышы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучыларның барлык сорауларына җавап бирде. Рәхмәт безнең батыр солдатыбызга! 28.01.2017

-
Мәгариф министрлыгы карары нигезендә Буа районы мәктәпләренең укытучылары һәм укучылары өчен бердәм форма булдыру йөзеннән Казан шәһәре “ Уңыш ” һәи “Ирэн” тегү фабрикалары вәкилләре белән очрашу оештырылды. Чарага булачак беренче сыйныф укучыларының ата – аналары, укуытучылары, сыйныфларның ата – аналар комитетлары чакырылды. Фирмалар төрле мәктәп формалары, аларның бәяләре, җитештерү тәртибе белән таныштырдылар. Директор каршындагы киңәшмәдә бу сорау барлык сыйныф җитәкчеләренә кабат - кабат җиткерелде. Мәктәпкә махсус формалар белән танышу өчен каталог бирелде, ул тәрбия буенча урынбасарга тапшырылды. 27.01.2017

-
Авыл мәдәният йорты нинди мәшәкатьләр белән кайный, ниләр үткәрә, анда кемнәр эшли? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп, 5 сыйныф укучылары Түбән Наратбаш мәдәният йортына экскурсия ясадылар. Аларны сәнгать җитәкчесе Хәсәнова Рәзинә апалары каршы алды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, бергә эшләргә – уртак спектакль куярга чакырды. 27.01.2017

-
Мәктәп китапханәсе белән берлектә, Түбән Наратбаш авыл китапханәчесе Садыйкова Ләйсән “Авылымның күренекле кешеләре” дигән темага әңгәмә үткәрде. 5 нче сыйныф укучылары катнашкан чара бай мәгълүматлы, бик эчтәлекле килеп чыкты. Укучылар авылның мактаулы исем йөртүче кешеләрен белделәр, үткәне белән таныштылар 27.01.2017

-
23 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина З. Ф. “Ел укытучысы – 2017” конкурсының муниципаль этабында катнашты. Ул Яңа Чәчкап урта мәктәбендә ачык дәрес күрсәтте һәм методик семинарда катнашты. 27.01.2017

-
24 января в рамках тематического дня МО учителей предметов гуманитарного цикла «ФГОС ООО в действии» прошел открытый урок в 5 классе по теме «Чудные картины А.А.Фета» (учитель Ахмадуллина Г.Р.). 27.01.2017

-
«Ел укытучысы - 2017» бәйгесенең алдагы өлешләрен җиңү белән үтеп, мәктәпнең география укытучысы Гарипов Р.Р. районда бу бәйгенең “Мастер - класс” турында катнашты. Коллегабыз бу чарада лаеклы чыгыш ясады. Укытучы үзенең фокус – төркеменә ярдәмнәре өчен Рәхмәтен белдерә. Жюри нәтиҗәләрен көтәбез! 27.01.2017






