муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Мәктәбебез бу көннәрдә аеруча тыгыз режимда эшләде. Патриотик айлык кысасында көндә берсеннән – берсе мавыктыргыч тәрбия чарасы уздырылды. Ә менә бәйрәм көннәрендә мәктәп тагын да гөрләп, шаулап торды. Чөнки уку йортында Ватан сакчылары көне уңаеннан волейбол буенча авыл турниры оештырылды. Туган авылын сагынып кайткан кунаклар , мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, мәктәп укучылары, студентлар белән мәктәп шыплап тулды. Чараны тантаналы рәвештә ачканнан соң киеренке уен башланды. Тамашачылар һәр җиңүне алкышларга күмеп бардылар. 3 сәгатьтән артык барган бу бәйгедә 1 урынны Бикмураз авылы ветераннары командасы яулады (Капитан : Таҗетдинов Салават). 2 нче урынга Түбән Наратбаштан Галиуллин Илдус җитәкчелегендәге оста уенчылар командасы лаек булды. 3 урынга капитаны Камалов Илшат булган студентлар чыкты. 4 нче булып Вахитов мәктәбендә белем алучы укучыларыбыз командасы булды (Капитан: Гарипов Рәдиф). Ә Бикмуразның яшьләр төркеме бишенче баскычта урнашты. Уен нәтиҗәләре буенча һәр команда , уенчы Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Турнирның төп спонсоры –авылдашыбыз - шәхси эшмәкәр Салахов Илдар Габделхәй улы спортсменнарга һәм тамашачыларга киләчәктә дә уңышлар теләде. Спорт чарасы табигать кочагында барлык теләүчеләр өчен дә оештырылган тәмле пылау һәм кайнар чәй өстәле артында озак дәвам итте. Туган авылга мәхәббәт, укучы шәхестән патриот тәрбияләү менә шундый бердәм чаралардан туа да инде!
Опубликовано: 24.02.2017К списку новостей





