муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Февраль ае илебезгә герой - шагыйрь Муса Җәлилне бүләк иткән. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан мәктәптә аңа багышланган чаралар исемлеге укучыларга җиткерелде. Линейкада 9 сыйныф укучысы Нәҗметдинова Раилә геройның шигырен укыды, Шәрәфетдинова Л.Г. Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырды. Герой – шагыйрьгә багышланган чаралар дәвам итәчәк. 13.02.2017

-
Патриотик айлык кысасында иң мавыктыргыч ярышларның берсе булып пневматик коралдан ату табылды. Беренчеләрдән булып бу бәйгедә көчләрен сынап карарга 9 сыйныф укучылары кереште. Егетләр белән беррәттән кызлар да бик теләп ярышта катнаштылар. Чират тәртибендә башка сыйныф укучылары да ату ярышларында үзләрен сынап караячак. Бу төр сынауны Хәйретдинов Р.Р. оештырды. 11.02.2017

-
Бүген спорт календаре нигезендә мәктәпкүләм чаңгы ярышлары уздырылды. 5 сыйныф данын Данис, Илсаф, Илвина; 6 сыйныфныкын - Алсу, Илмаз, Илнурлар яклады. 7 - ләрдән стартка Эльза, Булат, Фаил; 8 – ләрдән – Энҗе, Әлфис, Илназ; 9-лардан – Айгөл, Ранис, Фаилләр басты. 1-нче урынны Айгөл һәм Булат, 2 – нче урынны Эльза һәм Ранис, 3 –нче урынны – Алсу һәм Әлфисләр яулады. Барлык укучылар да бәйгедә бик тырышып катнашты. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә оештырылган бу чара уңай бәяләнде. Төп хөкемдар Хәйретдинов Р.Р. булды. 11.02.2017

-
9 сыйныфтан Айгөл, 7 сыйныфтан Булат 5-9 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышларында 1 урын яулап җиңүче исеменә лаек булдылар. Алар моңа тырышлык , максатчанлык белән ирештеләр.Менә алар безнең җиңүче чаңгычы кызыбыз һәм егетебез! 11.02.2017

-
Мәгариф бүлеге күрсәтмәләре нигезендә 11 – нче февраль көнне 8,9 сыйныфларда Парламент дәресе уздырылды. Дәрес барышында укучылар Татарстан Республикасының 2030 - нчы елга кадәрле сайланган стратегиясе белән таныштылар. Республика күләмендәге проект кысасында Буа районында планлаштырылган икътисади үзгәрешләр каралды. Укучылар белән очрашуга дәрес кысасында җирлек башлыгы Вәлиева Әзинә Сәлимҗан кызы, депутат Гарипов Раиф Рашат улы килде. Алар укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Дәреснең йомгаклау өлешендә укучылар төркемнәрдә “Туган авылымның киләчәген мин ничек күз алдыма китерәм? “ дигән темага проект эше якладылар. Дәрес укучыларның сәяси, икътисади белемнәрен күтәрүдә зур урын алды. Мәктәп администрациясе дәресне уңай бәяләде. Парламент дәресен Исланова Г.Г. оештырды һәм уздырды. 11.02.2017

-
Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының күрсәтмәләре нигезендә мәктәптә 6 – нчы февральдән 18 – нче февральгә кадәр “Татарстан балалары – Сирия балаларына” дип аталган гуманитар акция старт алды. Сыйныф җитәкчеләре укучылар, ата-аналар белән аңлату эшләре алып баралар. Укучыларыбыз акциядә актив катнаша башладылар. Тәрбия чарасының йомгаклау өлешендә иң актив катнашучы сыйныф, иң актив катнашучы укучы билгеләнәчәк. 11.02.2017

-
«Россиянең чаңгы юллары” ( “Лыжня России» ) район спорт чарасында катнашу да айлыкның бер юнәлеше. 11.02.2017

-
Всероссийская акция сдачи родителями единых государственных экзаменов прошла в школе №1 города. Экзамен вместе с родителями выпускников нынешнего года сдавали и первый заместитель главы муниципального района Ильдар Еремеев, заместитель Зульфия Сайфутдинова, начальник районного управления образования Ильгиз Ханбиков. За парты сели 15 человек. На мероприятии, целью которого было знакомство взрослых с процедурой экзаменов, снижение связанной с ними напряженности, было как на настоящих экзаменах. Родители прошли через металлоискатель, взяли с собой в аудиторию только паспорт, ручку, сели на заранее отведенные места, слушали инструктаж организаторов в аудитории. КИМы получили только после того, как был дан старт экзаменам, заполнили бланки и выполняли задания на протяжении 40 минут под видеонаблюдением в режиме оф-лайн. А до этого старший методист районного управления образования Ильсур Хасанов провел краткое родительское собрание, ответил на вопросы. После истечения времени экзамена состоялась пресс-конференция, обмен мнениями. В процедуре сдачи ЕГЭ приняли и наши учителя – родители. 09.02.2017

-
6 февраля 2017 года на базе МБОУ «Гимназия №5 г. Буинска РТ» состоялось пробное тестирование по русскому языку для выпускников 9-х классов общеобразовательных учреждений района по текстам РЦМКО. 09.02.2017

-
Февраль – спорт белән чыныгу , армиягә әзерлек ае. Менә шул әзерлек кысасында мәктәпнең 8, 9 сыйныф егетләре район графигы нигезендә хәрби комиссариатта медосмотр үттеләр. Егетләрнең сәламәтлекләре һәм хәрби хезмәткә әзерлек дәрәҗәләре уңай. Укучыларны тикшерүгә Гыйзәтуллина Г.Р. алып барды. 09.02.2017






