муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Беренче сыйныфта традицион «Әлифба” бәйрәме узды. Бәйрәмдә барлык укучының да әниләре , мәктәп администрациясе катнашты. Укучылар бик матур җырлы – биюле тамаша күрсәттеләр. Кунаклар укучыларга бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Бергәләп чәй өстәле артында күңел ачу дәвам итте . Чараны сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. оештырды. 30.01.2017

-
Районда “ Ел укытучысы -2017” һөнәри бәйгесенә йомгак ясалды. Барлык төр ярышлардан соң протокол нигезендә мәктәпнең география укытучысы Гарипов Р.Р. призёр исеменә лаек булды. Чын күңелдән коллегабызны бу җиңүе белән котлыйбыз! 30.01.2017

-
30 нчы гыйнвар көнне 1,4 сыйныф укучыларыбыз Килдураз авылы балалар санаториенә ял итәргә киттеләр. Уку белән беррәттән укучыларыбыз күңелле итеп ял итәчәкләр, сәламәтлекләрен ныгытачаклар . Алар белән сыйныф җитәкчеләре Әхмәтшина Л.С. булачак. 30.01.2017

-
26 января 2017 года на базе МБОУ «Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З.Сагдеева» Буинского муниципального района РТ состоялся районный обучающий семинар заместителей директоров по учебной работе по теме «ВШК - инструмент повышения качества образования. Принятие управленческих решений в рамках ВШК в ОО» с участием старшего методиста отдела развития методической работы ИРО РТ Поповой А.А. 30.01.2017

-
27 нче гыйнвар көнне мәктәптә традицион очрашу – студентлар кичәсе уздырылды. Очрашуга мәктәпне соңгы биш елда тәмамлаучы, хәзерге вакытта уку йортларында белем алучы чыгарылыш укучылары чакырылды. Чара дустанә әңгәмә рәвешендә оештырылды. Аның дәвамында студент тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирү, үзеңнең уку йорты белән таныштыру, бүгенге укучыларга теләкләр җиткерү белән үрелеп барды. Килгән кунаклар яраткан укытучыларына олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр, истә калган иң кызыклы вакыйгаларга тукталдылар. Алар белән корылган әңгәмә махсус әзерләнгән презентацияләр , видеороликлар карау белән тулыландырылды. Мәктәп укучылары студентларга музыкаль номерлар әзерләде. Аеруча оста итеп Эльза биеде. Ә студентлар исеменнән укытучыларга Сөмбеләбез искиткеч матур җыр бүләк итте. Очрашуның тантаналы өлеше күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Ә инде сагынышкан сыйныфташлар , аларның сыйныф җитәкчеләре белән аралашу бүлмәләрдә бик җылы дәвам итте. Мәктәпнең тәрәзәләрендә ут озак сүнмәде. Туган мәктәбен сагынып очрашуга килгән укучыларыбыз Галиев Илнурга, Исланова Резедәгә, Залялова Алинәгә, Гафиятуллина Сөмбеләгә, Галимова Айгөл белән Вәлиев Фәнилгә, Хәйруллин Илнурга, Гарипов Рәдиф белән Вәлиева Энҗегә, Галимҗанова Алинәгә, Юсупова Адиләгә, Валиуллина Альбинага, Җамалетдинов Илшатка уку йорты администрациясе үзенең Рәхмәтен белдерә, укуларында уңышлар теләп кала. Шундый чаралардан соң тагын бер тапкыр мәктәпнең уңышлы уку йорты булуына кабат – кабат инананасың! 28.01.2017

-
Мәгариф министрлыгының тәрбия өлкәсенә кагылышлы – “Ел укытучысы -2017” бәйгесе кысасында уздырылачак сынауларга мәктәптә әзерлек бик җитте башланып китте. “Ел сыйныф җитәкчесе- Кеше тәрбияләү ” (ВОСПИТАТЬ ЧЕЛОВЕКА) номинациясендә мәктәп данын лаеклы сыйныф җитәкчеләребезнең берсе – Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызы, “ Дус сыйныфның серләре” (СЕКРЕТЫ ДРУЖНОГО КЛАССА) дип аталган бәйгедә икенчесе – Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы яклаячак. Коллегаларыбызның уңышка лаек булачакларына без ышанабыз! 28.01.2017

-
Патриотик тәрбия айлыгы кысасында мәктәптә Армия сафларында хезмәт итеп кайтучы укучылар - авылдашларыбыз белән очрашулар оештыру безнең эшчәнлектә отышлы эш алымнарының берсе. Айлык планы нигезендә 8 сыйныф укучылары белән очрашуга Галиев Илнур килде. Ул Армиядә хезмәт итү тәртибен бик аңлаешлы һәм кызык итеп аңлатты. Туган мәктәбе аның белән горурлана. 28.01.2017

-
Шул ук көнне 9 сыйныфларның тәрбия сәгатендә “Ватанны саклау - изге бурыч” дип аталган очрашу астында Галиев Илнур катнашты. Үзенең Хабаровск өлкәсендә хезмәт итүе, солдат тормышы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучыларның барлык сорауларына җавап бирде. Рәхмәт безнең батыр солдатыбызга! 28.01.2017

-
Мәгариф министрлыгы карары нигезендә Буа районы мәктәпләренең укытучылары һәм укучылары өчен бердәм форма булдыру йөзеннән Казан шәһәре “ Уңыш ” һәи “Ирэн” тегү фабрикалары вәкилләре белән очрашу оештырылды. Чарага булачак беренче сыйныф укучыларының ата – аналары, укуытучылары, сыйныфларның ата – аналар комитетлары чакырылды. Фирмалар төрле мәктәп формалары, аларның бәяләре, җитештерү тәртибе белән таныштырдылар. Директор каршындагы киңәшмәдә бу сорау барлык сыйныф җитәкчеләренә кабат - кабат җиткерелде. Мәктәпкә махсус формалар белән танышу өчен каталог бирелде, ул тәрбия буенча урынбасарга тапшырылды. 27.01.2017

-
Авыл мәдәният йорты нинди мәшәкатьләр белән кайный, ниләр үткәрә, анда кемнәр эшли? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп, 5 сыйныф укучылары Түбән Наратбаш мәдәният йортына экскурсия ясадылар. Аларны сәнгать җитәкчесе Хәсәнова Рәзинә апалары каршы алды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, бергә эшләргә – уртак спектакль куярга чакырды. 27.01.2017






