муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Районда уздырылган “Ел укытучысы-2017” бәйгесенең куст турында җиңү яулаган география укытучысы Гарипов Р.Р.муниципаль этапта да уңышлы чыгыш ясады . Ул шәһәрнең Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә 6 сыйныфта ачык дәрес бирде , методик семинарда катнашты . Без түземсезлек белән бәйге нәтиҗәләрен көтәбез! 17.01.2017

-
Мәгариф бүлегеннән җибәрелгән “Район хокук бозуларны кисәтү комиссиясе” карарларын үтәү йөзеннән мәктәптә алып барылган укытучылар тарафыннан микрорайонда кизү тору эшчәнлеге тагында җанландырылды: 3 чиреккә яңа кизү тору графигы булдырылды, укытучылар белән махсус инструктаж уздырылды, кул куйдырылды. Атнаның һәр шимбәсендә укытучылар Мәдәният йортында дискотекада кизү торуларын нәтиҗәле дәвам итәләр.Җәйге каникуллар чорында бу эшчәнлеккә ата-аналар да тартыла. 16.01.2017

-
Менә алар 2016 - 17 нче уку елының 2 чирек йомгаклары буенча төрле номинацияләрдә җиңү яулаган сыйныф җитәкчеләребез: Әхмәдуллина Г.Р, Шәрәфетдинова Л.Г, Фәхретдинова И.М. Чын күңелдән аларны котлыйбыз! 15.01.2017

-
Бүген өйдә белем алучы укучыбыз Илсафның туган көне . Мәктәпнең эзтабар, варис, яшьләр оешмасы активистлары аны бу вакыйга белән барлык укытучы абый-апалар, укучылар исеменнән котлап өендә булдылар, Илсафка берсеннән – берсе матур бүләкләр тапшырдылар , изге теләкләр җиткерделәр. Ул инде быел башлангычны уңышлы тәмамлап киләсе уку елында бишенчегә күчәчәк! 15.01.2017

-
Кышкы каникуллардан соң мәктәпнең балалар Парламенты үзенең эшен башлап җибәрде. Атнаның соңгы көне – шимбәдә традицион УЧКОМ утырышы булып узды. Утырышта беренче атнада соңга калулар, тәртип үтәлеше, башкарылган эшләр каралды. Беренче ярты еллыкта иң актив булган “учкомлылар” мактауга лаек булдылар: Азат белән Данис – “Иң җаваплы Эчке эшләр министрлары”, Раят белән Әлфис – “Иң нәтиҗәле эшләүче Спорт министрлары” , Салават - “Иң оста мәгълүматчы министр”, Зөлфия исә - “Иң таләпчән җитәкче “ дип табылдылар. Өйдә белем алучы укучыбыз Илсафның туган көненә бүләкләр һәм котлау открыткасы әзерләнде. Утырышта 9 сыйныф укучысы Зөлфия рәислек итте. 15.01.2017

-
13 нче гыйнвар көнне мәктәптә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы уздырылды. Беренче көн тәртибе буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәхретдинова И.М. “ Гаиләдә әхлак тәрбиясе нигезләре тәрбияләү” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Аның чыгышыннан соң мәктәп директоры Гарипов Р.Р. уку йортының беренче ярты еллыктагы уңышларына тукталды, уку буенча Мәгариф Министрлыгы яңалыклары белән таныштырды. Укыту буенча урынбасар Галиуллина З.Ф. ата- аналарны укучылар өй эшләрен башкарганда ничек ярдәм итү һәм контрольдә тоту тәртибе белән таныштырды. Тәрбия өлкәсендәге нәтиҗәләр , чирекнең иң күркәм чаралары, гаилә белән мәктәпнең уртак бурычлары белән Гыйзәтуллина Г.Р. таныштырды. Аерым күп хәйрия эшләрендә актив катнашучы әти-әниләргә, эшмәкәр авылдашларга Рәхмәт җиткерелде. Диспансеризация үтү , ГТО га табибларның рөхсәт кәгазе алу тәртипләре , грипптан саклану чараларын тәкъдим итү белән ФАП мөдире Асадуллина Г.С. чыгыш ясады. Уку - тәрбия эшчәнлегенә тулы анализ ясалгач, ата-аналар белән алып барыла торган укыту планы нигезендә барлык әти-әниләр өчен дә психологик тренинг үткәрелде. Психолог Лошманова М.Г. бу өлешне бердәм гаилә төркемнәре аша оештырды: һәрбер команда практик биремнәр башкарып балаларының психологик үзенчәлекләрен тулырак ача бардылар, үзләренең нинди үрнәк күрсәтүләрен ачыкладылар, традидицион булмаган тәрбия ысулларын ничек отышлы кулланырга мөмкинлеге алдылар. Һәр ата-ана бу аралашудан кирәкле ярдәм алды дип ышанасы килә. Гомум өлештән соң фикер алышулар сыйныфларда дәвам итте. Теләүче әти-әниләр белән психологик консультацияләр оештырылды. Мәктәп администрациясе, төрле фән укытучылары һәрбер сыйныфта булып чыкты. Ата-аналар белән эш план нигезендә системалы дәвам итәчәк. 14.01.2017

-
Ата - аналар белән уздырыла торган отышлы тәрбия алымнарының берсе - ирекле аралашу, үз фикереңне җиткерү ысулы.Менә алар - безнең заман таләпләре белән бергә атлаучы әти-әниләребезнең бердәм командалары! 14.01.2017

-
Бездә кунакта психолог Лошманова М.Г. 14.01.2017

-
Хөрмәтле әти-әниләр! Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Сезне 13 – нче гыйнвар көнне уздырылачак гомуммәктәп ата- аналар җыелышына чакыра. Көн тәртибендә: 1) Доклад “Гаиләдә әхлак тәрбиясе нигезләре”, 2) Психологик тренинг “Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен үстерү юллары”- психолог белән очрашу, 3) Укучыларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту юллары буенча белгеч киңәшләре, 4) Икенче чирек йомгаклары, 5) Гомум фикер уртаклашу өлеше. Җыелыш 18 сәг. башланачак! 12.01.2017

-
Бүген мәктәптә 3 чирек оешкан төстә башланып китте. Иртәнге гомуммәктәп линейкасында 2016-17 нче уку елының 2 чирек йомгаклары җиткерелде : “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф “ исеменә 7 сыйныф лаек булды (С.җ. Әхмәдуллина Г,Р,); “ Иң тәртипле сыйныф” номинациясендә 5 сыйныф алдынгы булды (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.”; “ Бәйгеләрдә иң актив кактнашучы сыйныф” исеме 2,3 сыйныфларга бирелде (С.җ. Фәхретдинова И.М.). “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” билгесе бу чирек йомгаклары буенча тапшырылмады. Җиңүчеләр Мактау хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук кышкы каникуллар планы үтәлеше каралды. Фән олимпиадаларында җиңүче укучыларга Мактау кәгазьләре , бүләкләр тантаналы рәвештә җиткерелде. Яңа чиреккә максат-бурычлар ачыкланды, гыйнвар аеның эш планы белән таныштырылды. Уңышлы чирекләр булсын!!!!!! 09.01.2017






