муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Мәгариф министрлыгының тәрбия өлкәсенә кагылышлы – “Ел укытучысы -2017” бәйгесе кысасында уздырылачак сынауларга мәктәптә әзерлек бик җитте башланып китте. “Ел сыйныф җитәкчесе- Кеше тәрбияләү ” (ВОСПИТАТЬ ЧЕЛОВЕКА) номинациясендә мәктәп данын лаеклы сыйныф җитәкчеләребезнең берсе – Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызы, “ Дус сыйныфның серләре” (СЕКРЕТЫ ДРУЖНОГО КЛАССА) дип аталган бәйгедә икенчесе – Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы яклаячак. Коллегаларыбызның уңышка лаек булачакларына без ышанабыз! 28.01.2017

-
Патриотик тәрбия айлыгы кысасында мәктәптә Армия сафларында хезмәт итеп кайтучы укучылар - авылдашларыбыз белән очрашулар оештыру безнең эшчәнлектә отышлы эш алымнарының берсе. Айлык планы нигезендә 8 сыйныф укучылары белән очрашуга Галиев Илнур килде. Ул Армиядә хезмәт итү тәртибен бик аңлаешлы һәм кызык итеп аңлатты. Туган мәктәбе аның белән горурлана. 28.01.2017

-
Шул ук көнне 9 сыйныфларның тәрбия сәгатендә “Ватанны саклау - изге бурыч” дип аталган очрашу астында Галиев Илнур катнашты. Үзенең Хабаровск өлкәсендә хезмәт итүе, солдат тормышы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучыларның барлык сорауларына җавап бирде. Рәхмәт безнең батыр солдатыбызга! 28.01.2017

-
Мәгариф министрлыгы карары нигезендә Буа районы мәктәпләренең укытучылары һәм укучылары өчен бердәм форма булдыру йөзеннән Казан шәһәре “ Уңыш ” һәи “Ирэн” тегү фабрикалары вәкилләре белән очрашу оештырылды. Чарага булачак беренче сыйныф укучыларының ата – аналары, укуытучылары, сыйныфларның ата – аналар комитетлары чакырылды. Фирмалар төрле мәктәп формалары, аларның бәяләре, җитештерү тәртибе белән таныштырдылар. Директор каршындагы киңәшмәдә бу сорау барлык сыйныф җитәкчеләренә кабат - кабат җиткерелде. Мәктәпкә махсус формалар белән танышу өчен каталог бирелде, ул тәрбия буенча урынбасарга тапшырылды. 27.01.2017

-
Авыл мәдәният йорты нинди мәшәкатьләр белән кайный, ниләр үткәрә, анда кемнәр эшли? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп, 5 сыйныф укучылары Түбән Наратбаш мәдәният йортына экскурсия ясадылар. Аларны сәнгать җитәкчесе Хәсәнова Рәзинә апалары каршы алды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, бергә эшләргә – уртак спектакль куярга чакырды. 27.01.2017

-
Мәктәп китапханәсе белән берлектә, Түбән Наратбаш авыл китапханәчесе Садыйкова Ләйсән “Авылымның күренекле кешеләре” дигән темага әңгәмә үткәрде. 5 нче сыйныф укучылары катнашкан чара бай мәгълүматлы, бик эчтәлекле килеп чыкты. Укучылар авылның мактаулы исем йөртүче кешеләрен белделәр, үткәне белән таныштылар 27.01.2017

-
23 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина З. Ф. “Ел укытучысы – 2017” конкурсының муниципаль этабында катнашты. Ул Яңа Чәчкап урта мәктәбендә ачык дәрес күрсәтте һәм методик семинарда катнашты. 27.01.2017

-
24 января в рамках тематического дня МО учителей предметов гуманитарного цикла «ФГОС ООО в действии» прошел открытый урок в 5 классе по теме «Чудные картины А.А.Фета» (учитель Ахмадуллина Г.Р.). 27.01.2017

-
«Ел укытучысы - 2017» бәйгесенең алдагы өлешләрен җиңү белән үтеп, мәктәпнең география укытучысы Гарипов Р.Р. районда бу бәйгенең “Мастер - класс” турында катнашты. Коллегабыз бу чарада лаеклы чыгыш ясады. Укытучы үзенең фокус – төркеменә ярдәмнәре өчен Рәхмәтен белдерә. Жюри нәтиҗәләрен көтәбез! 27.01.2017

-
25 января на базе МБОО " Лицей №2 г.Буинска РТ" состоялся семинар заместителей директоров по воспитательной работе общеобразовательных школ Буинского муниципального района по теме "Здоровьесберегающие технологии в современной школе. Разговор о правильном питании". Вниманию гостей были предложены открытый урок по физической культуре, внеклассные мероприятия по охране здоровья. Большую часть семинара заняли вопросы проведения конкурсов профессионального мастерства «Классный руководитель года» , «Секреты дружного класса», «Педагог дополнительного образования». 27.01.2017






