• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

Хәрби – патриотик тәрбия айлыгының иң югары ноктасы булып традицион “Аҗаган – 2017” уены булды. Бәйрәм алдыннан бу хәрби – спорт уены елдан – ел уңышлырак уздырыла. Батальоннар парадын плацта уен штабы башлыгы Гарипов Р.Р. кабул итте. Ике якның да чарага әзерлек дәрәҗәсен тикшерү погон, эмблема, экипировка барлау белән башланып китте. “Аҗаган” тәртибе буенча махсус инструктаж уздырылды. Менә шуннан соң чын «сугыш» хәрәкәтләре - “уен – этаплары” башланып китте. Укучылар чын сугышларча разведчиклар, снайперлар, элемтәчеләр, санитарлар, военкорлар, чаңгы – биатлон, каршылыклар эстафетасында катнаштылар. Һәр этап җитәкчесе мавыктыргыч һәм берсеннән – берсе авыррак биремнәр әзерләгән. Ярышларда җиңүчеләрне, нәтиҗәләрне хәрби корреспондентлар вакытында штабка җиткереп тордылар, дивар газеталарында һәм видео – фоторепортажларда урнаштырдылар. Иң авыр сынауларның берсе булып Байрак алу , “дошман” белән аркан тарту эстафетасы булды. Сарыф ителгән энергия кыр кухнясы блиндажында поход боткасы , кайнар чәй һәм бәйрәм коймаклары белән тулысынча яңартылды. Күтәренке кәеф белән “сугышчылар” привалга юнәлделәр. Ә анда аларны дәртле биюләр , матур җырлар белән агитбригада каршы алды. Һәр чыгыш ясаучы көчле алкышларга күмелде. Нәтиҗәләр ясау өчен батальоннар яңадан плацка тупланды: “әсир төшүчеләр”, “исәннәр”, “югалтулар” ачыкланды, уенга йомгак ясалды. Сигезгә алты исәбе белән “Аҗаганда” “Зәңгәрләр” (Комбат: Кадыров Фаил) җиңеп чыкты. Ә “Кызыллар” (Комбат : Бикчәнтәев Ранис) чын батырлык үрнәге күрсәттеләр! Көчле алкышлар астында уенның һәр этабында аеруча югары нәтиҗә күрсәтүче барлык укучылар да макталды, ә җиңүчеләр Мактау хатлары белән бүләкләнделәр. Мәктәп администрациясе уенны оештыруда хәрби киемнәр, экипировка белән ярдәм итүче һәр әти- әнигә үзенең Рәхмәтен белдерә! Чын патриотлар тәрбияләүдә “Аҗаган” үз урынын алды!

Опубликовано: 23.02.2017



К списку новостей