муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Укучыларыбыз, укытучыларыбыз актив рәвештә төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашуларын дәвам итәләр. “Парклар маршы” бәйгесе кысасында уздырылган балалар иҗаты ярышында “Галиҗанәп тузганак “дигән шигырь белән катнашып 3 сыйныф укучысы Вәлиева Инзилә республикада җиңү яулады: аңа Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан Диплом һәм кыйммәтле бүләк - кәрәзле телефон , җитәкчесе - Гыйзәтуллина Гүзәл Равил кызына “Зөя буйлары” тыюлыгыннан Мактау кәгазе тапшырылды. Җиңүчеләрне бүләкләргә Буа урман хуҗалыгы директоры Белов Н.П, Буа районы тыюлыгы директор урынбасары Зарипова Л.Р. килде. Алар 2,3 сыйныф укучылары белән табигатькә сакчыл караш булдыру буенча әңгәмә үткәрделәр, мәктәпнең биология кабинетына шул эшчәнлек буенча плакатлар бүләк иттеләр. 24.01.2017

-
Экология тәрбиясе нигезләре булдыру – уку йортының төп бурычларының берсе. Буа урман хуҗалыгы директоры Белов Н.П, Буа районы тыюлыгы директор урынбасары Зарипова Л.Р. мәктәбебезнең 2,3 сыйныф укучылары белән табигатькә сакчыл караш булдыру буенча әңгәмә уздырдылар . Бу чарада укучылар бик актив катнаштылар, барлык сорауларга дөрес җаваплар бирделәр. Очрашу бик күңелле үтте. 24.01.2017

-
Укытучылар Спартакиадасы кысасында уздырылган яңа төр ярышларда җыелма командабыз бик тырышып катнашты.Өстәл теннисы уеннарында мәктәп данын Әхмәдуллина Г.Р, Хәйретдинов Р.Р. чын спортсменнарча яклады. Отжимание бәйгесендә Шәрәфетдинова Л.Г, тартылуда Гарипов Р.Р. тырышып чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләр буенча Гарипов Р.Р. 2 урынга ия булды. Шул ук көнне аркан тарту ярышы да уздырылды. Уку йортының бердәм командасы Әхмәдуллина Г.Р, Гарипов Р.Р, Исланова Г.Г, Шәрәфетдинова Л.Г, Хәйретдинов Р.Р. бу бәйгедә 3 урынны көндәшләрдән лаеклы рәвештә тартып алдылар. Без командабызны кайнар котлыйбыз! 21.01.2017

-
Хөрмәтле укытучыларыбыз, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбыз! Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Сезне 27 - нче гыйнвар көнне уздырылачак СТУДЕНТЛАР кичәсенә чакыра. Чара 17 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! 21.01.2017

-
Укытучылар Спартакиадасы дәвам итә . Аның кысасында Галиуллина З.Ф, Сираҗиев Р.Б. шахмат уйнаучылар бәйгесендә, ә Әхмәтшина Л.С. шорт – трек ярышында бик матур чыгыш ясадылар , ә Хәйретдинов Р.Р. бу ярыш төрендә 1 урын яулады.Безнекеләр булдыралар! 20.01.2017

-
5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. белән берлектә, кошларга ярдәм итү юлын таптылар: икмәк валчыклары, төрле ярма, май кисәкләре, бодай бөртекләре белән кошларны сыйладылар. 20.01.2017

-
Районда Укытучылар Спартакиадасы старт алды. Иң беренче булып мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре чаңгы юлына басты. Бу ярышта безнең мәктәп директоры Гарипов Р.Р. район күләмендә 2 урын яулады. Бу җиңүе белән без аны чын күңелдән котлыйбыз! 19.01.2017

-
Шул ук көнне район мәктәпләренең чаңгы буенча җыелма командалары да Спартакиаданың күмәк ярыш өлешендә катнашты. Безнең мәктәп данын Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М, Сираҗиев Р.Б, Хәйретдинов Р.Р. яклады . Коллегаларыбыз бу ярыш төрендә бик тырышып һәм нәтиҗәле катнашты! 19.01.2017

-
18 января 2017 года на базе МБОУ «Гимназия имени М.М.Вахитова г.Буинска РТ» состоялось диагностическое тестирование учителей основных школ района. Педагоги школы приняли участие в данном мониторинге. 19.01.2017

-
5 нче сыйныф укучылары сыйныфтан тыш вакытны файдалы итеп үткәрәләр. Шашка, шахмат, домино кебек өстәл уеннары уйнап, сыйныф китапханәсеннән китап укып, белемнәрен арттыралар. 18.01.2017






