муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Уңыш бәйрәме уңаеннан сынлы сәнгать дәресләрендә үткәрелгән рәсемнәр бәйгесендә җиңүче укучыларыбызның эшләре. 27.10.2018

-
1, 4 нче сыйныф укучыларының (с.җ. Фәхретдинова И.М.) Сөмбеләгә бүләкләре. 27.10.2018

-
Бәйрәмгә 2,3 нче сыйныф укучылары (с.җ. Әхмәтшина Л.С.) яшелчәләрдән искиткеч экспонатлар әзерләделәр. 27.10.2018

-
26 нчы октябрь көнне мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сөмбелә " бәйрәме уздырылды. Берсеннән - берсе матур костюмнар кигән укучылар тантаналар залына җыелды. Көзге бәйрәмне 4 сыйныф оештырды (с.җ. Фәхретдинова И.М.) Чара барышында балаларга кунакка Сөмбелә килде, ул күчтәнәчләр белән тулган кәрҗинен онытмаган : аллы - гөлле алмалар, кыяр, кишер, суган, бәрәңге һәм кабак бар иде. 2,3 сыйныфлар аңа матур җырларын бүләк иттеләр, ә 1нче сыйныф "Яфраклар" биюен башкарды. Мавыктыргыч уеннарда барлык укучылар да актив катнашты. Беркем дә бүләксез калмады. Елмаюлы йөзләр, күтәренке күңел белән балалар бергәләшеп ял иттеләр, көз матурлыгы белән хозурландылар. 27.10.2018

-
Иртән башланган Уңыш бәйрәмнәрен 5-9 нчы сыйныфлар дәвам иттеләр. Шау-гөр килеп, гөрләп узды мәктәптә быел Көзге бал. Бәйрәмне 9 сыйныф укучылары оештырды (с.җ. Әхмәдуллина Г.Р.). Сыйныф активистлары Гөлназ белән Эльза чараны шундый мавыктыргыч итеп уздыруга бөтен сыйныфны тартырга тырыштылар. Шуңа күрә бәйрәм төрле уеннарга, күңелле конкурсларга үрелеп алып барылды. Барлык укучылар да искиткеч актив булдылар! Һәр катнашучы бүләксез дә калмады! Зал аллы-гөлле яфракларга күмелде, уңган кыз Сөмбелә килде.Уңыш алиһәсенә сыйныфлар махсус чыгышларын бүләк иттеләр, бергәләп күңел ачтылар. Бәйрәмнең күңел ачу өлеше күз ачып йомганчы ахырына якынлашты. Көзге бал ахырында Көз кызы һм Көз егете сайланды. Һәр сыйныфта да матур парлар бик күп иде. Ләкин күпчелек тавыш бирү нәтиҗәсендә мәктәп гүзәлләре итеп Гөлназ белән Раил сайланды. Уеннар өлеше укучылар өчен оештырылган бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте. Бәйрәм чыннан да һәркемнең күңеленә хуш килде. 27.10.2018

-
Көзге чорда көннәр кыскара бару сәбәпле укучыларның өс киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы (световозвращающие) элементларны барлау сыйныф җитәкчеләре белән уздырылган директор каршындагы киңәшмәдә каралды. Һәр сыйныф җитәкчесе үзенең сыйныфындагы укучыларның иминлеген саклау буенча башкарылган эшчәнлекне яктыртты, ата - аналар белән башкарылган эшчәнлек турында хисап тотты. Барлык укучыларда да мондый элементлар булдырылды. 25.10.2018

-
25 нче октябрь көнне 5-9 сыйныфлар өчен мәктәптә Бердәм имин интернет дәресе уздырылды. Укытучы Фомина О.В. укучыларга махсус видеоролик карау аша интернет белән куллану кагыйдәләрен искәртте. Һәр каралган сюжет буенча укучыларга сораулар бирелде, бергәләп җаваплар барланды. Дәрес ахырында барлык катнашучылар белән уен уздырылды. Дәрестә булган администрация вәкилләре чараны уңай бәяләде. 25.10.2018

-
Илебездә зурлап үтелгән чараларның берсе булган - КОМСОМОЛ туган көнен безнең мәктәптә дә оешкан төстә билгеләп үтелде. Район графигы буенча укучылар белән очрашуга район ветераннар советы рәисе Хөснетдинова Җәүһәрия Исламовна һәм Айбетова Роза Хәсәновна килделәр. Бәйрәмчә бизәлгән залга дәртле комсомол җырлары астында кунаклар, укытучылар, укучылар җыелды. Башлангычта белем алган җырчы кызларыбыз Алинә белән Зилә кунаклар өчен махсус күтәренке җыр бүләк иттеләр. Көчле алкышлар астында укучылар ветераннарның һәр чыгышын кабул иттеләр. Комсомолларның батырлыклары турындагы материалларны балалар йотлыгып тыңладылар.Аларның тормышын өлге итеп алдылар. Очрашу барышында иң матур шигырь сөйләүче, иң матур җырлаучы кыз һәм егетләребез чыгыш ясадылар.Очрашуда катнашучы өлкән буын укытучылары да укучылар белән үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.Ветераннар мәктәпкә Батырлык турында китап тапшырдылар, ә балалар аларга берсеннән - берсе матур сувенирлар бүләк иттеләр. Күмәк фотога төшүдән соң ветераннар уку йорты буенча сәяхәт кылдылар. Чисталык, яктылык, барлык җирдәге тәртип кунаклар күңеленә хуш килде. Мондый тәрбия чарасы яшь буенда патриотизм хисләре тәрбияләүдә беренче урында тора һәм торачак! 25.10.2018

-
Сыйныф җитәкчеләренең МБ планы нигезендә бүген оештыру утырышы уздырылды. Көн тәртибендә 2,3 сыйныфларда уздырылган ачык тәрбия чарасына анализ бирелде. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды : 1) 2017-18 нче елдагы МБ эшчәнлегенә анализ.2)Яңа уку елына МБ эш планын кабул итү. 3) Ачык тәрбия чараларын үткәрү тәртибен раслау.4) 2018-19 нчы уку елына тәрбия планнарына, дәрестән тыш эшчәнлек программаларына анализ.5) Төрлеләр. Барлык көн тәртибендәге сораулар да җитди рәвештә каралдылар. Һәрберсе буенча карарлар кабул ителде. Эшчәнлек буенча максатлар һәм бурычлар ачыкланды. 25.10.2018

-
"Китап- безнең дустыбыз!" - шундый исем астында 2,3 сыйныфларда ачык тәрбия чарасы уздырылды. Сыйныф җитәкчесе МБ планы нигезендә бу чараны график буенча үткәрде. Чара тулысынча укучыларда белемгә тартылу, китапны ярату хисләре тәрбияләүгә багышланды. Сүз китапханәләр көне турында алып барылды. Чарага махсус кунак - ветеран китапханәче Салахова Г.Н. һәм мәктәп китапханәсе мөдире чакырылдылар. Чара тулысынча ФГОС шартларына туры китереп оештырылды. Аңа уңай бәя бирелде. 25.10.2018






