муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Среди учителей, прошедших на финальный тур муниципального конкурса «Учитель года - 2019» , Ахмадуллина Гульфина Равиловна, учитель русского языка нашей школы. Поздравляем коллегу с очередной победой в профессиональном конкурсе ! 15.12.2018

-
Район ата-аналар конференциясендә безнең мәктәптән авылыбызның үрнәк гаиләләренең берсе булган Кадыйровлар гаиләсе катнашты. Резедә Сәгыйть кызы, Фәнис Фәһим улы бу чарадан үзләренә күп файдалы киңәш алулары турында шатланып уртаклаштылар. Алар үзләре дә мөмкинлек чыккан саен уку йортына ярдәм итеп торалар. 15.12.2018

-
Шәфкатьлелек ункөнлеге кысасында эшләнгән эшчәнлеккә мәктәбебезнең 6 сыйныфы зур өлеш кертте. Алар сыйныф җитәкчесе Исланова Гүзәл Габделхәй кызы белән өйдә белем алучы сыйныфташлары Камалов Илсаф янында булдылар. Илсаф кунакларга бик шатланды. Алар бергәләп сөйләшеп утырдылар, уеннар уйнадылар, Илсафны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап матур бүләк - машина бүләк иттеләр. 6 сыйныфлар чын үрнәк булдылар. 15.12.2018

-
Мәктәпнең спорт залында даими рәвештә район ярышлары уздырыла. Бүген дә уку йортында милли көрәш буенча район бәйгесе узды. Мәктәп данын А.Илнур, К.Раян, Х.Риназ, Ш.Раят,Г.Булат, Г.Альберт, К.Раил, Ч.Салаватлар яклады. Спортсмен егетләребезнең уңышлы чыгыш ясаулары безне сөендерә. Раян -"Җиңүгә - омтылыш өчен" дигән номинациядә билгеләп үтелде. Риназ - 1 урын , Раят- 3 урын, Булат - 1 урын яуладылар. Командабыз лаеклы рәвештә җиңүчеләр баскычына менде. 15.12.2018

-
12 нче декабрь - Россия Конституциясе көне уңаеннан укучылар өчен көн дәвамында күчмә күргәзмә оештырылды, рәсемнәр бәйгесе үткәрелде. 5, 6 нчы сыйныф укучылары белән шул уңайдан дәресләр уздырылды. Чараларны укытучылар Исланова Г.Г, Галиуллина З.Ф. үткәрделәр. 15.12.2018

-
Бүген районда Яшь Армия отрядлары слёты уздырылды. Көн тәртибендә узган уку елында башкарылган эшчәнлеккә анализ, алдынгы армиячеләрне бүләкләү, отрядларга яңа әгъзалар кабул итү, район бәйгесен уздыру тәртибе буенча сораулар каралды.Слётта отряд җитәкчесе Гарипова С.И, куратор Гыйзәтуллина Г.Р. катнашты. 13.12.2018

-
Бүген мәктәптә " Ел укытучысы - 2019" бәйгесенең муниципаль туры узды. Барлыгы 6 конкурсант ачык дәресләр, мастер- класслар күрсәттеләр. Жюри әгъзалары һәрбер уздырылган чарага нәтиҗә ясап бардылар. 12.12.2018

-
Елдагыча уку йортында якынлашып килүче Яңа елга әзерлек башланды. Сыйныфлар "Иң матур бизәлгән сыйныф" , "Иң матур чыршы уенчыгы", "Иң матур чыгыш әзерләүче сыйныф", "Иң матур кар сыны", "Иң матур костюм" бәйгеләрендә ярышачак. Мәктәптә инде чынлап бу бәйрәмгә әзерлек эшчәнлеге гөрләп бара! 12.12.2018

-
9 нчы декабрь көнне "Яшьлек" спорткомплексында район күләмендә бадминтон буенча ярышлар уздырылды. Берле һәм парлы разрядлар буенча бәйгедә мәктәп данын 9 сыйныф укучысы Гөлназ яклады. Спортсменка кызыбыз ике номинациядә дә беренче урыннар яулады.Гөлназ Мактау кәгазе һәм медаль белән бүләкләнде. 11.12.2018

-
Бүген "Цифрлар дәресе " (Урок Цифры) кысасында 7-9 сыйныфлар өчен махсус чаралар уздырылды. Көн дәвамында бу сыйныф укучылары өчен информатика фәненә кагылышлы дәресләр, мавыктыргыч уеннар, кызыклы сораулар әзерләнде. Укытучы Фомина О.В. бу сыйныфларның һәр чарада актив катнашуларын билгеләп үтте. 10.12.2018






