муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Бүген көзге мәктәп лагерендә Әхмәтшина Л.С. эшләде. Укучылар көн дәвамында "Китап- безнең дустыбыз!" дип аталган девиз астында уздырылган чараларда катнаштылар. Балалар бергәләп Мәдәният йортында урнашкан авыл китапханәсендә кунакта булдылар: кызыклы китаплар белән таныштылар, викторинада катнаштылар. Авыл тарихына багышланган музейга сәяхәт кылдылар. 01.11.2018

-
Бүген районда уздырылган "Традицияләрнең өзелмәс җепләре" ("Живая нить традиций") дип аталган бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары Алинә белән Зилә "Вокал" номинациясендә катнаштылар. Җырчы кызларыбыз "Гөлкәйләрем" җырын дуэт белән башкардылар. Аларның чыгышын тамашачылар җылы кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Яңа оешкан дуэт юкка булмады - нәтиҗәдә мактаулы 3 нче урынга лаек булды безнең кызлар! Котлыйбыз! (Җитәкче: Гыйзәтуллина Г.Р.) 01.11.2018

-
Сегодня на базе лицея-интерната начала работать осенняя профильная школа "Раскрытие талантов". В течение трёх дней 75 активистов и юных дарований из различных школ будут участвовать в тренингах, играх вместе с наставниками "Казанского университета талантов". С их помощью выяснят какие профессии будут востребованы в будущем, их значимость, и что нужно сделать для их освоения. Также познакомятся с работодателями района, получат информацию о предлагаемых ими специальностях. В работе профильной школы принимают участие две ученицы 9 класса : Гульназ и Эльза. 31.10.2018

-
31 октября 2018 года на базе учебного центра управления образования проведён методический семинар-практикум РМО классных руководителей, на котором обсуждены вопросы организации деятельности детских общественных объединений и школьного ученического самоуправления, классных коллективов. От нашей школы на семинар была делегирована Шарафутдинова Л.Г. - классный руководитель 7 класса, руководитель школьного отряда РДШ. 31.10.2018

-
1 чирек ахырында "Миләш" операциясенең әзерлек этабы йомгаклау өлешенә якынайды. Бүгенге көнгә иң беренчеләрдән булып миләш тапшыручылар булып 2 сыйныфтан Ләйсән (274 г), 3 сыйныфтан Алинә (1кг190г), Илмаз (445 г), Илназ (2 кг250г), бертуган Данис белән Зилә(4 кг 400 г), Рәсим (1 кг100г), абыйлы- сеңелле Фаил белән Рания (16 кг 400г ) табылдылар. Бу укучылар башкаларга үрнәк булып торалар. Калган укучылар миләшне икенче чирек башында тапшырачак. 31.10.2018

-
Бүген мәктәптә "Зәңгәр күл" дип аталган көзге лагерь эшли башлады. Иртән 15 укучы күтәренке күңел белән беренче ял көненә җыелды. Көн дәвамында отрядларга бүленеш, исем, девиз , җыр сайлау кебек мөһим сораулар каралды. Беренче ял көненең исеме "Таныш булыйк!" дип билгеләнде. Ирекле аралашу вакытында укучылар рәхәтләнеп бер - берсе белән сөйләштеләр, яраткан уеннары, дуслары белән таныштырдылар.Лагерьны ачу тантанасына кунаклар да чакырып өлгерделәр. Белем сәгатендә балалар төрле түгәрәк утырышларында катнаштылар, яраткан дәресләре буенча өстәмә эшләр алдылар. Яраткан мультфильм геройлары белән очрашу да укучыларның күңелләрен күтәрде. Бию марафоны да гөрләп узды. Мавыктыргыч чараларга бай көн сизелми дә узып китте.Йомгаклау линейкасында иң актив , иң спортсмен, иң тырыш укучылар барланды. Бер - берсенә иң матур теләкләрне җиткереп укучылар иртәгә хәтле саубуллаштылар. Бүген лагерьда Гыйзәтуллина Г.Р. эшләде. 31.10.2018

-
Бүген1 чирекнең соңгы уку көне йомгаклау линейкасы белән башланып китте. Көн тәртибендә чирек нәтиҗәләре, көзге каникулларны үткәрү тәртибе белән танышу, инструктаж үткәрү куелган иде. Барлык сораулар буенча да укучылар аңлатмалар алдылар, тәртип бозулар буенча кат- кат искәртелделәр.Иң мөһим бәйгеләрнең берсе булган «IT-чемпион»да катнашу күрсәткечләре барланды. Иң күп баллар җыйган укучыларга истәлекле бүләкләр, беркетелгәннәргә - махсус купоннар таратылдылар. Мәдәният йорты эшчәнлегендә актив катнашучы балалар да бүләксез калмадылар.Көзге каникуллар вакытында мәктәптә оештырылачак лагерь эшчәнлеге белән таныштырылды. Шәхси эш, олимпиадаларга әзерлек, түгәрәкләр планы искәртелде. Линейкадан соң махсус сыйныф сәгатьләре, генераль җыештыру үткәрелде. Укучыларыбызны алда мавыктыргыч, кызыклы, файдалы яллар көтә! 30.10.2018

-
Җыелышлар планы нигезендә 2018-19 нчы уку елының беренче чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә уку йортында аеруча нәтиҗәле, актив үтте. Аның барышында чирекнең укыту һәм тәрбия буенча йомгаклары каралды. Киңәйтелгән сораулар тупланмасына өлгереш, олимпиадаларда катнашу, 9 сыйныфларның имтиханнарга әзерлек торышы кертелде. Тәрбия өлкәсендә төп күрсәткеч булган дәрескә йөреш, чисталык, тәртип, кизү тору, бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәләре дә тирәнтен каралды. Көзге каникуллар планы буенча күрсәтмәләр бирелде. "Ел укытучысы -2019" һөнәри бәйгесе нигезләмәсе тәкъдим ителде. Һөнәр берлеге комиссияләре хисап тотты. Утырыш җанлы фикер алышулар , тәҗрибә уртаклашу кебек эш формалары белән аралаштырылып алып барылды. 30.10.2018

-
Хокук бозуларны кисәтү планы нигезендә мәктәптә укытучыларның ата-аналар комитеты белән берлектә кизү торуы оештырыла. Бу уку елының беренче чиреге графигы бүген тәмамланып яңа чиреккә яңартылды. ДНД әгъзалары һәр шимбә саен Мәдәният йортында дискотекада кизү торалар, микрорайон урамнарында патруль оештыралар. 28.10.2018

-
Мәктәбебезнең укучылары даими рәвештә районда оештырылган спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. Узган шимбәдә уздырылган милли көрәш буенча ярышларда безнең уку йорты данын Риназ, Раят, Илмаз, Булат, Фаил,Альберт, Салаватлар яклады. Спортсмен егетләребез уңышлы чыгыш ясап , матур көрәш күрсәттеләр. Тренер Хәйретдинов Р.Р. Риназның -2 нче, Фаилнең - 3 нче урын яулауларына бик шат. Калган егетләребез дә сынатмадылар! 28.10.2018






