муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Менә ул безнең җырчы әниләребез! 03.12.2018

-
Нинди оста , булган безнең әниләр! 03.12.2018

-
Булдыра безнең дәү әниләр! Булдыра! 03.12.2018

-
Әниләр бәйрәменең кадерле кунагы- Низамова Нурдания Җиһангәрәй кызы! 03.12.2018

-
Менә ул бәйрәм кунагы - Шәрәфетдинова Әминә Касыйм кызы! Рәхмәт, Әминә апа! 03.12.2018

-
Мәктәптә йөзү буенча дәресләр дәвам итә. Бүген 2,3 нче сыйныфлар белән 7 нче сыйныф укучылары да бассейнга бардылар. Балалар туйганчы су керделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Укучылар бу дәресләрне бик ярата! 03.12.2018

-
Республикакүләм " Яктырынып күрен!" ("Засветись!") акциясенә мәктәптә старт бирелде. Иртәнге линейкада һәр укучыга көннәрнең иң тиз караңгылана торган вакытында өс киемнәрендә махсус яктырткыч элементларны булдыру мөһимлеге кат - кат искәртелде. Юлда йөрү буенча инструктаж бирелде. Сыйныфларда яктырткыч элементларны барлау бурычы куелды. Бу эшчәнлектә ата-аналар белән эшләргә кирәклеге ассызыкланды. 03.12.2018

-
1 нче декабрь -СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "Крутые СМСки " отряды "Шәмнәр саны үзеңнән тора!" дип аталган республикакүләм акциядә катнаштылар. Алар берничә көн дәвамында авыл кешеләре күп булган урыннарда "Сигаретны конфетка алыштыр!" дигән киңәшләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Безнең вакыйгаларга бай заманда яшьләр арасында зарарлы гадәтләрне кисәтү бик мөһим! Мәктәптә оешкан СМС отрядның максаты һәм бурычы нәкъ шуңа багышлана! 03.12.2018

-
3 нче декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары - "Яшь Армия" отряды әгъзалары, Мәдәният йорты каршындагы һәйкәлне кардан чистарттылар. Истәлекле урынга урнаштырылган Билгесез солдат сынына чәчәкләр куйдылар. Ватан, туган ил , батырлык турында әңгәмә кордылар. Һәр укучы өчен бу чара халкыбызның батырлыгы алдында баш ию, каһарманнар тормышы белән горурлану! 03.12.2018

-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысасында бүген 2,3 нче сыйныф укучылары өчен "Бу серле һәм кызык дөнья!" дип аталган мавыктыргыч тәрбия чарасы уздырылды. Чара вакытында укучылар яраткан әкият, мультфильм геройлары белән очраштылар; ребус, кроссвордлар чиштеләр; бергәләп табышмакларга җаваплар эзләделәр.Барлык укучылар да бик актив катнаштылар. Нәтиҗәдә , 2 сыйныфта җиңүче булып- Б.Зилә белән Ләйсән, 3 нче сыйныфта - З.Илмазлар табылды. Барлык җиңүчеләр , катнашучылар уен йомгаклары буенча истәлекле яисә татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бу чараны Гыйзәтуллина Г.Р. оештырды. 03.12.2018






