муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Мәктәптә "Цифрлар турында дәрес" дип аталган чараларга старт бирелде. Планга сыйныф сәгатьләре, махсус дәресләр,әңгәмәләр , бәйгеләр уздыру кертелде. 08.12.2018

-
5 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучыларын спорт ярышларында катнашу өчен Хәйретдинов Р.Р. үзе янына җыйды. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Берсеннән берсе кызыклы ярышларда балалар бик тырышып катнаштылар. Әхмәтшина Л.С. командаларның очколарын бик төгәл итеп санап барды. “Апельсинки” командасы бер генә очкога калышты, “Крокодилы” командасы җиңеп чыкты. 07.12.2018

-
“Башлангыч сыйныфлар атналыгы” кысасында һәр елны традиция буенча китапханәче Исланова Гүзәл Гәбделхәй кызы балаларны “Китаплар иленә сәяхәт” дигән тылсымлы дөньяга алып кереп китә. Быелгы уку елында да ул балалар өчен мавыктыргыч чара үткәрде. Әкият персонажларын тану , табышмаклар чишү, “Йомры икмәк” әкияте героен төсле карандашлар белән буяу, “Китапларны таны” биремнәрен балалар бик кызыксынып үтәп бардылар. Һәр сыйныфтан иң күп китап укучылар барланды. 1 сыйныфтан – Чукмаева Амира, 2 сыйныфтан – Бикчәнтәева Зилә, Касыймов Айназ, 3 сыйныфтан – Вәлиуллин И, Зәйнетдинов И, Исланов И, 4 сыйныфтан – Галиуллин Илсафлар билгеләп үтелде. 07.12.2018

-
6 декабрь конне Фәхретдинова Илсөяр Мәнсур кызы башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кызыклы грамматика” дигән чара үткәрде. Балалар 2 төркемгә бүленеп белем дәрәҗәсе буенча көч сынаштылар. Хайваннар исемнәрен алфавит буенча төзү, анаграммалар чишү, бирелгән сүздән яңа сүзләр уйлап табу һәм башка биремнәрне балалар бик кызыксынып , тырышып башкардылар. Һәр бирем өчен жетон-баллар биреп барылды. “Салават күпере” һәм “Непоседы” командалары икесе дә 18 шәр балл җыеп җиңеп чыктылар. 07.12.2018

-
Акция "Засветись!" - 2,3 сыйныфларда мәктәп буенча иң күп яктырткыч элементлар булдырылды. (Сыйныф җитәкчесе: Әхмәтшина Л.С.) 06.12.2018

-
Акция "Засветись!"- 5 сыйныф зур сыйныфлар арасында иң күп яктырткыч элементлар булдырган сыйныф (Сыйныф җитәкчесе: Гарипова С.И.) 06.12.2018

-
Район күләмендә уздырылган "Бергәләп коррупциягә каршы!" дигән чарада 14 команда катнашты. Мәктәп данын әлеге бәйгедә Эльза (капитан), Алсу, Алмас, Раят якладылар. "Фемида" исеме астында уенда катнашкан безнең җыелма команда 4 нче урын яулады. Укучыларга ярыш нәтиҗәләре буенча шашка уены җыелмасы, истәлекле значоклар, Сертификат тапшырылды. Команданы бәйге-уенга Галиуллина З.Ф, Гыйзәтуллина Г.Р. әзерләделәр. 06.12.2018

-
4 декабря прошла викторина «Путешествие по английским странам» по предмету – английский язык для учащихся начальных классов. Первая команда –«Crocodiles»; а вторая команда – « Oranges». Ученики пели песни на английском языке, разгадывали кроссворды, решали задачи. Победила команда –«Crocodiles». (Преподаватель: Сафиуллина Г.Ф.) 06.12.2018

-
2, 3 нче сыйныфлар сәламәтлек айлыгы кысасында ФАП мөдире Асадуллина Г.С. белән очрашу оештырдылар. Чара барышында зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. оештырды. 06.12.2018

-
Тиздән районда Яшь Армиянең слёты уздырылачак. Бу уңайдан 5 нче сыйныф укучылары бәйге шартлары белән танышуны дәвам итәләр, ярыш төрләренә әзерлеккә керештеләр. 06.12.2018






