муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Бүген мәктәбебез иртәдән матур тантанага әзерләнде: татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы, 7 сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызының 50 яшьлек юбилее гөрләп узды уку йортында. Махсус чарада яраткан укытучыларын барлык сыйныф укучылары да чын күңелдән котлады. Аеруча иң матур теләкләрне апаларына аның сыйныфы - 7 сыйныфлар җиткерде. Мәктәп администрациясе, һөнәр берлеге рәисе дә бу теләкләргә кушылды. Тантаналар залы матур котлаулардан, җыр һәм шигырьләрдән яңгырап торды. Ата-аналар, укытучылар, укучылар исеменнән юбилярны кайнар котлыйбыз; сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаилә тигезлеге телибез. Котлы булсын туган көнегез! 07.11.2018

-
Бүген -Халыклар бердәмлеге көне. Бу көнне мәктәп лагерендә укучылар иртәнге линейкада Ватан, туган ил төшенчәләренә аңлатмалар бирделәр. Яраткан илебез турында рәсемнәр ясадылар.Дуслык турында сөйләшү барысына да бик кызык булды. Ирекле аралашудан соң балалар сәламәтлек минутына җыелдылар. Рәхәтләнеп зарядка ясадылар. Мавыктыргыч спорт ярышларында катнаштылар. Лагерьда Галиуллина З.Ф. эшләде. 06.11.2018

-
Мәктәп яны лагерендә бүген Исланова Г.Г. эшләде. Ул балалар белән яраткан мавыгулары турында әңгәмә оештырды. Укучылар үзләре укыган китаплар , яратып уйнаган уеннары турында сөйләделәр. Күмәкләп кроссвордларга җаваплар эзләделәр. Үзләре викторина уйлап таптылар.Көн сизелмидә узып китте,балалар күтәренке рухта өйләренә таралдылар. 06.11.2018

-
Санаулы көн сизелми дә узып китте.Бүген инде мәктәп яны лагерендә аны ябу тантанасы булып узды. Укучылар матур чыгышлар әзерләделәр, яраткан апаларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бергәләп узган 7 ял көне аларның күңелләренә хуш килде. Каникулның соңгы көнендә балалар белән Шәрәфетдинова Л.Г. эшләде. 06.11.2018

-
Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе ата-аналарны, укытучыларны, укучыларны бәйрәмнәр белән котлый. Гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар тели. 06.11.2018

-
Бүгенге көзге лагерь көненең исеме "Яраткан мультфильм геройларында кунакта" дип аталды. Көн дәвамында укучылар каралган әкиятләр буенча рәсемнәр ясадылар, укылган китапларның эчтәлекләрен сөйләделәр.Ял минутларында күмәк хәрәкәтле уеннар уйнап та өлгерделәр.Дүртенче көн дә укучылар өчен сизелми дә узып китте. Лагерьда Фәхретдинова И.М. эшләде. 03.11.2018

-
Бүген мәктәбебез тарихында мөһим вакыйгаларның берсе булды: уку йорты эшчәнлеге белән танышырга Буа телевидениесе килде. Әхмәтшин Ранис Рәшитович көн дәвамында мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Аеруча укучылар арасында алып барылган юл йөрү кагыйдәләрен искәртү эшчәнлеге барланды. Көзге каникуллар вакытында уздырылган "Светофорлар илендә" дип аталган сәхнәләштерелгән чыгышны кунаклар тамаша кылдылар.Укучылар белән әңгәмәләр корылды. Уку йорты турында матур фикерләр тупланды. Хөрмәтле әти-әниләр! Яраткан мәктәбебез турындагы репортажны 6 нчы ноябрь көнне 19 сәг. "Буа дулкыннары" тапшыруында карый аласыз! 02.11.2018

-
"Зәңгәр күл" мәктәп яны лагеренең бүген өченче эш көне сизелми дә узып китте. Иртәнге оештыру эшләре беткәндә Буа шәһәреннән кунаклар килде. Алар укучылар тарафыннан әзерләнгән " Светофорлар илендә" дип аталган тамаша карадылар. Аеруча актив булган Илданыбыз белән әңгәмә оештырдылар. Бу эшләрдән соң укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсемнәр ясадылар. Кагыйдәләр белүчеләр турнирында катнаштылар. Төшке аштан соң кунакка бишенче сыйныфта укучы иң яхшы футбол уйнаучы егетләр белән очрашу оештырылды. Алар футбол уйнау серләре белән таныштырдылар. Уенчы кызлар да килгән иде: Инзилә белән Айшә. Бергәләп мини- футбол уйнап карарга да өлгерде буген балалар! Лагерь көне йомгаклау линейкасы белән тәмамланды.Бүген балалар белән Гыйзәтуллина Г.Р. эшләде. 02.11.2018

-
Сегодня во всех субъектах Российской Федерации, в том числе Татарстане, организовали “Большой этнографический диктант”. В России такая масштабная акция проходит в третий раз. В этом году отдельная площадка для проверки этнографической грамотности жителей Буинского района, знаний о народах России, была отведена на базе Альшиховской общеобразовательной школы. В написании диктанта участие приняла учитель татарского языка и литературы Галиуллина З.Ф. 02.11.2018

-
1 ноября 2018 года в ДЮСШ "Батыр" состоялся открытый турнир МБУ ДО ДЮСШ "Батыр" по мини-футболу "Осенние каникулы" среди учащихся общеобразовательных школ (юноши 5 - 6 классов) . В турнире приняло участие 11 команд ( 90 участников) Буинского района. По итогам соревнований сборная команда нашей школы в составе с Ильнуром, Ильдаром, Ибрагимом, Раяном, Риназом признана самой активной командой.(Тренер: Хайретдинов Р.Р.) 01.11.2018






