муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Укыту - тәрбия планы нигезендә мәктәптә чираттагы директорның тәрбия буенча урынбасары каршында киңәшмә уздырылды. Сыйныф һәм түгәрәк җитәкчеләре белән берлектә түбәндәге документлар каралды: 1) ТР ның 71 нче Законы (укучы балаларның иминлеген саклау һәм яклау); 2) Район башлыгы Җаббаров М.А. ның Интернет буенча күрсәтмәләре; 3) Көзге каникуллар планы; 4) Көзге мәктәп лагере эшчәнлеге; 5)Балалар оешмалары эшчәнлеге буенча күрсәтмәләр (РДШ, ЮНАРМИЯ). 1 чирекне оешкан төстә тәмамлау буенча күрсәтмәләр бирелде. Мәдәният йортында ата - аналар һәм укытучылар белән берлектә оештырылган ДНД графигы расланды.Шулай ук чирек ахырында тапшырылачак исәп-хисап кәгазьләре барланды . 25.10.2018

-
Көз - матур чор. Аллы - гөлле яфракларга күмелеп уку йортыбыз әллә кайдан балкып утыра. Кызганыч, яфраклар коелып, куаклар бушап кала. Менә шул чакта яфракларны җыеп , мәктәп янын чистартып кую мөһим. Бүген мәктәптә нәкъ шундый тәрбия чарасы - көзге хезмәт өмәсе узды. Иң беренчеләрдән булып эш башлангычларга бүлеп бирелде. 1-4 сыйныфлар мәктәп алдында бик тырышып эшләделәр. 5-7 сыйныфлар мәктәпнең тротуарлары буйларын чип - чиста иттерделәр. Иң җаваплы эшне 8-9 лар башкарды: алар мәктәп алдындагы чәнечкеле куак араларын яфраклардан арындырдылар. Үз эшләрен тиз арада башкарырга өлгергән 5-9 лар бик теләп башлангычларга ярдәм кулы сузырга да өлгерделәр. Бергәләп мәктәпнең алды, яннары, урам өлеше күз ачып йомганчы ялт итеп куйдырылды. Тырышып эшне тәмамлагач укучылар ашхәнәдә бик тәмләп әзерләнгән төшке ашка чакырылдылар. Өмәнең йомгаклау өлешендә һәр сыйныфка рәхмәт җиткерелде. Күтәренке күңел белән эш көне тәмамланды. Ә мәктәбебез тагын да матурланып, яктырып китте! 22.10.2018

-
Хезмәт өмәсеннән мизгелләр: 2,3 сыйныфлар көзге хезмәт десантында. 22.10.2018

-
Мәктәп яннарын гөлт иттергән 6 -7 сыйныфлар эш вакытында. 22.10.2018

-
8 сыйныф укучылары мәктәп алдындагы территорияне чистартуда тырышып эшләделәр. 22.10.2018

-
Башлангычларга иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы 9 сыйныфлар эш вакытында. 22.10.2018

-
Мәктәпнең спорт календаре нигезендә 17 нче октябрь көнне мини-футбол буенча ярыш уздырылды.5-9 сыйныфлар ике төркемгә бүленеп көч сынашты : 5-7 һәм 8-9 сыйныф командалары оешты. Беренче төркемдә - бишләр, икенче төркемдә - тугызлар җиңү яулады.Без барлык җанатарлар исеменнән аларны кайнар котлыйбыз! 18.10.2018

-
Яңа уку елы башында укучылар ГТО нормативларын тапшыру тәртибе белән беренче линейкада, сыйныф сәгатьләрендә таныша башладылар. Рөхсәт кәгазьләре барланды. Һәр укучы быелгы уку елында тапшырачак спорт төрләре белән якыннан таныштырылды. Һәр айның билгеләнгән көнендә аерым бер спорт төре буенча әзерлек алып барыла, соңыннан нормативлар нигезендә кабул ителә. Октябрь аенда тартылу буенча ярышлар уздырылу уңаеннан сыйныфлар инде әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр.Аеруча бу юнәлештә башлангычлар активлык күрсәтә. Алар физкультура дәресләрендә алган күнекмәләрен ныгыталар, тартылу төрен кабатлыйлар.ГТО ның бу төрен тапшыру өчен бердәм көн итеп 19 нчы октябрь сайланды. 17.10.2018

-
Дорогие родители! МБУДО "Центр внешкольной работы г.Буинска РТ" объявляет набор детей 6-7 лет в детскую хореографию. Тел.+79377762644 15.10.2018

-
"Киләчәгең синең булмаячак, үткәннәрне әгәр белмәсәң!" - шундый девиз астында бүген мәктәптә Хәтер көне билгеләп үтелде. Аның кысасында тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Исланова Г.Г. шушы вакыйгаларга багышланган чыгыш әзерләде. Ул татар халкы тарихында мөһим урын алырга өлгергән 1552 нче елгы вакыйгаларга тукталды. Чыгыш махсус видеоролик карау белән үрелеп алып барылды. 15.10.2018






