муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Засветись!" ("Яктырып күрен!") район акциясе күрсәтмәләре буенча бүген мәктәптә укучыларда яктырткыч элементларның барлыгы тикшерелде. Рейд нәтиҗәләре башлангыч сыйныфларда элементларның барлык укучыларда да диярлек бу сигнал карточкаларының булуын, ә 5-9 сыйныфларда өлкән якка китү белән элементларның кимүен күрсәтте. Рейд нәтиҗәләре директор каршындагы чираттагы киңәшмәдә каралачак. Сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар белән бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. 06.12.2018

-
1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә чаклы илебездә ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышу, миһербанлык күрсәтү ункөнлеге башланды. Елдагыча бу вакыт кысасында якындагы дусларга, туганнарга, балаларга ярдәм кулы сузу күздә тотыла. Чираттагы планёркада планлаштырылган чаралар белән укытучылар таныштырылды. Сыйныфларга булачак изгелек ярминкәсе буенча күрсәтмәләр бирелде. 04.12.2018

-
Миһербанлык ункөнлеге кысасында Буа шәһәрендә балалар өчен зур бәйрәм оештырылды. Милли мәдәни үзәктә уздырылган чарада безнең укучыбыз Илсаф та катнашты. Бәйрәм укучы, аның әнисе күңелендә җылы хисләр калдырды. 04.12.2018

-
30 ноября 2018 г. в Казани состоялся Форум учителей русского языка и литературы. Делегатом от нашей школы стала учитель русского языка и литературы АхмадуллинаГ.Р. 04.12.2018

-
Мәктәптә "Бергә - коррупциягә каршы!" дип аталган районкүләм акция башланды. Мәктәп линейкасында укучылар уздырылачак чаралар тәртибе белән таныштырылдылар, сыйныфларга эш юнәлеше бирелде. Чараның максаты : зарарлы гадәткә әверелгән бу яман күренешләрне тормышта искәртү, хокукый тәрбия бирү. 04.12.2018

-
30 ноябрь- 1 декабрь көннәрендә укучыларыбыз Гөлназ белән Эльза кабат Сәләтлеләр Университетына чакыру алдылар. Укучы кызларыбыз ике көн дәвамында "Сәләтләрне ачабыз!" дигән эшлекле уенда катнаштылар. Һәркайсына чарада катнашу уңаеннан Сертификат һәм киләчәктә укырга кергән вакытта 10% ташлама бирә торган белешмә тапшырылды. Сәләтле кызларыбызга киләчәктә хыяллары тормышка ашуларын телибез! 03.12.2018

-
Мәктәбебез базасында 1 нче декабрь көнне урта мәктәпләр укучылары арасында Спартакиада кысасында баскетбол буенча ярышлар узды. Бәйге оешкан төстә, нәтиҗәле булды. Спортсменнарга ял итү, тамак ялгау өчен махсус урыннар булдырылды. 03.12.2018

-
Әниләр бәйрәменнән мизгелләр! 03.12.2018

-
Әниләр бәйрәменең искиткеч минутлары! 03.12.2018

-
Бәйрәмдә гаилә дуэты!Булдырдыгыз, молодцы! 03.12.2018






