• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 56
У нас учат: 11

У нас в школе

Елдагыча мәктәптә гөрләп Әниләр бәйрәме узды. Матур музыка астында тантаналар залына кунак булып - әниләр килделәр. Мәктәп администрациясе иң беренчеләрдән булып кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлады. Чара барышында бер - бер артлы бәйрәм түренә җырчы кызларыбыз Алинә белән Зилә чыкты. Көчле алкышлар астында Рөстәм шигырь сөйләде. Гаилә дуэтына әверелгән Шәрәфетдинова Алинә һәм Альбина Ринат кызы , Шигапова Әлфия Рафик кызы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Алмасның дәү әнисе Рәзинә Гәрәевна үзенең чыгышын һәр кунакка багышлады. Хәйретдинова Гөлсирә, Садыкова Ләйсән ханымнарның әниләргә багышланган шигырьләре дә күңелләргә үтеп керде. Ә инде Фәсхетдинова Гөлфия апаның дәртле җыры йөрәкләрне җилкендерде. Һәр чыгыш уен-көлке , җыр-бию белән үрелеп алып барылды. Әниләр һәрбер бәйгедә бик актив катнашып бардылар. Нур өстенә нур өстәп бәйрәмгә чакырылган кунакларыбыз Низамова Нурдания Җиһангәрәй һәм Шәрәфетдинова Әминә Касыйм кызлары бөтен чараны чып-чынлап бәйрәмгә әверелдерделәр.Өздереп гармун уйнадылар, өздереп җырладылар, типтереп биеттеләр. Һәркемнең чыгышы көчле алкышлар белән каршы алынды, озатылды. Барлык артистларыбызга татлы яисә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Рәхәтләнеп чәйләр эчкәч, ашханә гармун тавышына күмелде. Татарча биюләр, күмәк уеннар бик озак дәвам итте. Чара күңелләрдә матур истәлекләр калдырды. Мәктәп администрациясе барлык әниләргә, килгән кунакларга олы РӘХМӘТЕН белдерә, гаилә тигезлеге, бәхет - шатлык тели.

Опубликовано: 30.11.2018



К списку новостей