муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
У нас в школе
2018-19 нчы уку елының 3 чиреге оешкан төстә гомуммәктәп линейкасы белән башланып китте. Линейканың көн тәртибендә тулысынча чирек йомгаклары буенча өлгереш һәм тәртип нәтиҗәләре каралды. Уку алдынгылары, дәрес калдырмаучы укучылар тагын бер тапкыр барланды. Сыйныфлар арасында барган бәйге нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүче төркемнәр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. "Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф" бәйгесендә 2, 3 сыйныфлар (күрсәткеч- 98, 4%) җиңеп чыкты ( Сыйныф җитәкчесе: Әхмәтшина Л.С.). "Иң тәртипле сыйныф" бәйгесендә 7 сыйныфка тиңнәр булмады (Сыйныф җитәкчесе: Шәрәфетдинова Л.Г.). Ә инде "Район һәм мәктәп бәйгеләрендә иң актив катнашучы сыйныф " исеменә 5 сыйныф лаек булды (Сыйныф җитәкчесе: Гарипова С.И.). 5-9 нчы сыйныфлар арасында оештырылган кизү тору бәйгесе йомгаклары буенча "Иң җаваплы кизү сыйныф" номинациясендә 7 сыйныф җиңүче булып табылды (Сыйныф җитәкчесе: Шәрәфетдинова Л.Г.) Шулай ук бу бәйгеләрдә икенче, өченче урын , актив катнашучы сыйныфлар да үрнәк итеп аталды. Барлык эшчәнлеккә йомгак ясалгач, алда торган иң озын, җаваплы яңа чиреккә бурыч, максатлар куелды.
Опубликовано: 12.01.2019К списку новостей