МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Халкыбызның күңел бизәкләре.
03.02.2021

Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме, әллә инде күңел бизәгеме.
Нинди серләр саклый икән ул?
Үткәннәрен кадерләгән халык, кадерле булыр диләр. Халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, милли киемнәрне барлау, укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән тәрбия чарасы
-
Туган тел байлыгы
02.02.2021
Бүген укучылар туган телнең байлыгын,матурлыгын күрә белергә өйрәтү максатыннан үткәрелгән тәрбия дәресендә катнаштылар. Укучылар туган тел турында җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,күренекле шәхесләрнең тел турында әйткән сүзләрен, мәкальләрне искә төшерделәр..
-
Хәрби-патриотик айлык башланды.
01.02.2021
Бугеннән хәрби-патриотик айлык старт алды. Айлык буенча матур, кызыклы, файдалы тәрбия чаралары планлаштырыла. Авылыбыздагы сугыш кырында ятып калганнарга дип куелган hәйкәлне чистартып торырга тырышабыз, карларын көрибез Бу эштә яшь хәрбиләребез бик актив катнаша
-
"Тел-күңел көзгесе".
01.02.2021
Бүген Печмәнтау башлангыч мәктәбендә туган телләр hәм халыклар елы бердәмлеге уңаеннан 2Тел-күңел кйзгесе" дип исемләнгән дәрестән тыш чара булып узды.
-
Международный день памяти жертв Холокоста.
27.01.2021
Международный день памяти жертв Холокоста ежегодно проводится в Российской Федерации в соответствии с решением Генеральной Ассамблеи ООН 27 января. Холокост — политика нацистов, их союзников,и пособников по преследованию и уничтожению евреев в 1933 — 1945 гг. По материалам Нюрнбергского процесса, в Европе в период Холокоста было сожжено в газовых печах, расстреляно, повешено шесть миллионов евреев. Дата дня памяти жертв Холокоста 27 января выбрана не случайно. Она связана с освобождением в 1945
году войсками Красной армии концлагеря Аушвиц (Освенцима), в котором было уничтожено более миллиона человек. Именно этой трагической дате были посвящены сегодня классные часы в нашей школе.Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне ел саен Россия Федерациясендә БМО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 27 гыйнварда үткәрелә. Бүген безнең мәктәптә сыйныф сәгатьләре нәкъ менә шушы фаҗигале датага багышланган иде.
-
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе.
27.01.2021
27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк! Бүгенге тәрбия сәгатьләре әнә шул хакта иде.
Ежегодно 27 января в России отмечается День снятия блокады города Ленинграда. В честь этой памятной даты с целью воспитания патриотизма, чувства гордости за свою страну, за свой народ, формирования у учащихся осознания исторического прошлого, воспитания чувства сострадания и гордости за стойкость своего народа в период блокады Ленинграда в школе были проведены классные часы. Классные руководители организовали просмотр фильмов о блокаде Ленинграда. Ребята наглядно увидели кусочек хлеба, который на протяжении многих блокадных дней оставался для человека единственным источником жизни и единственной надеждой. Никто из ребят не остались равнодушными. Память о том блокадном Ленинграде останется в их сердцах.
-
2021 нче ел -Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге көне.
21.01.2021
Халыкара туган тел көненә багышланган айлык старт алды. 2021 нче ел республикабызда Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге көне итеп игьлан ителде. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә туган телләр көненә багышланган айлык старт алды. 6 нчы сыйныфларда "Туган телем-татлы гөлем" уен элементларын кулланып сыйныф сәгате уздырылды. Җитәкчесе Гарипова Ф.Ф.
-
"Туган телем-татар теле"
20.01.2021
МБГБУ "Иске Ашыт төп гомуми белем бирү мәктәбе" Арча муниципаль районы "Ул укытучысы - 2021" конкурсында катнашкан татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Рәфия Әдгәм кызының уздырган класс сәгате. "Туган телем - татар теле".
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!!
19.01.2021
Бүген мәктәбебездә зур шатлык, татар теле hәм әдәбият укытучысы Гайнуллина Рәфия Әдгәм кызыны 55 яшь тулган кән!!!
Кадерле, Рәфия Әдгамовна !
Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма -
"Ш.Мәрҗәни укулары"
16.01.2021
2021 нче елның 16 нчы гыйвары - бөек галим,тарихчы, фәлсәфәче,этнограф Ш. Мәрҗәнинең туган көне. Шул уңайдан "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе", муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендэ " Ш. Мәрҗәни мирасын барлау" исемендәге район күләм укулар оештырылды. Безнең мәктәпне яклап 7 нче сыйныф укучысы Халикова Зәрия барып,III урынга лаек булып кайтты. Афәрин, Зәрия!!!










