МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
Новости школы
Китапханәдә очрашу
Опубликовано: 15.03.2022Укучыларыбыз бүген китапханәдә лаеклы ялда булып иҗат итүче укытучыбыз Миләүшә Гыймадетдин кызы белән очрашуда булдылар. Шагыйрьләр иҗаты үзе яшәгән мохиттән аерылгысыз, диләр. Очучы – шагыйрь күк киңлекләренә соклана, җирдәшләре тормышына да күбрәк күк зәңгәрлеге аша карый, игенче – шагыйрь үзе иккән игеннәрне күреп куана, ул куанычын акка шигырь итеп түгә. Аның кем булуын һәр шигыре, һәр сүзе әйтеп тора. Шагыйрәгә күбрәк мәктәп тормышы, балалар, туган як, туган тел темасы якын. Очрашуда башлангыч сыйныф укучылары Миләүшә апаның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук бу очрашуда Арча педагогия көллиятендә бергә укыган һәм озак еллар кулга-кул тотынып эшләгән коллегалары Ахметгалиева А.Х. һәм Абдуллина Р.М. да катнашып, истәлекләр белән уртаклаштылар.
К списку новостей










