МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Без бергә - 2021" 04.03.2021

Арча балалар сәнгать мәктәбендә "Без бергз" Республика күләм халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Безнең укучыларыбыз "Вокал","Худоңественное слово", "Творческая семья", выставка прикладного искусства номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Туган ягым- яшел бишек
26.02.2021
Арчаның күп гасырлык үзенең тарихы бар. Тарихи, мәдәни, сәяси һәм икътисади традицияләр йөз еллар дәвамында безнең җирлектә үсте һәм ныгыды. Арчалылар гасырлар буенча милли мәдәниятле, мул уңыш үстерүче төбәк буларак дан казанган. Арча ягы үзенең бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, сәнгать эшлеклеләре, галимнәре, тырыш һәм эш сөючән халкы белән данлыклы. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләре һәм тырышлыклары нәселдән - нәселгә күчеп килә.Тәрбия сәгатендә укучылар туган як тарихы белән таныштылар, виртуаль музейда булдылар. -
Алар даны йолдыз булып калыр
25.02.2021
Бөек Ватан сугышы башлангач, татар шагыйрьләре һәм язучылары явыз дошманга каршы көрәшүчеләр сафына басалар, өсләренә солдат шинеле кияләр, кулларына корал алалар һәм карлы-бозлы, ут-ялкынлы юллардан намус белән үтәләр. Дошманга каршы көрәштә ялкынлы сүзләр дә коралга әверелә. Тозланып каткан гимнастерка кесәсендә йөргән блокнотларда халыкның үз сүзе, йөрәк авазы булып, ил азатлыгы өчен көрәшүче миллионнарның рухи дөньясын сыйдырган әсәрләр туа. “Алар даны йолдыз булып балкыр” дип исемләнгән бүгенге тәрбия дәресендә җиңүгә зур өлеш керткән батыр язучылар, шагыйрьләр турында искә алынды.
Алар исемен ничә миллион тапкыр
Мактап телгә алыр гасырлар.
Алар даны йолдыз булып балкыр,
Мәңгелек җыр булып яңгырар.
-
Халкыбызнын милли бизәкләре
24.02.2021
Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Печмәнтау башлангыч мәктәбендә бик эчтшлекле тәрбия сәгате булды. Балалар татар халкының милли киемнәре, мили орнамент белән якыннанрак танышты, милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыкладылар, милли киемнәргә төшерелгән бизәкләрне буядылар. -
"Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы"
22.02.2021
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора. Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли киемнәр дә - татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә чигүче авылдашларыбызның кул эшләре белән танышуны мөһим дип санап үткәрелгән тәрбия сәгате.Укучылар әбиләре, әниләре белән сөйләштеләр, эзләнделәр, сандыкларында булган чигүле ядкәрләрне барладылар, тарихын өйрәнделәр.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!!
20.02.2021
"Туган телеңне өйрән hәм ярат" шигырь укучылар бәйгесендә II нче урынны яулаган мәктәбебезнең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Галиева Гөлфирә Равил кызын тәбрик итәбез!!!
-
Күңелле татар теле.
19.02.2021
Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. .Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
-
"Дружная и крепкая семья"
19.02.2021
В рамках месячника военно-патриотического воспитания в школе прошли спортивные игры в воллейбол. Где наши ученики соревновались в игре со своими папами. Игра прошла веселой,азартной, и очень сильной. Победу одержала команда "Сыновей". Поздравляем!!!"
-
Туган телем - татар теле 18.02.2021

“Халыкның теле – аның тормышының иң матур, мәңге шиңми, мәңге сулмый торган чәчкәсе ул. Халыкның бай, саф телендә туган табигать кенә түгел, ә аның бөтен тарихы, рухи дөньясы чагыла. Менә ни өчен кирәк ул туган телне өйрәнү,”- дип язган күренекле әдип Гомәр ага Бәширов. “Туган телем – татар теле” исеме астында үткәрелгән интеллектуаль бәйге туган тел бәйрәменә багышланды. Ул укучыларның туган телләрен ни дәрәҗәдә өйрәнүләрен, телебездәге иң матур, иң якын булган җәүһәрләрне белүләрен бәяләргә мөмкинлек бирде, Уен - ярыш “Сорау - җавап”, “Мәкаль әйтеш”, “Уйла һәм әйт”, “Әсәр геройларын таны” дигән этаплардан торды.
-
Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле 17.02.2021

Күпкырлы шәхес Риза Фәхреддиннең нәсыйхәтләре һәм анын бай әдәби мирасы белән укучыларны таныштыру максатыннан үткәрелгән класс сәгате. Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, мөхәррир, рухани Ризаэддин Фәхреддин - татар халкына бәяләп бетергесез күп фәнни һәм иҗади мирас калдырган шәхес. Аның фикеренчә, җәмгыятьнең һәр әгъзасы берьяклы гына булып түгел, ә һәр яктан камил булып үсәргә һәм гамәли гыйлемнәр белән бертигез дәрәҗәдә әхлак гыйлемен дә тирән үзләштереп, аның эченә салынган — тәвәккәл булу, тәүбә итү, сабыр итү, риза булу, курку, сорый белү, тыйнаклык, намуслылык төшенчәләрен һәм боларның кире мәгънәләрен дә белергә тиеш.










