МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"Дружная и крепкая семья"
19.02.2021
В рамках месячника военно-патриотического воспитания в школе прошли спортивные игры в воллейбол. Где наши ученики соревновались в игре со своими папами. Игра прошла веселой,азартной, и очень сильной. Победу одержала команда "Сыновей". Поздравляем!!!"
-
Туган телем - татар теле 18.02.2021

“Халыкның теле – аның тормышының иң матур, мәңге шиңми, мәңге сулмый торган чәчкәсе ул. Халыкның бай, саф телендә туган табигать кенә түгел, ә аның бөтен тарихы, рухи дөньясы чагыла. Менә ни өчен кирәк ул туган телне өйрәнү,”- дип язган күренекле әдип Гомәр ага Бәширов. “Туган телем – татар теле” исеме астында үткәрелгән интеллектуаль бәйге туган тел бәйрәменә багышланды. Ул укучыларның туган телләрен ни дәрәҗәдә өйрәнүләрен, телебездәге иң матур, иң якын булган җәүһәрләрне белүләрен бәяләргә мөмкинлек бирде, Уен - ярыш “Сорау - җавап”, “Мәкаль әйтеш”, “Уйла һәм әйт”, “Әсәр геройларын таны” дигән этаплардан торды.
-
Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле 17.02.2021

Күпкырлы шәхес Риза Фәхреддиннең нәсыйхәтләре һәм анын бай әдәби мирасы белән укучыларны таныштыру максатыннан үткәрелгән класс сәгате. Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, мөхәррир, рухани Ризаэддин Фәхреддин - татар халкына бәяләп бетергесез күп фәнни һәм иҗади мирас калдырган шәхес. Аның фикеренчә, җәмгыятьнең һәр әгъзасы берьяклы гына булып түгел, ә һәр яктан камил булып үсәргә һәм гамәли гыйлемнәр белән бертигез дәрәҗәдә әхлак гыйлемен дә тирән үзләштереп, аның эченә салынган — тәвәккәл булу, тәүбә итү, сабыр итү, риза булу, курку, сорый белү, тыйнаклык, намуслылык төшенчәләрен һәм боларның кире мәгънәләрен дә белергә тиеш.
-
Без төрле, ләкин без бергә 16.02.2021

Туган тел һәм халыкларбердәмлеге елы кысаларында 7 сыйныфта “ Без төрле, ләкин без бергә” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Без күп милләтле республикада яшибез, шуңа күрә дә безгә бер беребезгә карата түземле, сабыр булырга кирәк. Толерант - латин теленнән кергән. Ул- түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата. Кешене барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү, сүзенә колак салу, игътибарлы булу! Димәк, толерант булу толерантлык ул-кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле, игелекле, яхшы булу! Сабырлык-тыныч мөгалләмәдә булу. Түземле, башкаларга игьтибарлы булу. Бер беребез белән дус тату булыйк!
-
Чаңгы ярышы. 16.02.2021

Февраль ае - мәктәбебездә хәрби-патриотик ай дип игьлан ителде. Шуны истә тотып, укучыларга дәрестә hәм дәрестән тыш эшләрдә патриотик тәрбиягә зур әhәмият бирелә. Шул уңайдан өлкән классларда чаҗгы ярышы уздырылды. Укучылар зур теләк hәм тырышлык белән катнаштылар
-
Урок цифры "Приватность в цифровом мире"
15.02.2021
В нашей школе прошли уроки по теме "Приватность в цифровом мире". Объем цифровой информации в мире удваивается каждые два года. По большей части это личные данные пользователей. Распространение смартфонов, появление социальных сетей и других интернет-сервисов открыло для нас новые возможности: мы можем легко общаться с близкими и друзьями на большом расстоянии, делать покупки, не выходя из дома, делиться информацией и получать ее. В то же время этим могут воспользоваться и злоумышленники. Личная информация, попавшая в сеть, все чаще используется против ее владельцев в форме шантажа, буллинга или мошенничества.
Ученики разбирали понятия: «персональные данные», «приватность», «конфиденциальность», «шпионское ПО». А также познакомились с правилами кибербезопасности, которые помогут защитить данные. С интересом посмотрели видеолекцию о том, как предотвратить утечку и защитить персональную информацию. Потом работали на тренажерах и получили сертификаты.
-
"Замечательный вожатый 2021" 12.02.2021

12 нче февраль көнне "Иң яхшы әйдаман" конкурсының муниципаль этабы булып узды. катнашучылар үз-үзләрен презентацияләү, иҗади номер күрсәттеләр, шулай ук педагогик ситуацияләрне чишүдә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Загфарова Камилә катнашты, ул "Иңзамана әйдаманы", ." Самый замечательный" вожатый номинациясендә җиңү яулады.
-
Муса Җәлил-балалар шагыйре 11.02.2021

Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган класс сәгате. Балаларның М.Җәлил тормышы һәм иҗаты турында белгәннәрен киңәйтү,аның шигырьләренең асылына төшенү. Шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту,телебезгә карата хөрмәт тәрбияләү. Туган җирең –Идел буе. Һәр телнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле.
-
Минем нәсел шәҗәрәм 10.02.2021

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Укучыларны үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзү белән кызыксындыру, әби-бабайларының кем булуларын белүләре, нәселләрен белергә омтылыш тудыру максатыннан “Минем нәсел шәҗәрәм” темасына тәрбия чарасы үткәрелде. Укучылар гаилә фотоальбомында сакланып калган сурәтләрне карап, гаиләдәге өлкән кешеләр , туганнары сөйләгәннәрдән материал туплап , әти-әниләре ярдәме белән нәсел шәҗәрәләрен төзеп килделәр. Бу эзләнүләрдән нәселләренең нинди зур, горурланырлык бай тарихлы икәнен ачыкладылар. Тәрбия сәгатендә үз шәҗәрәләре буенча чыгыш ясадылар.
-
“Язмыштан узмыш ир-егет! 09.02.2021

Татарстанның халык шагыйре, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышланган тәрбия сәгате.Укучылар язучының тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар,аның китапларыннан торган күргәзмә карадылар.Чарада укучылар Фәнис Яруллинның туган як, туган телебез турындагы шигырьләрен укыдылар,аның шигырьләренә язылган җырлар тыңладылар.
Татар теле – анам теле, Иң борынгы бабам теле. Буыннардан буыннарга Күчеп килгән заман теле.






