МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Авыл йөзе – күркәм кешеләрдә" 19.03.2021

Туган җир, туган йорт, туган авыл , Ватан! Болар җанга иң якын сүзләр. Алар бер-берсенә шундый нык бәйләнгән, аларны аерым-аерым итеп күзаллап та булмый төсле. Туган ил ул бишектән, ата-баба йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, аллы-гөлле чәчәкләр белән чуарланган болыннардан башлана. Туган авылыбыз Иске Ашыт тарихын тирәнрәк өйрәнү, туган төбәгебезнең терлекчелек һәм игенчелек тармагында мактаулы хезмәт башкарган төрле һөнәр ияләрен барлау, алар турындагы мәгълүмат туплау, туган җиргә мәхәббәт, гади авыл кешесе булып та олы бүләкләр, исемнәр яулый алган кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан уздырылган чара. Укучылар эзләнү-сораштырулар уздырдылар, геройлар белән очраштылар, чыгышларын әзерләделәр.
-
“Табышмаклар иле”нә сәяхәт 18.03.2021

Халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә.
Класстан тыш чарада укучылар төрле темаларга караган табышмакларның җаваплары буенча төзелгән кроссворд чиштеләр,”Тапкыр рәссам”,”Кем күбрәк?”,”Уйлап тап” уеннарында бик теләп катнаштылар.”Табышмак” сүзендә яшеренгән сүзләрне таптылар.
-
Арча төбәге язучылары 17.03.2021

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. . Туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүдә якташ язучыларыбызнын хезмәтләре бәяләп бетергесез.. .Арча төбәге язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Бүгенге класс сәгатендә якташ әдипләребезнең, язучыларыбызның иҗатларына күзәтү ясалды.
-
Макулатура җыю 16.03.2021

-
“Әбием - алтыным, минем иң якыным” 15.03.2021

Бүген 5 нче сыйныфта “Әбием - алтыным, минем иң якыным” дип исемләнгән тәрбия дәресе узды. Укучылар үз әбиләре турында чыгышлар әзерләделәр, әбиләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. бу тормышның, бу дөньяның бөтен төрле авырлыкларын, михнәтләрен, газапларын күргән, шул вакытта бик күңелле, якты истәлекләргә бай кешеләр - әбиләр . Алар өчен тормышның сикәлтәле юллары артта калган. Алар хәзер гомер көзенә килеп кергән кадерле кешеләр. Алар күргән авырлыклар йокысыз төннәр, тормыш ваклыклары аларның чәчләренә ак кырау булып төшкән, маңгайларына тирән эзләр салган, кулларына ябышып, аларны сырлаган, ябыктырган, кытыршыландырган.Тик шулай да сез безнең өчен иң матур, иң сабыр, иң түземле кешеләр булып каласыз. Әбиләрнең йодрык зурлыгы йөрәкләренә күпме сер, күпме хис, күпме хатирә сыйган.
Әби кеше гел яхшылык тели
Гаебебез булса кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыкта
Әби дигән изге кешегә.
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр
Онытмабыз сезне һич тә без.
-
Туган авылым тарихы 12.03.2021

Туган авылыбызның күп гасырлык үзенең тарихы бар. Тарихи, мәдәни, сәяси һәм икътисади традицияләр йөз еллар дәвамында безнең җирлектә үсте һәм ныгыды. Авылыбыз гасырлар буенча милли мәдәниятле, мул уңыш үстерүче халкы белән дан казанган. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләре һәм тырышлыклары нәселдән - нәселгә күчеп килә.Тәрбия сәгатендә 6 класс укучылары туган авылыбыз Иске Ашытның тарихы белән таныштылар.
-
Авылыбызның хезмәт hәм тыл ветераннарын котлау" 08.03.2021

Мәктәбебез коллективы hәм укучылары авылыбызның хезмәт hәм тыл ветераннарын якынлашып килүче "8 нче март" бәйрәме белән котладылар, матур теләкләр теләделәр.
-
"Кадерлеләребезгә бүләкләр" 07.03.2021

Укучыларыбыз үз куллары белән күңел җылыларын биреп кадерле әниләренә бүләкләр ясадылар.
-
"Бәйрәм концеты" 06.03.2021

8 нче март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты.
-
"Ягез әле кызлар hәм әниләр!" 05.03.2021

8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан мәктәбебездә "Ягез әле кызлар hәм әниләр",дип исемләнгән воллейбол ярышы булып узды. Уенда кызлар үзләренең әниләре белән көч сынаштылар. уен бик күңелле hәм кызу булды.










