МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Туган телем-татар теле"
20.01.2021
МБГБУ "Иске Ашыт төп гомуми белем бирү мәктәбе" Арча муниципаль районы "Ул укытучысы - 2021" конкурсында катнашкан татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Рәфия Әдгәм кызының уздырган класс сәгате. "Туган телем - татар теле".
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!!
19.01.2021
Бүген мәктәбебездә зур шатлык, татар теле hәм әдәбият укытучысы Гайнуллина Рәфия Әдгәм кызыны 55 яшь тулган кән!!!
Кадерле, Рәфия Әдгамовна !
Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма -
"Ш.Мәрҗәни укулары"
16.01.2021
2021 нче елның 16 нчы гыйвары - бөек галим,тарихчы, фәлсәфәче,этнограф Ш. Мәрҗәнинең туган көне. Шул уңайдан "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе", муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендэ " Ш. Мәрҗәни мирасын барлау" исемендәге район күләм укулар оештырылды. Безнең мәктәпне яклап 7 нче сыйныф укучысы Халикова Зәрия барып,III урынга лаек булып кайтты. Афәрин, Зәрия!!!
-
"Кеше дуслык белән көчле" 15.01.2021

Дустың бар икән – таянычың бар дигән сүз. Зур хәзинәләрең, байлыкларың булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмый. Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез!!! Башлангыч сыйныфларда "Кеше дуслык белән көчле"дигән темага сыйныф сәгатьләре узды.
-
Арча муниципаль районы башлыгы елкасы 28.12.2020

Бүген балалар өчен, Арча муниципаль районы башлыгы елкасы үтте. Кечкенәләр өчен фоеда бик матур тамаша белән башланып китте бәйрәм. Кар Патшабикәсе hәм Эльфлар балаларны биеттелләр дә, җырлаттылар да. Ахырдан залда К. Тинчурин театры артистлары "Али Баба hәм өч карак" дип исемләнгән әкият-тамаша тәкьдим иттеләр.
-
Чыршы бәйрәмнәре башланды 26.12.2020

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәмнәре башланды. Башлангыч класс укучылары чыршы тирәсендә уйнадылар, җырладылар, Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр. Быелгы Чыршы бәйрәменең үзенчәлеге шунда - бәйрәм әти-әниләрсез, читтән кунакларсыз уза.
-
Яңа еллар котлы булсын!!! 24.12.2020

Укучыларыбыз яңа ел чыршысын бизәү өчен уз куллары белән, күңел җылыларын биреп бик матур гирлянда эшләделәр.
-
"Яңа елга әзерлек" 23.12.2020

-
Всероссийская акция "Новогодние окна" 22.12.2020

"Яңа ел тәрәзәләре" Бөтендөнья акциясе 18 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр онлайн-флешмоб формасында уза. Кушылыгыз!!!
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 21.12.2020

Бөтенроссия әниләр көненә багышланган "Минем яраткан әнием" балалар рәсемнәре район конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәбебез укучылары да әлеге бәйгедә актив катнашты hәм зур уңышларга иреште.






