МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Театр яктылыкка, нурга илтә 08.02.2021

Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү- мөһим бурычларның берсе.Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә. Туган телне, милли мәдәниятне өйрәнеп һәм янәшә яшәүче башка халыкларның да теленә, мәдәниятенә, милли традицияләренә тирән ихтирам белән карый белүче балалар безнең мәгариф һәм милли мәдәниятне үстерүнең нигез ташын тәшкил итәргә тиеш. Укучыларның буш вакытын да файдалы һәм кызыклы итү, сөйләм телен үстерү, туган телнең нечкәлекләрен аңларга өйрәтү, халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксыну, милли горурлык хисләре тәрбияләү өчен, мәктәптә драмтүгәрәк оештырылды. Г.Гыйльмановның “Убырлы карчык - әбием” дип аталган спектаклен шушы түгәрәккә йөрүче укучылар сәхнәләштерде. Укучылар образга кереп уйнадылар. Күмәк эш балаларда бердәмлек, әдәплелек, башкалар хезмәтенә ихтирамлылык хисләре ,кешелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли.
-
Каюм Насыйри- фидакяр галим 05.02.2021

Күпкырлы шәхес Каюм Насыйринын телне үстерү, тәрбия өлкәсендәге хезмәтләренен асылын укучыларга җиткерү максатыннан үткәрелгән тәрбия дәресе.Татар халкының иҗтимагый уяну тарихында Каюм Насыйри титаник хезмәтләре белән мактаулы урын ала. Ул бөтен гомерен халыкны агартуга, аның культурасын күтәрүгә багышлый. Әдәби, тарихи, педагогик хезмәтләре, татар халкының телен гыйльми калыпларга салуы, русча укытуга керешүе, кагылу-сүгелүләргә карамый, олы максатларга баруы К.Насыйрины фидакяр галим, энциклопедист-мәгърифәтче итеп таныта. Аның Ватанга мәхәббәт, халыклар арасында дуслык, туганлык турында гади әйтелгән зирәк сүзләре, бүген тагын да тирән мәгънә алып, яңача яңгырый.
Каюм Насыйри үзе үк хезмәт сөючәнлеге белән балаларга үрнәк булып торган. Акыл хезмәте белән физик хезмәтне оста чиратлаштыра белгән. Утырып эшләүдән кан тамырлары оеша дип, көн саен ике-өч сәгать физик эш белән шөгыльләнгән: столяр, слесарь эшләрен башкарган, китаплар тышлаган, крахмал ясаган, пешерә дә белгән. Аның өендә төрле эш кораллары, столяр верстагы, приборлар һәм җиһазлар, төрле эшләнмәләр булган.
-
"И Туган тел"...
04.02.2021
Укучыларда Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, тел байлыгын үстерү, туган телнен матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан үткәрелгән чара. Укучылар ике командага бүленеп торле биремнәр үтәделәр: табышмакларга җавап таптылар, мәкальләр, тизәйткечләр эйттелэр, яңа сүзләр ясадылар, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан бергәләп Туган тел җырын җырладылыр. -
Халкыбызның күңел бизәкләре.
03.02.2021

Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме, әллә инде күңел бизәгеме.
Нинди серләр саклый икән ул?
Үткәннәрен кадерләгән халык, кадерле булыр диләр. Халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, милли киемнәрне барлау, укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән тәрбия чарасы
-
Туган тел байлыгы
02.02.2021
Бүген укучылар туган телнең байлыгын,матурлыгын күрә белергә өйрәтү максатыннан үткәрелгән тәрбия дәресендә катнаштылар. Укучылар туган тел турында җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,күренекле шәхесләрнең тел турында әйткән сүзләрен, мәкальләрне искә төшерделәр..
-
Хәрби-патриотик айлык башланды.
01.02.2021
Бугеннән хәрби-патриотик айлык старт алды. Айлык буенча матур, кызыклы, файдалы тәрбия чаралары планлаштырыла. Авылыбыздагы сугыш кырында ятып калганнарга дип куелган hәйкәлне чистартып торырга тырышабыз, карларын көрибез Бу эштә яшь хәрбиләребез бик актив катнаша
-
"Тел-күңел көзгесе".
01.02.2021
Бүген Печмәнтау башлангыч мәктәбендә туган телләр hәм халыклар елы бердәмлеге уңаеннан 2Тел-күңел кйзгесе" дип исемләнгән дәрестән тыш чара булып узды.
-
Международный день памяти жертв Холокоста.
27.01.2021
Международный день памяти жертв Холокоста ежегодно проводится в Российской Федерации в соответствии с решением Генеральной Ассамблеи ООН 27 января. Холокост — политика нацистов, их союзников,и пособников по преследованию и уничтожению евреев в 1933 — 1945 гг. По материалам Нюрнбергского процесса, в Европе в период Холокоста было сожжено в газовых печах, расстреляно, повешено шесть миллионов евреев. Дата дня памяти жертв Холокоста 27 января выбрана не случайно. Она связана с освобождением в 1945
году войсками Красной армии концлагеря Аушвиц (Освенцима), в котором было уничтожено более миллиона человек. Именно этой трагической дате были посвящены сегодня классные часы в нашей школе.Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне ел саен Россия Федерациясендә БМО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 27 гыйнварда үткәрелә. Бүген безнең мәктәптә сыйныф сәгатьләре нәкъ менә шушы фаҗигале датага багышланган иде.
-
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе.
27.01.2021
27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк! Бүгенге тәрбия сәгатьләре әнә шул хакта иде.
Ежегодно 27 января в России отмечается День снятия блокады города Ленинграда. В честь этой памятной даты с целью воспитания патриотизма, чувства гордости за свою страну, за свой народ, формирования у учащихся осознания исторического прошлого, воспитания чувства сострадания и гордости за стойкость своего народа в период блокады Ленинграда в школе были проведены классные часы. Классные руководители организовали просмотр фильмов о блокаде Ленинграда. Ребята наглядно увидели кусочек хлеба, который на протяжении многих блокадных дней оставался для человека единственным источником жизни и единственной надеждой. Никто из ребят не остались равнодушными. Память о том блокадном Ленинграде останется в их сердцах.
-
2021 нче ел -Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге көне.
21.01.2021
Халыкара туган тел көненә багышланган айлык старт алды. 2021 нче ел республикабызда Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге көне итеп игьлан ителде. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә туган телләр көненә багышланган айлык старт алды. 6 нчы сыйныфларда "Туган телем-татлы гөлем" уен элементларын кулланып сыйныф сәгате уздырылды. Җитәкчесе Гарипова Ф.Ф.






