МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Китап-бакча ул, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре. 29.09.2021

" Китап-бакча ул, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре"- дип язган бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри. Нәкъ шул темага карата 6 класста әңгәмә үтте.
-
Уеннар- милләтнең хәзинәсе 28.09.2021

Уеннар - милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль,иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш - көнкүрешләрен үзләренә сеңдереп саклап килгәннәр. Халкыбызның уен - җырларын яшь буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Мәктәптәге озын тәнәфесләрдә урта һәм башлангыч класс укучылары белән үткәрелән уеннарда һәркем теләп катнаша.
-
Европа телләре көне 27.09.2021

Европа телләре көне ел саен 26 сентябрь көнне уздырыла. Европа союзы тарафыннан 2001 елның 6 декабрендә игълан ителгән. Бәйрәм Европа телләренә генә кагылмый, бу - телләрне үстерү һәм өйрәнүгә юнәлтелгән көн.
Европа телләре көненең иң мөһим максаты — мәктәп яшендәге балаларга да, өлкән яшьтәге европалыларга да төрле телләрне өйрәнүгә ярдәм итү. Моннан тыш, акция Европада яшәүчеләр арасында ике теллелекне саклауга һәм тел төрлелегенә юнәлтелгән. Шушы максаттан чыгып 8 класста тәрбия сәгате үткәрелде.
Статистик мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Европада 225 тел бар . Аларның өчтән ике өлеше юкка чыгу чигендә яки үлүчеләр булып санала. 2009 елда безнең илдә генә дә ЮНЕСКО вәкилләре тарафыннан 136 тел кулланыштан төшеп калучы дип табылган. Тел бетсә, милләт тә бетә. Туган телебезне яратыйк һәм саклыйк. -
Алтын көз рәсемнәргә күчте 27.09.2021

Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыру,көзге табигатькә соклану, матурлыкны күрә белергә өйрәтү максатыннан рәсем конкурсы уздырылды. 1-3 класс укучылары белән көзге экскурсия оештырылды, көзге яфраклар җыелды, балалар экскурсиядә күзәткәннәрен рәсемгә төшерделәр
-
ГТО нормаларын тапшыру 24.09.2021

ГТО нормаларын тапшыруда егетләребез сынатмады.
-
Мәхмүт Галәү- халык күнелендә 23.09.2021

Быел язучы Мәхмүт Галәүгә 135 яшь тулды. Мәхмүт Галәү Арча районы Ташкичү авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Тумышы һәм нәсел шәҗәрәсе белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, дин һәм тарих галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә якын кардәш туры килә. Укучылар әдипнең тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Татарстаннын истәлекле урыннары 21.09.2021

Туган ил! Туган авыл! Туган җир! Бу изге сүзләр һәркемгә таныш. Бу сүзләр һәр кеше тормышында аерым бер зур, якын, кадерле урын алып торалар.
Республикабызның тарихын, атаклы, дәрәҗәле шәхесләрен, истәлекле урыннарын, халыкның гореф-гадәтләрен белү бик мөһим. Ләкин хәзерге вакытта яшьләр бу төшенчәләргә игътибар бирмиләр. Ә моны булдырмас өчен, без балаларга кечкенәдән туган ил, туган авыл турында сөйләргә, аның белән горурланырга өйрәтергә тиешбез. Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда балаларны туган ягыбыз, аның табигате, истәлекле урыннары белән даими кызыксындырып торсак – аларда әхлакый-патриотик тойгылар формалашыр, табигатькә, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләнер, бала туган илнең лаеклы гражданины, үз халкының улы булып үсәр. Шушы максатка ирешү уңаеннан , 7 класста тәрбия сәгате уткәрелде. Укучылар Республикабызның истәлекле урыннарына "сәяхәт" кә чыктылар.
-
Журнал битләре уйлап сәяхәт 20.09.2021

Татар телендә балалар өчен чыгучы “Ялкын”, “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары - укучыларыбызның якын дуслары. Аларның Һәрберсе үзенчә мавыктыргыч, кызыклы, яңалыкларга бай. Бүгенге тәрбия сәгатендә 6 класс укучылары журналлар илендә сәяхәттә булдылар, яшьтәшләре иҗаты белән таныштылар, уеннар уйнадылар, белемнәрен арттырдылар.
-
Көзге кросс 18.09.2021

Бүген мәктәбебез укучылары районда үткәрелгән "Көзге кросс" та катнаштылар. Җиңүләр җиңел генә бирелми. Бары тик спорт белән даими шөгыльләнү генә көндәшләреңне узарга ярдәм итә. Молодцы егетләр! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Мәктәпкүләм эвакуация 13.09.2021

Бүген Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбендә мәктәпкүләм эвакуация үткәрелде.






