МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
10 көн - Безнең якның табигате 10.06.2015

Сәламәтлек һәм ял лагере көннәрендә эш дәвам итә. "Мин табигатьне беләмме" дигән викторинада балаларның күп кенә белемнәре ныгытылды. Табигый материаллардан әзерләнгән кул эшләре барышында балаларның никадәр фантазиягә бай икәнлеге ачыкланды.
-
9 көн - "Кече Олимпия уеннары" 09.06.2015

Бүгенге көнебез Олимпия уеннарына багышланды. "Сәламәт булыйм дисәң - чынык" дигән әңгәмә, спорт чаралары үткәргәндә балаларның куркынычсызлыгы турында инструктаж үткәрелде. Өстәл уеннарыннан шашка ярышы үткәрелде, уенга нәтиҗәләр чыгарылды. Көн бик җанлы үттте.
-
8 көн - "Без синең белән бер каннан" 08.06.2015

Иртәнге линейкада балалар бүгенге көндә булачак эш төрләре белән таныштылар. "Кызыл китап (җәнлекләр)" турындагы әңгәмә аларны бигрәк тә кызыксындырды. Ә аннан соң "Бу дөресме?" дигән викторина үтәрелде. Бөҗәкләрнең табигать һәм кеше өчен әһәмияте турында инструктаж ясалды.
-
7 көн "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" 07.06.2015

Балаларны иртәнге зарядка һәм аштан соң яңа әңгәмәләр, уеннар көтә иде. Көндәлек тормышта кеше төрле имгәнү, бәрелү, киселү очраклары белән очрашырга мөмкин. Менә шундый вакытларда кирәк булачак көндәлек аптечка турында "Аптечкада ниләр бар. Имгәнүләр вакытында беренче ярдәм" дигән әңгәмә үткәрелде. Көн күңелле уеннар белән дәвам итте.
-
6 көн "Зәңгәр планета" 06.06.2015

Сәламәтлек лагере үз эшен дәвам итә. Тышта яңгырлы көн булса да балалар эш белән кайнаша. Хәрәкәтле уеннар, командалар ярышлары, өстәл уеннары бер-бер артлы дәвам итте.
-
5 көн Минем өй - минем крепость
05.06.2015
Һәр яңа көн үзенчә матур, үзенчә яңалык белән килә. Өйне ничек куркынычсыз итеп төзергә? Балаларны менә шул сорау белән башланып киткән әңгәмә кызыклы дөньяга алып кереп китте. Мәһабәт матур крепость та калкып чыкты. Төшке аштан соң "Вакытлыча ышыклану урыннарының төрләре һәм төзелеше" дигән темага инструктаж үткәрелде һәм рәсемнәр ясалды.
-
4 көн - Экологик светофор 04.06.2015

Экология турында әңгәмә, аннан соң "Экологик светофор" дигән темага викторина булды. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Уен "Барс" командасының җиңүе белән тәмамланды. "Күбәләк" командасы да уенда артык сынатмады. Экологик темага рәсем ясау, кояшта кызыну турында инструктаж алу да балалар өчен файдалы булды.
-
3 көн - Лагерны ачу тантанасы
03.06.2015
Лагерны ачу тантанасы булды. Балалар җыр-биюгә, шигыр сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр. Һәркем төрле яктан ачылды.
-
2 көн - "Китап көне" 02.06.2015

Китапханәгә барып кайтканнан соң балалар "Китапка ярдәм ит" акциясендә катнаштылар. Әкиятләр буенча үткәрелгән викторина һәм рәсем конкурсы нәтиҗәләре белән таныштык. 1 звенодан 1 урын - Махмутова Зәринә, 2 урын - Әхмштова Гөлүсә, 3 урын - Файзрахманова Гүзәл һәм Төхфәтуллина Зәринә. 2 звенодан 1 урын - Гимадиева Рәзинә, 2 урын - Әхмәтов Фәнзил, 3 урын - Загфарова Камилә һәм Гыйззәтуллина Зәлинә. Котлыйбыз!!!
-
Лагерь - 1көн "Исәнме, кояш! Исәнме, җәй!" 01.06.2015

1 июнь - Балаларны яклау көне. Мәктәптә җәйге ял лагере башланып китте. Балаларны каршылау, отрядлар һәм звенолар оештыру бүгенге көнне тагын да җанландырып җибәрде. "Үзең турында сөйлә" уенында балалар бер-берсе белән якыннанрак таныштылар.






