МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
3 көн - Лагерны ачу тантанасы
03.06.2015
Лагерны ачу тантанасы булды. Балалар җыр-биюгә, шигыр сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр. Һәркем төрле яктан ачылды.
-
2 көн - "Китап көне" 02.06.2015

Китапханәгә барып кайтканнан соң балалар "Китапка ярдәм ит" акциясендә катнаштылар. Әкиятләр буенча үткәрелгән викторина һәм рәсем конкурсы нәтиҗәләре белән таныштык. 1 звенодан 1 урын - Махмутова Зәринә, 2 урын - Әхмштова Гөлүсә, 3 урын - Файзрахманова Гүзәл һәм Төхфәтуллина Зәринә. 2 звенодан 1 урын - Гимадиева Рәзинә, 2 урын - Әхмәтов Фәнзил, 3 урын - Загфарова Камилә һәм Гыйззәтуллина Зәлинә. Котлыйбыз!!!
-
Лагерь - 1көн "Исәнме, кояш! Исәнме, җәй!" 01.06.2015

1 июнь - Балаларны яклау көне. Мәктәптә җәйге ял лагере башланып китте. Балаларны каршылау, отрядлар һәм звенолар оештыру бүгенге көнне тагын да җанландырып җибәрде. "Үзең турында сөйлә" уенында балалар бер-берсе белән якыннанрак таныштылар.
-
Балалар Сабантуе 29.05.2015

Ел саен уку елы ахырында үткәрелә торган Сабантуй бәйрәмен балалар түземсезлек белән көтеп алдылар. Бәйрәм мәйданга бүләк җыю күренеше белән башланып китте. Аннан соң барыбыз да табигатьтә ял иттек, төрле кызыклы уеннар уйнадык, тәмле ботка белән сыйландык. Сабантуй бик күңелле үтте.
-
“SаMоSтоятельные дети” балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте 26.05.2015

25 нче май көнне Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбендә SMS дети хәрәкәтенең “БАРС” отряды членнары “Россия без табака” акциясе үткәрделәр. Алар авылның кеше күп йөри торган урынында аңлату эшләре алып бардылар , агачка чиста һава һәм ирек символы булган зәңгәр ленталар бәйләделәр.
-
Варислар сафына кабул итү 24.05.2015

Һәр елны яз көне без 5 нче класс укучыларын “Татарстан варислары“ сафына кабул итәбез. Ләкин бу сафка басканчы укучыларыбыз күп сынаулар аша үтәләр. Тырышып укыйлар, класс, мәктәп тормышында актив булалар, тәртипле булырга, уеннар барышында активлык күрсәтергә тырышалар. Сынауны үткәннән соң, без укучыларыбызны балалар оешмасына кабул итәбез. Шушы көннән башлап, укучыларыбыз өчен тагын да кызыклырак, күңеллерәк, мавыктыргыч көннәр башлана.
-
Соңгы кыңгырау яңгырады 24.05.2015

23 май чыгарылыш сыйныф укучылары өчен истәлекле көн булып калачак. Бүген алар мәктәп, укытучылары белән саубуллашты. Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен олы тормышка хәер-фатиха, теләкләр яңгырады. Ни генә булмасын, мәктәп еллары белән саубуллашу бик күңелсез. Чыгарылыш сыйныфлар өчен соңгы тапкыр дәрестә утыру, соңгы кыңгырау яңгыравын ишетү, соңгы тапкыр мәктәп диварларында вальс әйләнү-бер үк вакытта моңсу да, шатлыклы да булды.Алда имтиханнар. Уңышлар телик аларга!
-
Котлыйбыз! 21.05.2015

2000-2003 нче елгы егетләр арасында район беренчелегенә үткәрелгән мини футбол ярышында 2 урын алган мәктәбебез командасын җиңүләре белән котлыйбыз. Молодцы, егетләр!
-
Котлыйбыз 16.05.2015

Центр образовательных инициатив Всероссийский конкурс детского рисунка "ГАЛЕРЕЯ ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ", посвященный семидесятилетнему юбилею Великой Победы
Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучысы Мөхәмәтҗанова Айзилә 6-8 яшьлекләр номинациясендә әлеге конкурста катнашып сертификат алды. Аны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Гаилә көне 15.05.2015

15 май - Гаилә көне. Гаилә - татулыгы белән көчле, ди халкыбыз.Печмәнтау башлангыч мәктәбендә үткән әңгәмә дә нәкъ менә шул темага булды. Укучылар әңгәмә барышында "Гаилә һәм мәктәп" журналы белән танышып, аның остаханә сәхифәләрен кызыксынып карадылар. Гаилә белән мәктәптә үткәрелгән кичә һәм бәйрәмнәр турында искә төшерделәр.Әңгәмә ахырында укучыларга үз гаиләләрен чагылдырган рәсем ясарга эш бирелде.










