МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
"Кошларга җимлек" 20.01.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучылары да "Кошларга-җимлек" акциясенә бик теләп кушылдылар.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды 19.01.2016

Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе класс җитәкчеләре укучыларның өйләрендә булдылар. Әти – әниләр, балалар арасында янгын куркынычсызлыгын кисәтү буенча аңлату эшләре алып бардылар, кагыйдәләр җыелмасы – белешмәлек тапшырдылар.
-
Саулык - зур байлык 18.01.2016

Мәктәп авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе белән тыгыз элемтәдә яши. 18 нче январь көнне авыл китапханәчесе Магсумова Г.Г. башлангыч класс укучылары белән "Саулык - зур байлык" дигән тәрбия чарасы үткәрде. Чарада укучылар сәламәт яшәү рәвеше белән таныштылар, таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшенделәр.
-
Чаңгыда саф һавада 15.01.2016

Физкультура дәресләрен укучылар көтеп алалар. Җилсез җылы көннәрдә саф һавада чаңгы шуу бигрәк тә күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы. Чаңгы юллары безне көтә!
-
Хоккей ярышлары 14.01.2016

Кыш көне рәхәтләнеп чана шуасың,чаңгыда йөрисең, шугалакта хоккей уйныйсың. Безнең мәктәп укучылары өчен бик шәп шугалак ясап куелды. Физкультура дәресләре дә бик күңелле үтә. Иске Ашыт, Иске Кенәр, Печмәнтау авылы командалары арасында хоккей ярышларын карарга бөтен авыл халкы җыелды. Ярышта Иске Ашыт командасы җиңүгә иреште.
-
Рәхмзт - зур сүз 13.01.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә "Рәхмәт - зур сүз" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар гап-гади генә "рәхмәт" сүзенең нинди зур мәгънәгә ия булуына төшенделәр. Уеннар, мәкальләр, табышмаклар балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Волейбол фестивале 11.01.2016

9 нчы январь көнне Арчада волейбол фестивале үтте. Анда безнең мәктәп командасы 3 урынны яулады. Команда егетләрен ( Гарипов Илүс, Шангараев Әнәс, Ахметов Ранил, Борханов Рәсим, Гайнуллин Наил, Биктов Илсаф, Файзрахманов Илшат, Шарафиев Ислам) һәм җитәкчеләре Саляхов Г.Г.ны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Молодцы!
-
Рус теленнән сынап карау имтиханы 06.01.2016

Каникуллар файдалы һәм кызыклы үтә. Укучылар чана, чаңгы шуалар, спорт ярышларында катнашалар. Шул ук вакытта имтиханнарга да әзерләнәләр. Көн саен 9 нчы класслар өчен имтиханга әзерлек максатыннан консультацияләр үткәрелә. Бүген алар Яңа Кенәргә рус теленнән сынау имтиханы бирергә менделәр.
-
Кышкы каникуллар күңелле үтә 04.01.2016

Кышкы каникуллар дәвам итә. Бүген урамда балалар өчен Яңа ел тамашасы булды. Аны Иске Ашыт мәдәният йорты хезмәткәрләре, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи һәм авылдашыбыз Язилә Мөхәммәдиева оештырды. Бәйрәмдә олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты, тәмле коймак белән сыйланды.
-
Яңа ел белән! 01.01.2016







