МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Открытый урок "Свет в нашей жизни" 15.12.2015

15 декабря 2015 года в нашей школе был проведен открытый урок, «Свет в нашей жизни» в рамках объявленного Генеральной ассамблеей ООН Международного года света и световых технологий. В первом этапе урока учащиеся ознакомились с тезисами выступления генерального директора ЮНЕСКО И.Г.Боковой. На втором этапе ученики ответили на вопросы
- «Какую роль играет в нашей жизни свет?»,
-«Как беречь энергию?»,
- «Как уменьшить расход энергии?».
С интересом отгадали загадки, решили проблемные ситуации.
-
Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе белән очрашу 12.12.2015

11 нче декабрь көнне укучылар белән очрашуга Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Хәниф Халилович килде. Ул көзге-кышкы чорда бозда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында “Юка боз куркыныч”, “Боз катламы булган сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркыныч туган очракта коткару чаралары” дигән темага роликлар күрсәтелде. Шулай ук укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, аларны боз ныгыганчы сулыкларга керүне тыю буенча инструктажлар үткәрелде.Шуны истә тоту мөһим: сулыкларда боз тигез барлыкка килми, бер урында ул калынрак, икенче җирдә юкарак була. Аның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, таяк яисә пүлән белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Бозның калынлыгы җиде сантиметрдан да ким булмаганда куркынычсыз, шугалак ясау өчен – унике, җәяүлеләр чыгып йөрү өчен унбиш сантиметрдан ким булмаска тиеш.Көзге боз көзге калынлыгы гына булса да ышан, дисәләр дә, көчле салкыннар башланмыйча сулыкларда боз ныгымый. Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен кояш нурлары тәэсирендә ул көпшәкләнә, йомшаклана. Беренче боз хасил булу белән балаларның хоккей уйнау һәм шугалакта шуу теләге барлыкка килә. Ата-аналар балаларын караучысыз елга буена җибәрмәсеннәр иде. Һәммәбезгә дә игътибарлы булу һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.
-
Россия геройлары көне 10.12.2015

9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фатхуллин Р.Н. үткәргән тәрбия сәгатендә һәлак булган геройлар искә алынды, аларның батырлыклары аркасында безгә тыныч яшәү, уку, эшләү мөмкинлеге бирелүе турында сөйләшенде. Бөек Ватан сугышыннан соң инде берничә буын үсеп җитте, сугыш геройлары арасында татарстанлылар да күп иде. Ул кайгылы елларның шаһитләре азая бара. Ләкин бүген дә батырлыкка урын бар.Безнең балалар сугыш дәһшәтләрен белмәсен, ә аналар балаларын тыныч вакытта югалтмасыннар иде.
-
"Коррупциягә каршы тору" атналыгы башланды 07.12.2015

Мәктәптә "Коррупциягә каршы тору" атналыгы башланып китте. 7 нче декабрь көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фатхуллин Р.Н. 9 нчы класс укучылары белән дәрес - әңгәмә үткәрде.«Коррупция нәрсә ул?» дигән соруга җавап биреп, укучылар бу күренешне пычрак белән тиңләштерде, көчсез кеше генә ришвәт бирүгә бара һәм ришвәт ала дип җавап бирде. Дәрестә белем акчага сатылмый дип күп тапкырлар ассызыкланды, ришвәткә «Юк!» дип әйт, киләчәгең турында уйла!» дигән чакырулар яңгырады. Хәзер укучылар коррупция белән очрашкан очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында хәбәрдар.
-
"SMS дети" хәрәкәте акциясе 05.12.2015

Бүген мәктәпнең “БАРС” отряды членнары “Количество свечек зависит от тебя” акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә «Юк» дип әйтә бел!” өндәмәсе белән кызыл ленталар өләштеләр.
-
Всероссийский открытый конкурс школьников «Наследники Юрия Гагарина» 03.12.2015

Поздравляем ученицу 3 класса Файзуллину Адилю, занявшую 3 место на Всероссийском открытом конкурсе школьников «Наследники Юрия Гагарина». Молодец, Адиля!
-
Карлыгачка кабул итү 01.12.2015

Бүген бездә зур тантана - 2 класс укучыларын Карлыгачлар сафына кабул иттек. Оешманың президенты - Газизова Илсинә укучыларны оешма членнары булулары белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да үзенең теләкләрен җиткерде, берлекнең 5 кагыйдәсен һәрвакыт үтәргә чакырды. Укучылар тантаналы рәвештә кагыйдәләрне үтәргә сүз бирделәр.
-
Котлыйбыз! 30.11.2015

Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап үткәрелгән"Тукай эзләреннән" дип аталган рәсем конкурсында безнең мәктәпнең 1 класс укучысы Сираҗиев Ильясның эше гран - прига лаек булды. Ильясны һәм аның җитәкчесе Шангараева Л.Р.ны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән, әниләр! 27.11.2015

Әниләр бәйрәме!
Бүген илдә олы бәйрәм-
"Әниләр көне".
Әниләрне хөрмәт итә
Бүген бар кеше.
Җиһанга Әниләр көне якынлаша.Шушы матур бәйрәм белән котларга укучыларыбыз бәйрәм бүләкләре ясадылар. Хөрмәтле әниләр,сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын сезгә! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
-
Сәламәт әни - сәламәт бала 24.11.2015

Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбенең “БАРС” отряды членнары 24 нче ноябрьдә “Сәламәт әни – сәламәт бала” дип аталган республика акциясендә катнаштылар. Алар мәдәният йорты каршында үтеп баручылар белән сәламәт яшәү рәвеше турында аңлату эшләре үткәрделәр, бер көнлек контракт төзеделәр һәм төркемләп фотога төштеләр.






