МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Баскетбол ярышы 23.11.2015

21 нче ноябрь көнне район күләмендә үткәрелгән баскетбол ярышында безнең мәктәп командасы 2 урынны яулады. Команданы һәм җитәкчеләре Саляхов Г.Г.ны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 23.11.2015

Җир йөзендә бик кызыклы, кирәкле, яхшы һөнәрләр күп. Ләкин шул күпсанлы һөнәрләр арасыннан үзеңә туры килгәнен, ошаганын сайлап алу бик җиңел эш түгел. Сайлаган һөнәрең күңелеңә ятарга тиеш. Укучыларга шуларны аңлату максатыннан чыгып,21 нче ноябрь көнне Иске Ашыт мәктәбенең 9 класс укучылары өчен һөнәр сайлауга багышланган тәрбия чарасы үткәрелде. Аны класс җитәкчесе Ахметгалиева Ә.Х. әзерләде. Укучылар белән очрашуга Иске Ашыт почта бүлеге хат ташучысы Магсумова Гөлнара килде. Ул хат ташучы хезмәтенең нечкәлекләре, уңай һәм авыр яклары белән таныштырды. Яшүсмерләр өчен чыга торган газета – журналларга язылырга чакырды.
-
Толерантлык дәресе 20.11.2015

Толерантлык дәресе - җәмгыятьтә түземлелек тәрбияләүгә һәм милләтара каршылыкларны профиклактикалауга юнәлтелгән глобаль белем бирү проекты. Иске Ашыт мәктәбе дә бу проектка теләп кушылды.20 нче ноябрь көнне Гайнуллина Рәфия Әдһәмовна 5-7 классларда толерантлык темасына багышланган “Дуслык белән көчле без” темасына тәрбия сәгате үткәрде. Чарада укучылар “тынычлык” сүзен төрле телдә әйтергә өйрәнделәр, татар, мари, башкорт һ.б. халыкларның мәкальләрен рус телендә әйттеләр. Аларга дөнья халыкларының бай мәдәни мирасы, төрле халыкларның, мәдәниятләрнең төп кыйммәтләр һәм дөньяга караш системалары белән танышу мөмкинлеге булдырылды.
-
Баскетбол ярышы 20.11.2015

Төп гомуми белем мәктәпләре арасында үткәрелгән баскетбол ярышларының зона этабында безнең мәктәп командасы 1 урынны алды. Команданы һәм җитәкчеләре Саляхов Г.Г.ны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Район күләмендәге ярышта да уңышлар телибез.
-
Парклар һәм скверлар елына багышланган КВН 19.11.2015

Бүген Яңа Кенәр мәдәният йортында Парклар һәм скверлар елына багышланган КВНның зона этабы булды. Анда безнең мәктәпнең "Ашытсу" командасы уңышлы чыгыш ясады. Катнашкан укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Котлыйбыз! 18.11.2015

Экология фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабында безнең мәктәпнең
7 нче класс укучысы Муллагалиев Фәнзил (укытучысы Ахметгалиева Әминә Хәйдәровна) призер булды.
Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
ФОРПОСТ отряды 16.11.2015

Мәктәпнең ФОРПОСТ отряды составында 10 укучы исәпләнә. Әлеге укучылар мәктәптәге төрле чараларда катнашалар, тәртип саклау өлкәсендә үзләреннән өлеш кертәләр.Бүген отряд членнары арасында отжимание һәм подтягивание буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар үтте. 1 урынны 9 класс укучысы Биктов Илсаф алды.
-
ГТО нормалары тапшырабыз 13.11.2015

ГТО нормалары тапшыру дәвам итә. Бүген укучылар тартылу буенча сынау үттеләр.
-
Дизайн һәм ИЗО түгәрәгендә 09.11.2015

Мәктәбебездә Галиева Р.А. җитәкчелегендә "Дизайн һәм ИЗО" түгәрәге уңышлы эшләп килә. Балалар бу түгәрәккә теләп йөриләр, рәсем ясау серләренә өйрәнәләр, төрле конкурсларда катнашалар.
-
Волейбол ярышы 04.11.2015

2 ноябрь көнне районда үткәрелгән волейбол ярышында безнең мәктәп командасы 2 урынга лаек булды. Команданы һәм җитәкчеләре Саляхов Г.Г.ны чын күңелдән җиңүләре белән тәбрик итәбез Молодцы!






