МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Ата - аналар җыелышы 02.11.2015

Мәктәптә ата- аналарның гомуми җыелышы үтте. Җыелышта "Гаиләдә ата - аналар һәм балалар арасындагы каршылыклар, аларны булдырмау юллары" дигән темага доклад укылды, мәктәптә укыту - тәрбия эшенең торышына анализ ясалды, ОГЭ га әзерлек мәсьәләләре карады. Соңыннан ата - аналар мәкәп директорына үзләрен борчыган сорауларын бирделәр, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
-
Единый урок "Безопасный Интернет" 30.10.2015

29 октября в школе был проведен единый урок "Безопасный Интернет". Урок проводила классный руководитель 7 класса Саляхова Л.А. На уроке учащиеся ознакомились с правилами безопасной работы в сети Интернет, узнали о перечнях информационных услуг, об опасности глобальной сети Интернет.
-
Күңелле инглиз теле түгәрәгендә 30.10.2015

Печмәнтау башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Гайнуллина Зәмирә "Күңелле инглиз теле" түгәрәгенә яратып йөри. Укытучы Лилия Саляхованың мавыктыргыч материалларыннан ул бик теләп яңа сүзләр өйрәнә.
-
"Минем яраткан укытучым" конкурсы 28.10.2015

Район күләмендә үткәрелгән "Минем яраткан укытучым" конкурсында безнең мәктәпнең 6 класс укучысы Фахериева Алия 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Аны чын күңелдән җиңүе белән тәбрик итәбез.
-
Көзге фантазия 27.10.2015

Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә "Уңыш бәйрәме" үткәрелде.
-
Алтын көз 26.10.2015

Тирә - юньдә сары яфрак,
Килеп җитте алтын көз.
Шатланабыз, елмаябыз,
Чәчәкләрдәй матур без.
1-7 нче класс укучылары "Алтын көз" бәйрәмен түземсезләнеп көттеләр. Бәйрәмгә кунак булып Бүре һәм Кызыл калфак килделәр. Алар балалар белән бергә кызыклы уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, тапкырлыкларын, җитезлекләрен сынадылар. Соңыннан бар кеше дә көз нигъмәтләреннән, татар халык ашларыннан әзерләнгән күңелле ярминкәдә катнашты.
-
Көзге уңыш бәйрәме 23.10.2015

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы- гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу - бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең күркәмлеге муллык - байлык белән билгеләнә. Менә шундый табигатьнең иң асыл фасылында безнең мәктәптә 8-9 класслар өчен Уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәмдә укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар, җыр - биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 22.10.2015

Республикабызда башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Печмәнтау башлангыч мәктәбендә дә бердәм мәдәни дәрес үткәрелде.
-
Культурный дневник 21.10.2015

21 октября в школе прошел "Единый урок культуры". На мероприятие были приглашены директор Староашитской ДК Халикова Г.И., методист Фатхуллина З.А., библиотекарь Магсумова Г.Н. Дневники вручила школьный библиотекрь Гайнуллина Р.А. Она объяснила порядок работы с дневником и пожелала им удачи.
-
Бердәм мәдәни дәрес 21.10.2015

21 октябрь көнне Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә бердәм мәдәни дәрес үткәрелде.Укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.Дәрестә авыл китапханәчесе Юсупов М.М. катнашты.Ул укучыларга Татарстан Республикасы мәдәнияте турында әңгәмә үткәрде.Башлангыч сыйныфлар укытучысы Муллагалиева Ф.А. көндәлекнең әһәмияте,аны тоту кагыйдәләре,тутыру шартлары белән таныштырды,сайтта эшләү кагыйдәләрен аңлатты.






