МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Мәктәпкүләм өмә 19.09.2015

Бүген мәктәптә мәктәпкүләм өмә үткәрелде. Территорияне коелган яфраклардан чистарттык, яшелчә бакчасын тәртипкә китердек. Барыбыз да көзге табигатькә хозурланып, чын күңелдән тырышып эшләдек.
-
Көзге уңыш 16.09.2015

Җәй буе укучылар һәм укытучылар мәктәп яны бакчасында тырышып яшелчә, җиләк - җимеш үстерделәр. Инде шул мул уңышны җыяр вакыт җитте. Мәктәп ашханәсендә ел буе туланырлык кишер, чөгендер, суганны саклауга салып куйдык.
-
Шәфкатьле булыйк 11.09.2015

11 нче сентябрьдә 9 нчы класс укучылары 3 нче класслар өчен күңелле бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм кызыклы уеннар, җыр - биюләр белән аралашып барды. Соңыннан смайликлы шарлар бүләк иттеләр.
-
Көзге мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә 09.09.2015

Мәктәптә "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" дәвам итә. Бүген 3 нче класс укучылары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Көзге мәрхәмәтлелек атнасы 08.09.2015

Мәктәбебездә “Көзге мәрхәмәтле эшләр” атналыгы башланды. 8 сентябрь көнне “Мәрхәмәтле сүзләр” девизы астында үтте. Башлангыч классларда “ Ягымлылык бизи кешене” дип аталган тәрбия сәгатьләре үтте. 8-9 классларда “Дөньяны яхшылык коткарырмы?» дигән диспут узды.
-
Бердәм экология дәресләре 07.09.2015

7 нче сентябрь көнне мәктәптә “Бердәм экология дәресләре” үтте. Бу чара үсеп килүче буынның экология юнәлешендәге белемен арттыру, укучыларда туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатын күздә тота.
-
Терроризмга каршы көрәш көне 06.09.2015

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан классларда тәрбия чаралары үтте. Терроризм – кешелекнең иң җитди һәм куркыныч проблемаларының берсе. Тәрбия сәгатьләрендә укучыларга террорчылыкның никадәр фаҗигале афәт икәнлеге турында аңлату алып барылды.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 нче сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез. Мәктәптә үткәрелгән чарага әти-әниләр, хөрмәтле кунаклар, балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз килгән иде. Бәйрәм бик күңелле узды. Хәерле сәгатьтә, дуслар!
-
Көзге ярминкә 30.08.2015

29 нчы август көнне Арча шәһәрендә көзге ярминкә узды. Анда безнең мәктәп коллективы да катнашты.Көннең яңгырлы булуына карамастан, күпләр ярминкәдән канәгать калды. Ул кешеләр күңеленә бәйрәм дә алып килде. Бирегә килүчеләр сату-алу эшләреннән азат булган арада үзешчәннәренең чыгышын карап хозурланды.
-
Мәктәпкүләм өмә 23.08.2015

22 нче август көнне укучылар һәм укытучылар катнашында өмә үткәрелде. Мәктәп яны территориясе тәртипкә китерелде, өлгергән помидор, кыяр, алма уңышы җыелды.






