МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Ачык ишекләр көне 16.03.2017

16 нчы март көнне мәктәптә "Ачык ишекләр" көне узды. Ата - аналар балаларының дәресләрен карадылар, класс җитәкчесе белән эшлекле сйләшүдә катнаштылар, алда торган проблемаларны хәл итү юлларын эзләделәр, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж алдылар.
-
Урок "Права потребителей и их защита" 11.03.2017

10 марта в нашей школе проводился урок по теме "Права потребителей и их защита". Цель урока познакомить учащихся с правовым статусом потребителя в государстве и с некоторыми положениями закона РФ «О » Формирование элементарных умений защиты своих прав в данной области. Формирование навыков самостоятельной с нормативно-правовыми актами и применение своих знаний при решении практических задач. Воспитание культуры поведения потребителя.Урок проводила начальник отдела Арского территориального органа госалкогольинспекции РТ Абдуллина Л.М.
-
Әниләрнең бәхете нәрсәдә? 09.03.2017

Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә үткәрелгән тәрбия сәгатендә укучылар "Әниләрнең бәхете нәрсәдә?" соравына җавап эзләделәр.Ахырдан шундый нәтиҗә ясадылар:
Әниләр бәхетле булсын өчен аларны ярату гына җитми:
- аларның сүзен тыңларга;
- юк-бар сорап йөдәтмәскә, рәнҗетмәскә;
- булышырга, авырганда ярдәм кулы сузарга;
- яхшы укуың, үрнәк тәртибең, эшкә өйрәнеп үсүең белән аларны шатландырырга кирәк.
-
Бәйрәм белән котлый бүген сезне ул һәм кызларыгыз! 08.03.2017

Клуб бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык,
Әллә шуны белмисез?
Кадерле әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез,
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
7 нче март көнне Иске Ашыт мәдәният йортында мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашында зур концерт булды. Алар үзләренең бәйрәм котлауларын җыр- биюләр, нәфис сүз аша җиткерделәр.
-
Әниләрне котларга бүләкләребез әзер 06.03.2017

Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлеп бүген
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
-
Бәйрәм белән! 06.03.2017

Килеп җитте 8нче март,
Әниләр. бу сезнең көнегез.
Сез үстергән балалардан
Кайнар котлау кабул итегез.
Котлыйбыз сезне, әниләр,
Көләч йөзле әбиләр,
Эштә уңган апалар
8нче март белән! -
Эшле дә, ашлы да һөнәр сайласаң иде... 03.03.2017

Һөнәр - кулдагы алтын беләзек диләр. Әмма бу мәкаль чынлыкка туры килсен өчен чын-чынлап күңелеңә яткан һөнәрне сайлау мөһим. Әйтергә кирәк, әлеге эш җиңелләрдән түгел. Алдагы бөтен тормыш күп очракта яшьлектә кабул ителгән карарга бәйле бит.Бүген 9 нчы сыйныф укучылары тырыша-тырыша имтиханнарга әзерләнә. Алда яшүсмерләрне тагын да катлаулырак сынау көтә. Кая укырга керергә, нинди һөнәр сайларга дигән сорау аларның җилкәләрендә авыр йөк булып ята. Әле бит карарны алдагысын күзаллап кабул итү зарур. Бүген безнең укучылар Арча агросәнәгать көллияте укытучылары белән очраштылар. Алар җентекләп көллияттә уку тәртипләре белән таныштырдылар, укырга чакырдылар.
-
Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле 01.03.2017

1 март көнне укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү максатыннан “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле” дигән темага дуслык дәресе үткәрелде. Дәрестә башлангыч класс укучылары катнашты. Чарада Татарстанда яшәүче милләтләр, аларның гореф – гадәтләре турында күп мәгълүмат бирелде,шул халыкларның җыр – биюләре башкарылды.
-
Урок, посвященный 75-ой годовщине Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом 28.02.2017

28 февраля проводился урок, посвященный 75-ой годовщине Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом. Цель урока: поддержка и активизаця деятельности военно-патриотического движения в школе и проведение агитационно-воспитательной работы среди школьников. Урок проводил учитель истории Фатхуллин Р.Н. Он рассказывал о самом сложном периоде для страны, о годах Великой Отечественной войны, о Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом. Ребята из рассказа узнали о том, как жила страна в годы войны. Учащиеся сами рассказали о ветеранах Великой Отечественной войны, о тружениках тыла, о детях-войны.
-
Күңелле стартлар 22.02.2017

21 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5-7 класс егетләре арасында " Күңелле стартлар" үткәрелде. Егетләр 2 командага бүленеп, җитезлектә, тапкырлыкта ярыштылар.






