МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Тайгак юлда таяк тот! 11.11.2016

Һава шартларының үзгәрүе,әле кар,әле яңгыр яву юлларда көчле бозлавык хасил булуына китерде.Бу көннәрдә таеп егылып төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алучылар саны артты.
Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучылары белән үткәрелгән "Тайгак юлда таяк тот!" исемле әңгәмәдә бозлавык вакытында таеп егылудан,имгәнүләрдән саклану чаралары аңлатылды.Игътибарлы булыгыз!
-
Ата - аналар җыелышы 09.11.2016

9 нчы ноябрь көнне мәктәптә 1 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышның гомуми өлешендә Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Х.Х., авылның имам хатыйбы Рәшит хәзрәт катнашты. Директор урынбасарлары Гарипова Н.И., Галиева Г.Р. укыту һәм тәрбия мәсьәләре буенча чыгыш ясадылар. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Белемнәрне ныгытабыз 08.11.2016

Укучылар каникулдан соң кабат укуга кереште. Алган белемнәрне ныгыту өчен алар uchi.ru сайтындагы биремнәрне бик теләп һәм яратып башкаралар. Биремнәр мавыктыргыч һәм кызыклы. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары әлеге сайтта үткәрелгән олимпиада һәм конкурсларда бик теләп катнашалар. Сайт герое Дино аларның якын дуслары.
-
Поздравляем! 07.11.2016

Поздрваляем команду , занявшую III место в открытм первенстве Арского муниципального района по волейболу среди команд юношей 2004 - 20005 г.р. Молодцы!
-
"Йортыбыз - Татарстан" республикакүләм милли - мәдәни фестиваленең гала концерты 05.11.2016

4 ноябрь көнне укытучыларыбыз чакыру буенча "Пирамида" мәдәни - күңел ачу комплексында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган "Йортыбыз - Татарстан" республикакүләм милли - мәдәни фестиваленең гала концертына делегат булып бардылар.
-
Единый урок "Безопасный Интернет" 31.10.2016

29 октября учитель математики и информатики Гарипова Ф.Ф. проводила единый урок "Безопасный Интернет". На уроке учащиеся научились критически относиться к информационной продукции, распространяемой в сети Интернет; уметь отличать достоверные сведения от недостоверных, вредную информацию от безопасной; распознавать признаки злоупотребления неопытностью и доверчивостью учащихся, попытки вовлечения их в противоправную деятельность.
-
Көзге әкият 28.10.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә "Көзге әкият" исемле бәйрәм иртәсе уздырылды.
Яшел җәйгә алмашка
Алтын көз килеп җитте.
Пумаласын алды да
Дөньяны бизәп үтте.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 25.10.2016

Укучыларның дәрестән соң эшчәнлеге файдалы һәм максатчан итеп оештырылган. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары көз көне җыелган яфраклар һәм табигый материаллардан төрле фигуралар, аппликацияләр ясадылар.
-
Уңыш бәйрәме 24.10.2016

Мәктәбебез укучылары быел да уңыш бәйрәмен ныклап әзерләнеп көтеп алдылар. Алар көз турында шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнде. Табышмакларга җавап эзләде. Балалар фантазиягә бай бит. Хыялларын эшкә җигеп, серле дә, көлкеле дә персонажлар иҗат итеп, бәйрәмгә күркәмлек өстәде.
Бу матур чарага авылыбызның тырыш игенчеләре - яшь агроном Халиуллин Рәмзил, комбайнчы Зиатдинов Илсур, механизаторлар Гарипов Ирек, Салихҗанов Рамил чакырылды. Алар хезмәттәге уңышлары белән уртаклаштылар, яшь буынны тырышып укырга, киләчәктә авылыбызның хуҗалары булырга чакырдылар. Балалар чын күңелдән «Уңыш җый», «Яфракны танып бел», «Яшелчәне беләсеңме?» конкурсларында ярышты. Үзләре ясап алып килгән эшләрен яклады. Ярыш җиңүчесез булмый инде ул. “ Иң уңган Сөмбелә” - Гыймадиева Рәзинә, “Иң назлы Сөмбелә” – Борханова Чулпан, “Иң гүзәл Сөмбелә” – Газизова Илсинә, “Иң тырыш Сөмбелә” – Файзрахманова Ризәлә дип табылды.
Көзге муллык бәйрәменең «Йөзек кашы» – күргәзмә. Монда нинди генә төр геройлар юк! Урманнан кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары да килгән! Шундый да оста, искитмәле зәвык белән эшләнгән әйберләр. Әйтик, ташбака – кабактан, җылы якның жирафы – кишердән, аю – бәрәңгеден, вертолет–кабачкидан. Яшелчә, җиләк – җимешләрдән иҗат ителгән көзге сурәтләр күз явын алып тора.
Соңыннан истәлеккә күмәкләп фотога да төшелде. Көзге муллык бәйрәме бик күңелле үтте.
-
Сәламәтлек-иң зур байлык 21.10.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә "Сәламәтлек-иң зур байлык" темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә Иске Ашыт ФАП җитәкчесе фельдшер Файзрахманова Гадения катнашты.Ул укучыларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде.Дөрес туклану,киенү,саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау кирәклеге турында балаларга киңәшләрен бирде.






