МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Дәрестән соң эшчәнлек 25.10.2016

Укучыларның дәрестән соң эшчәнлеге файдалы һәм максатчан итеп оештырылган. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары көз көне җыелган яфраклар һәм табигый материаллардан төрле фигуралар, аппликацияләр ясадылар.
-
Уңыш бәйрәме 24.10.2016

Мәктәбебез укучылары быел да уңыш бәйрәмен ныклап әзерләнеп көтеп алдылар. Алар көз турында шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнде. Табышмакларга җавап эзләде. Балалар фантазиягә бай бит. Хыялларын эшкә җигеп, серле дә, көлкеле дә персонажлар иҗат итеп, бәйрәмгә күркәмлек өстәде.
Бу матур чарага авылыбызның тырыш игенчеләре - яшь агроном Халиуллин Рәмзил, комбайнчы Зиатдинов Илсур, механизаторлар Гарипов Ирек, Салихҗанов Рамил чакырылды. Алар хезмәттәге уңышлары белән уртаклаштылар, яшь буынны тырышып укырга, киләчәктә авылыбызның хуҗалары булырга чакырдылар. Балалар чын күңелдән «Уңыш җый», «Яфракны танып бел», «Яшелчәне беләсеңме?» конкурсларында ярышты. Үзләре ясап алып килгән эшләрен яклады. Ярыш җиңүчесез булмый инде ул. “ Иң уңган Сөмбелә” - Гыймадиева Рәзинә, “Иң назлы Сөмбелә” – Борханова Чулпан, “Иң гүзәл Сөмбелә” – Газизова Илсинә, “Иң тырыш Сөмбелә” – Файзрахманова Ризәлә дип табылды.
Көзге муллык бәйрәменең «Йөзек кашы» – күргәзмә. Монда нинди генә төр геройлар юк! Урманнан кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары да килгән! Шундый да оста, искитмәле зәвык белән эшләнгән әйберләр. Әйтик, ташбака – кабактан, җылы якның жирафы – кишердән, аю – бәрәңгеден, вертолет–кабачкидан. Яшелчә, җиләк – җимешләрдән иҗат ителгән көзге сурәтләр күз явын алып тора.
Соңыннан истәлеккә күмәкләп фотога да төшелде. Көзге муллык бәйрәме бик күңелле үтте.
-
Сәламәтлек-иң зур байлык 21.10.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә "Сәламәтлек-иң зур байлык" темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә Иске Ашыт ФАП җитәкчесе фельдшер Файзрахманова Гадения катнашты.Ул укучыларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде.Дөрес туклану,киенү,саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау кирәклеге турында балаларга киңәшләрен бирде.
-
Көзге муллыктан тудырылган могҗиза 20.10.2016

-
Юбилеегыз белән! 19.10.2016

Хөрмәтле хезмәттәшебез Радик Нурисламович!
Сезне олы бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, бу тормышта якыннарыгызның ихтирамын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.Туар таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!Һәр яңа көн бәхет алып килсен,Алсу таңнар күмсен шатлыкка.Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,Картаерга һич тә ашыкма!Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай,
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
-
Рәсемгә төшердем көзне мин... 18.10.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары көзге табигатьне күзәттеләр. Туган ягыбызның матурлыгын, көзнең алтын төсләрен күреп, яшел уҗымнарга сакланып кайткач, шуларның барысын да рәсемнәрендә чагылдырдылар.
Көз атлый бизәнеп,
Муллыкка сөенеп,
Китә бит инде дип,
Куябыз көенеп.
Яфраклар биешә,
Бардыр бит күргәнең!
Киенгән алтыннан,
Күр әле күлмәген!
Рәсемгә төшердем
Матурлык мизгелен.
Саклармын кышын да
Өемдә көзне мин.
Миләүшә Шәйхетдинова
-
Сөмбелә бәйрәме якынлаша 17.10.2016

Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул сөмбелә.
Бөтен җирне нурга күмә,
Кояш бит ул Сөмбелә. Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәменә әзерлек бара.
-
Көзге бизәкләр 14.10.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучылары көзге яфраклардан ясалган эшләнмәләрдән "Көзге бизәкләр" исемле күргәзмә әзерләделәр..Һәр укучы үзенең эшләнмәсенә исем дә уйлады.
Биредә кунакка җыенучы кактусны да,батыр әтәчне дә,урман патшасын да,зарядка ясаучы куянны да күрергә була.Молодцы!
-
Мәктәптә өмә 11.10.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп территориясен коелган яфраклардан чистарттылар. Тәҗрибә участогындагы түтәлләрдән чүп үләннәрен чистартып, язга әзерләп калдырдылар.
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу 10.10.2016

8 октябрь көнне Арча муниципаль комитетының әйдәп баручы белгече Нигматуллин Н.К. укучылар белән эшлекле әңгәмә үткәрде. Ул мәктәптә , урамнарда, жәмәгать урыннарында тәртип саклау, куркынчысызлыкны тәэмин итү, җинаятьләрне булдырмау өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне тагын бер кат искәртте. Заралы һәм начар гадәтләргә иярмәскә чакырды.










